Кичә кунаклары шагыйрьнең иҗат дөньясына чумды һәм аның тормыш юлындагы төп вакыйгаларны искә төшерделәр. Очрашу барышында чарада катнашучылар башкаруында Равил Шаммасов шигырьләре дә яңгырады.
Шагыйрьнең иҗади дуслары, язучылар, аның якыннары истәлекләре белән уртаклаштылар, Равил абыйның бик яхшы күңелле, һәрвакыт елмаеп торучан икәнен искә алдылар.
Әдипнең гомер юлдашы Гөлсем апаның сөйләгәннәре аеруча күңелгә үтте, ул берчә елмайтып, берчә сагышландырып, шагыйрь белән ничек танышулары, бергә үтелгән тормыш еллары турында бәян итте. Улы Алмас та әтисен җылы итеп искә алды һәм хатирәләрен яңартты.
Милли китапханәнең башкорт әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре әзерләгән күргәзмә кичәнең әһәмиятле өлеше булды. Килүчеләр шагыйрьнең исән чагында басылган китапларын, кулъязмаларын, архив фотосурәтләрен һәм истәлекле әйберләрен күрә алды. Экспозиция Равил Шаммасның иҗат юлын һәм ул яшәгән һәм эшләгән чорны тирәнрәк аңларга ярдәм итте.
Равил Шаммас - әдәбиятта якты эз калдырган шәхес. Аның гомернең шактый өлеше “Кызыл таң” белән бәйләнгән, бу басмада ул каләмен чарлап, язучы буларак ачылган. Шагыйрь гомеренең ахырына кадәр гәзитебезнең даими кунагы һәм авторы да булды.
Равил абый шагыйрь буларак кына түгел, прозаик, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе буларак та билгеле. Аның әсәрләре туган җиргә һәм аның кешеләренә мәхәббәт белән тулган.
Шагыйрь истәлегенә оештырылган кичә аның мирасының яшәвен һәм яңа буыннарны рухландыруын дәвам итүне исбат итте.
Автор фотолары.