Әмма бүген бу киңәш бик уңышлы түгел! Беренчедән, һич кенә дә шигырь заманы түгел шул! Икенчедән, мине тетрәндергән, уйландырган, сокландырган нәрсәләр башкаларда бернинди кызыксыну да тудырмаска мөмкин бит. Һәркемнең үз дөньясы, үз принциплары, үз мөмкинлеге... Хәер, минем карашлар системасы кемдәдер каршылык хисе тудыра икән, мин моны яхшы аңлыйм. Бу уңайдан, мине ачык кабул итмәүчеләрдән бигрәк, битарафлар я куркаклар ныграк борчый. Битарафлык патшалыгы, миңа калса, куркынычрак күренеш: ил өчен дә, милләт өчен дә, аерым шәхес өчен дә...
“Кызыл таң”ның әлеге рубрикасы астында фикерләремне җиткергәнем, һичьюгы, җиткерергә тырышканым булды инде. Шигырьләр аша гына түгел, мәкалә-чыгышлар белән дә. Бу мәкаләдә тезис рәвешендә булса да элегрәк әйтелгән фикерләр белән очрашасыз икән, гаҗәпләнмәгез.
Соңгы 500 ел эчендә Җир шарында телләр саны яртылаш кимегән. Бүген галимнәр телләрнең санын якынча 5-7 мең дип билгели. Бу гасыр ахырына аларның тагын яртысы юкка чыгачак, дип фаразлыйлар. Сәбәпләре күп: глобальләшү, индустриализация, урбанизация, глоттофагия (йотылу), лингвоцид һ.б. Гомумиләштерсәк – икътисади һәм сәяси сәбәпләр.
Башкортстан – күпмилләтле республика. Укучылар үз туган телләрендә белем алу хокукына ия. Шул исәптән, татар милләтеннән булган балалар да. “Телләрне белем бирү процессында куллану – телнең реаль иҗтимагый статусын һәм перспективасын күрсәтүче иң ышанычлы бил-ге”, – дип билгели күренекле социолингвист Н. Б. Мечковская.
Бу уңайдан бер социолингвистик законны искә төшерик: “Әгәр милләт балаларының 70 процентыннан азы гына үз туган телен өйрәнә икән, андый тел юкка чыга, йотыла”.
Социолингвистик законнарның тагын берсенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин: “Әгәр мәктәптә (мәгариф системасында) барлык укыту-тәрбия-оештыру эшләре тулысынча туган телдә алып барылмый икән, бу тел үлемгә дучар була”. Г. Ибраһимовча әйтсәк, туган телне мәктәпнең рухына әйләндерми торып, аның яшәвен тәэмин итеп булмый. Мәгариф системасында туган тел декоратив бизәк функциясен генә башкаруга күчерелә икән, телне саклау, тапшыру, үстерү эшен кем һәм ничек башкарырга тиеш соң? Бу хакта соңгы вакытта биек-биек трибуналардан зур-зур чиновникларның фикерләрен гомумиләштерсәк, ул болай яңгырый: телне гаиләдә сакларга кирәк; туган тел ата-анадан балага гаиләдә тапшырылырга тиеш. Яхшы фикер. Бу фикер белән килешми мөмкин дә түгел. Ләкин телсез ата-ана баласына тел тапшыра алмый.
Бу – аксиома. Икенчедән, теллеләре дә баласына туган телне тапшырырга бик атлыгып тормый. Татар телен (туган телләрне) мәктәптә укытуда бүген төп идея итеп коммуникатив принцип сайланды, ягъни сөйләмнең 4 формасын үзләштерүгә (тыңлау-аңлау, сөйләү, уку, язу) юнәлтелгән. Ул бүгенге укыту шартларына җавап бирә дә кебек. Шул ук вакытта коммуникатив ысул, шул нигездә төзелгән укыту-методик комплексларының уңай яисә кире яклары хакында күп сөйләргә мөмкин. Ләкин мине, озак еллар коммуникатив ысулның күбрәк уңай якларын ачкан, бүгенге шартларга аваздаш булуын күрсәткән педагогны, соңгы вакытта бер уй борчый: әгәр дә илдә барлык туган телләрне коммуникатив ысул нигезендә укытуга күчерәбез икән, киләчәктә безнең галимнәребез, шагыйрь-язучыларыбыз, журналистларыбыз да булмаячак, чөнки көндәлек аралашуга өйрәтү телнең теоретик нигезләрен үзләштерү һәм шул нигездә телне һәм сөйләмне камилләштерү, милли әдәбият, мәдәният тарихын һәм бүгенгесен тирәнтен белүне күз уңында тотмый, ул башка максатка юнәлтелгән. Димәк, гасырлар буе формалашкан фәнни, публицистик, рәсми эш кәгазьләре, матур әдәбият стильләренә ия, функциональ үсешкән телебезне без гади сөйләм стиле белән чикләргә мәҗбүр булачакбыз. Борынгы гасырларга әйләнеп кайтуга йөз тотабыз, дияр идем дә – 100-200 ел элек безнең бабаларыбыз телле булган шул!..
Бүген телебезне аралашу теле итеп кенә булса да саклап калу өчен төп шарт булуы мәҗбүри: телне кайгырту, үстерү бурычын, иң беренче чиратта, ил, җәмгыять башкарырга тиеш.
Мондый шартларда телне ни өчен сакларга кирәк, дигән сорау куелса, кимендә өч сәбәпне атарга мөмкин: этик, эстетик һәм прагматик.
