-16 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Әдәбият
25 октябрь 2025, 13:11

“Җырлар белән генә яшим мин!”

Унсигездә гүзәллек, мөлаемлык бөркелеп тормаган кызлар буламы? Юк, әлбәттә! Ә сиксән сигездә?.. Бу яшьтә дә һәммәсен бик тә сокландырып була икән! Моны кичә билгеле шагыйрә, язучы, күп матур җырлар авторы Дилә Булгакова Башкортстан Язучылар берлегендә үткән чарада исбат итте.  

“Җырлар белән генә яшим мин!”
“Җырлар белән генә яшим мин!”

Иҗат кичәсе Дилә апаның балалар китабының урысчага тәрҗемә ителгән вариантының дөнья күрүе сәбәпле оештырылды. “Сокровище” дип аталган бу җыентыктагы әкиятләрне һәм хикәяләрне Заһидә Мусина тәрҗемә иткән, Артур Василов рәсемнәре бизәгән. Бу эш Башкортстан язучыларының әсәрләрен тәрҗемә итү буенча “Ут күршеләр” әдәби-мәгърифәт проекты кысаларында оештырылган.

Әлеге проектның идея авторы һәм җитәкчесе Язучылар берлеге рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Айгиз Баймөхәммәтов булган. Ул, Дилә апага матур теләкләрен җиткереп, аның иҗатының Башкортстан әдәбиятында зур урын алып торуын билгеләде, өлкән яшьтәге язучыны “берлегебезнең талисманы” дип атады.

Кичәне Башкортстан "Сәхибҗамал" хатын-кызлар оешмасы бик матур итеп әзерләгән. Бәйрәм җыр-моң, шигъри сүз белән үрелеп барды.
Нәфис сүз остасы Ринат Каюмов Дилә Булгакованың иҗат җимешләрен күңелгә үтәрлек итеп укыса, җыр-моң дөньясының нечкә серләренә төшенгән Флера Шәрипова, Роза Якупова, Резида Сабитова, Тимур Кулбахтин һәм башкалар, шагыйрә белән иҗади дуслыкны исбат итеп, аның сүзләренә язылган матур җырларны башкарды. Виртуоз баянчы Фирдус Шәрәфуллин исә чараны гармун моңнары белән баетты.

Уфа “Нур” татар дәүләт театрының балалар студиясеннән килгән иң яшь кунакларының самими чыгышлары кичәгә үзенә бер кабатланмас ямь өстәде. "Сәхибҗамал" хатын-кызлар оешмасы гүзәл затларының чыгышы һәм тәбрикләүләре аерым бер тамаша булып, бик матур тәкъдим ителде.

Әлбәттә, Дилә апаны тәбрикләргә килгән язучылар һәм журналистлар, иҗатташ дуслары - Башкортстанның халык шагыйре Гөлфия Юнысова, Башкортстанның халык язучысы Марсель Сәлимов, билгеле табиб һәм язучы Радик Нурлыгаянов, Уфаның «Ихлас» мәхәлләсе мәҗлесе рәисе Мөхәммәт Галләм, Башкортстан Язучылар берлегенең татар әдипләре берләшмәсенең шигърият секциясе җитәкчесе Мөнир Вафин, шагыйрә һәм журналист Халисә Мөхәммәдиева, шагыйрь Венер Фәттахов һәм башкалар әдибәгә иң җылы сүзләрен җиткерде.

Әйе, дуслык – бөек көч шул. Ул иҗат сөючегә канатлар да куя ала. Ә Дилә апаның дуслары бик күп. Мәсәлән, шагыйрә һәм язучы Халисә Мөдәррисова белән аны ярты гасырдан артык дуслык җепләре бәйли. Халисә ханым әле Башкортстанда булмау сәбәпле бәйрәмгә килә алмаса да, Дилә апага иҗади сәламен юллаган. Аны “Сәхибҗамал” оешмасы җитәкчесе Зөһрә Исламова укып ишеттерде.

Шунысын да билгеләми булмый, бу чарада татар филологиясе белгечлеге буенча белем алучы студентлар да катнашты, алар Дилә апаның үзе, тормышы һәм иҗат юлы хакында сөйләвен кызыксынып тыңлады, фәһем алды, дияргә кирәк.

Ә бит, чынлап та, Дилә Булгакованың тормыш юлы үзенчәлекле. Ул гомеренең күп өлешен медицина өлкәсенә багышлый, шәфкать туташы булып эшли, Эчке эшләр министрлыгына караучы дәвалау учреждениеләрендә хезмәт итә. Моның нәтиҗәсе буларак, аның “төрмә циклы хикәяләре” дөнья күрә.

“Зәңгәр күлмәк кигән, зәңгәр гөлләр сөйгән, зәңгәр күзле кыз”ның тугызынчы дистәсен ваклаганда да гүзәл һәм мөлаем булып калуының сере нидә соң? Мөгаен, аның ихласлыгында, миһербанлылыгында, кешеләргә матур мөнәсәбәтендә, иҗади күңелле булуындадыр. Язучылар берлегендә үткән бәйрәмнән илһам алып, без моңа янә бер кат төшендек.

Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты Җәмил Әбделмановның кабатланмас моңлы чыгышы танылган журналист Зәлия Хисами оста итеп алып барган бәйрәмне матур итеп төгәлләп куйды һәм онытылмаслык итте.

Фотолар Башкортстан Язучылар берлегенең социаль челтәрдәге битеннән.

“Җырлар белән генә яшим мин!”
“Җырлар белән генә яшим мин!”
“Җырлар белән генә яшим мин!”
“Җырлар белән генә яшим мин!”
Автор: Ләйсән Якупова
Читайте нас