Узган гасырның сиксәненче еллары уртасы. Уфага килеп, Башкортстан радиосына хәбәрче булып урнашкан чагым. “Телеүзәк” тукталышында шагыйрь Равил Шаммас белән очраштык. Беләм инде, ул йомшак күңелле, шәфкатьле кеше. Радиода, әдәбият бүлегендә ул еш кунак. Шуңа да, кыюлыгымны җыеп, киңәш сорадым: “Равил абый, проза язам. Язганымны кемгә күрсәтергә була?”
Равил Шаммас уйланды да: “Эх, Фәрит Исәнгулов… Тере түгел инде, аңа күрсәтергә булыр иде, язучыларга игътибарлы иде, – диде. – Тагымы… Рәшит Солтангәрәев абыеңа бар! Ул – шәп прозаик!”
Сигезенче, тугызынчы сыйныфларда укыганда, көндәлек алып бара идем. Шунда үземне “Ринат Гуманлы” дип атадым.. Сүзлекләрдән карыйм: гуманлы – кешелекле, кешегә, аның эшенә хөрмәт белән караган, кешене ярату тойгысы белән сугарылган мөнәсәбәт; кеше сөючәнлек… Озак кына йөрттем шушы атаманы, азак аңладым: мондый олуг исем-атка мин лаекмы, мондый авыр йөкне күтәрә аламмы? Гуманлы булыр өчен җиде пот тоз ашарга, әллә нинди зур эшләр аткарырга кирәктер... Һәм уйланам, андый исем-атамага безнең язучылар арасында кемнәр лаек икән? Эзләнәм...
Равил Сәхиулла улы 1930 елгы. Әнием белән яшьтәшләр диярлек. Стәрлетамак укытучылар институтының филология факультетын тәмамлый. Зилаер, Стәрлебаш районнарында балалар укыта, иң яшь мәктәп директоры була. Арытаба туган Стәрлебаш районы гәзитендә, 1962-72 елларда “Кызыл таң” гәзетендә эшли. Аннары күп еллар Башкортстан китап нәшриятында мөхәррир була, Советлар Союзының Тынычлык комитетында оештыручы, Язучылар берлегендә пропаганда бюросы һәм татар телле язучылар ошемасы җитәкчесе була.
Әйтергә кирәк, яшь чагында ук ул республикада киң билгеле шагыйрь булып таныла, гәзит-журналларда матур-матур шигъри шәлкемнәре, поэмалары дөнья күрә. Без “Утлар”, “Тынмас моң”, “Икмәк кадере”, “Каен суы” һәм башка поэмаларын укып үстек.
Үзенең программалы шигырендә язганча яшәде һәм иҗат итте Равил Шаммас:
Мин тугач та,
кояш көлә-көлә
Бишегемә иелеп караган.
“Тормышны сөй!” – диеп,
назлый-назлый,
Чәчләремнән сыйпап
тараган.
Зәңгәр күгем үпкән
күзләремнән:
“Төсем синдә, – дигән, –
онытма”.
Сандугачлар әйткән
тәрәз аша:
“Җырлап яшә, – дигән, –
боекма”.
…Радиода эшләгәч, язучылар арасында кайныйм. Күрә-белә йөрибез: төрле холыклы, төрле кыяфәтле кешеләр бар. Равил Шаммас арада бүтәннәргә иң игътибарлысы, иң инсафлысы. Беркемгә авыр сүз әйтмәс, кырыс караш ташламас, гелән йомшак мөнәсәбәтле, ягымлы булыр. Аның белән теләсә нинди темага сөйләшергә, үзеңне борчыган сорауга җавап-киңәш алырга мөмкин. Кеше белән ипле сөйләшә, чын интеллигент.