Тел – кешенең, кешелекнең, милләтнең яшәеш мохите, дөньяны танып-белү чарасы, фикерләүнең төп берәмлеге, рухи кыйммәтләрне, идеяләрне, яшәү принципларын теркәүче, саклаучы һәм киләчәк буынга тапшыручы төп инструмент. Тел – милли әдәбиятның, мәдәниятнең нигезе. Телне югалту җирне югалтуга караганда да куркынычрак, чөнки тел белән бергә милләтнең мәдәни һәм интеллектуаль үзаллылыгы үлә. Ул җансызлана, манкортлаша, милләт булудан туктый.
Дөнья матурлыгы – телләр, мәдәниятләр төрлелегендә. Борынгылар юкка гына, барлык чәчәкләр дә чәчәк атсын, димәгәндер. Дөньяда бүген ике атнага бер тел үлә икән, ике атнага бер дөнья, матурлык үлә дигән сүз ул.
Туган телне белү, саклау һәм үстерү, тергезүнең гамәли файдасы да зур. Туган телен белүче, аны беренче нигез итеп үзләштерүче бала акыллырак, зирәгрәк, фикерлерәк, берничә тел белүче кешенең дөньяны танып-белү мөмкинлеге киңрәк, чөнки баш миендә күбрәк нейроннар эшкә җигелә. Бу – 1950 елларда ук фәнни нигездә дәлилләнгән факт. Туган телен белүче кеше психик планда сәламәтрәк, андый кешедә үз-үзен танып-белү (самоидентификация), үз-үзен кире кагу (самоотрицание) конфликтының да сирәгрәк күзәтелүе фәнни дәлилләнгән. Ике һәм күптелле мохиттә туып-үскән, шул телләрне үзләштергән кешеләр хәтта деменциягә дә азрак бирешә. Димәк, гомумиләштерсәк, туган телле кеше – бәхетлерәк кеше. Бәхетле кеше — бәхетле җәмгыять.
Әлеге вакытта татар теленең тулысынча диярлек предмет буларак кына өйрәнелүен күз уңында тотсак, шәхескә юнәлтелгән, эзләнүгә таянган ысул-алымнарны куллану методик әһәмияткә ия. Мәсәлән, тикшеренүләр нәтиҗәсе нигезендә шуны әйтергә була: телгә тартылучы, гуманитар фикерле балалар белән аерым эшләүгә, аларның иҗади потенциалын ачуга һәм үстерүгә игьтибар бирүче укытучыларның эше дә уңышлырак һәм нәтиҗәлерәк.
Телгә эмпатия тудыручы төрле чаралар үткәрү дә нәтиҗәле юл, чөнки балага туган телендә мөрәҗәгать итү – аның йөрәге белән сөйләшү дигән сүз. Балаларның үзләрен иҗатка җәлеп итү дә нәтиҗәле, чөнки үзаллы фикерләүгә сәләтле бала — телне актив үзләштерүче ул. Уку эшчәнлеген укучы бала өчен әһәмиятле мотивлар белән нигезләү үзен һәрвакыт аклый.
Тагын бер мөһим мәсьәләгә игътибар итәсе килә. Илдә укытучы һөнәренең дәрәҗәсен күтәрү туган тел укытучыларына иң беренче чиратта кагылырга тиеш. Бүгенге туган тел һәм әдәбият укытучысын мин, үз бурычын намусына тугры калырга тырышып башкаручы фидакарь зат, дип күзаллыйм. Күпмедер дәрәҗәдә идеалистик караштыр – килешәм. Әмма мин андый укытучыларны беләм. Ләкин укытучыдан фидакарьлек түгел, ә һөнәри осталык һәм компетентлык соралырга тиеш.
Һәр кеше бу дөньяга ниндидер максат-миссия белән җибәреләдер, дип уйлыйм. Дөнья артыннан куа-куа, безгә йөкләтелгән бурычны аңларга яисә аңламаска, гомер буе эзләргә һәм тапмаска мөмкинбез. Әмма бүген һәм хәзер һәркемнән үзенә тиешлесен башкару таләп ителә. Туган телне саклау һәм тапшыру – шундый бурычларның берсе.
Телне киләчәк буыннар өчен дә саклап калу һәм үстерү һәркемнең үзеннән башлана: үз сөйләмеңне камилләштерүдән, телне балаларыңа-оныкларыңа тапшырудан, гаиләдә милләткә, аның теленә һәм мәдәниятенә ихтирам тәрбияләүдән. Зур чыгымнар да, вакыт та, махсус әзерлек тә таләп итми торган бурыч бу. Табигый бурыч. Гаиләдә телгә һәм телләргә өйрәтүдә иң нәтиҗәле
ысул – “ана телен” өйрәтү ул!
Һәр милләт вәкиле чын мәгънәсендә милләт һәм тел сакчысына әйләнсә, безнең вак-вак эшләребез күмәк көчкә әйләнеп, безне саклап калмас микән?
“Минем шигырьләргә чират
җитәр...” –
Дигән өмет миндә юк икән.
Бүген теллеләргә
кирәкмимен –
Телсез иртәгәдән ни көтәм?
Телсез иртәгәбез
шыгыр-шыгыр
Шыгырдата төяк капкасын.
Йорт-дөньясын җайлап
корган бабам
Көтмәгәндер ятлар
таптасын.
Бабам төшенә дә
кертмәгәндер
Оныкларның телен сатасын.
Сатуларга каршы торалмагач,
Ук булмагач – мин дә
катнаштым...
Өметкә дә тамчы өметем юк:
Йөз чөергән дөнья шигырьдән.
Башка потлар... Башка
табынулар...
Җан камаша яңа шигарьдән.
Шигыремә, беләм,
чират җитмәс.
(Җитмәве дә әллә гаделме?)
Тик Тукайсыз калсак,
Туфаннарсыз,
Туфан йотар безнең кавемне.
Лилия Сәгыйдуллина,
филология фәннәре кандидаты, доцент.