Соңрак “Агыйҙел” журналында эшләгәндә дә игътибар иттем: редакциягә бик тыйнак итеп, елмаеп килеп керә, ипле генә дәшә. Йомышы – ешрак шигърият бүлегенә. Бүлек мөхәррире Сафуан Әлибай белән әллә нинди истәлекләргә, күңелле сәхифәләргә биреләләр. Сүзләре – яшьлек еллары, туган як. Равил абый яшьлегендә укыткан Зилаер районының Сабыр авылы турында истәлекләре белән уртаклаша. Әле Сабыр авылынан язышкан Хәйдәр Тапаков турында әйтеп китә: “Аны яхшы беләм, талантлы прозаик, киләчәге зур”.
Равил Шаммас үзенең сабырлыгы, кешегә ихтирамлы мөнәсәбәте белән дә аерылып торды. Тормыштагы теге яки бу вакыйгалар белән ризалашып бармаса да, кәефен төшерми, чәбәләнми иде. Түземле кеше, күпне күргән, күпне кичергән. Ахрысы, шул чыдам, тыныч холкы белән дә озын гомерле булды ул. Шунысын да әйтәсем килә: мәхәббәтле кеше булды Равил абый. Илле яшеннән соң олы мәхәббәтен очратты, яңадан өйләнде, бала үстерде. Гаиләсендә дә ипле, сабыр, Гөлсем апа белән култыклашып кына йөрделәр. Бар халык аларның татулыгына, дуслыгына, сөюенә сокланды.
Яңа гасырда минем тормышымда да үзгәрешләр булды: яңадан өйләнеп, Менделеев урамындагы йортта яши башладык. Тәүге хатынымнан – өч улым, дүртенчегә Сафура кызым бар. Баксаң, безгә янәшә генә Шаммаслар тора. Бер очрашканда Равил абый белән Гөлсем апа кызымны күрде.
– Һай, чәчкә кебек бала! – диләр. Аларның да Алмас исемле җиткән уллары бар.
Ә икенче күрешкәндә:
– Чәчкәле кызга – чәчкәле күлмәк! – дип, бүләк бирмәсеннәрме. – Безгә өчәүләп кунакка килегез, – дип, адресларын әйттеләр.
Биек яңа йорт.
– Абыегызга – аерым кабинет, – дип таныштыра фатирлары белән Гөлсем апа.
Дәрәҗәле шагыйрь шундый зиннәтле йортта яшәргә тиеш. Матур обойлар, яхшы идәннәр, кыйммәтле йорт җиһазлары. Хуҗабикәнең тырышлыгы күренеп тора.
Равил Шаммас бу вакытта сукырайган иде инде. Әмма күзсез булмады – Гөлсем апа белән Алмас улы, кайда барса да, җитәкләп кенә йөртте. Апа шагыйрьнең телдән язган шигырьләрен кәгазьгә күчерә, матбугатны, китапларны укый. Алмас белән шагыйрьнең кулъязмаларын китап итеп әзерләргә ярдәм итә.
Бу – чын бәхет. Равил абый үзе ихтирамлы кеше, үзе башта Гөлсем апаны өрмәгән җиргә утыртмады, азак, шуңа җавап итеп, апа аны карады. Бу – мәхәббәткә, илтифатлылыкка нигезләнгән бәхет. Барысы да аларга сокланды, язучыларга, кешеләргә үрнәк булды алар. Шул мәхәббәтнең җимеше – шагыйрьдән шагыйрь булып туган Алмас. Илгә – дан, җәмгыятькә сөенеч.
Һаман шагыйрьлек белән кешелеклелек турында уйлыйм. Бу ике төшенчәнең берлеген үзендә сынландырган шәхес итеп мин Равил Шаммасны күрәм. Үзем яшь чагымда Гуманлы булырга хыялланып йөрсәм дә, гуманлы, шәп була алмадым, хаталарым да булгандыр. Ә шәхес, чын кешелекле кеше ул нәкъ Равил Шаммас булган. Менә ул Гуманлы кеше, Гуманлы шагыйрь.
Ринат Камал,
Башкортстанның халык язучысы.