Уфа шәһәренә, төзекләндерүдән соң күркәм төс алган Язучылар берлеге йортына мондый мавыктыргыч сәфәрне Авыргазы районының “Зәңгәр чишмә” әдәби берләшмәсе җитәкчесе Вәрис Акбашев Галимҗан Ибраһимов исемендәге район үзәк китапханәсе белән берлектә оештырды.
Республикабыз башкаласында Язучылар берлегенең үз йорты барлыкка килгәч, анда чаралар бер-берсен алыштырып кына тора. Һәр яңа килгән кунакны монда җылы каршылыйлар. Әле күптән түгел генә биредә Авыргазы районының “әдәби десанты” булып китте. Күпмилләтле һәм тату гаиләне хәтерләткән зур делегация: Русиянең һәм Башкортстанның Язучылар берлекләре әгъзалары Әлфия Әсәдуллина, Вәрис Акбашев, Рәсим Шәфи-Рәхмәт, Чувашстанның Язучылар берлеге әгъзасы Нина Максимова-Федорова, күренекле композитор, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Урал Рәшитов, автор-башкаручы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Динә Абдуллина, шулай ук Мәдәният сарае һәм район үзәк китапханәсенең иҗади коллективлары үзләре белән каләм тибрәтүче яшь буынны – Рәшит Назаров исемендәге Башкорт гимназиясе һәм Толбазы лицее укучыларын мавыктыргыч сәфәргә алып килде.
Авыргазы районының “әдәби десанты”н башкала җылы кабул итте. Яңгыр явып торуга карамастан, Язучылар берлеге йортында шулкадәр җылы һәм иҗат белән сугарылган мохит тантана итте. Рәхәтләнеп аралашу, танышу, җыр-моң, шигъри мизгелләр – болар барысы да әлеге сәфәрне тагын да ямьләндереп, күңелләргә яктылык өстәде. Әйтерсең лә Авыргазы рухы, Уфа урамнарын гизеп, һәр йөрәккә җылылык өләшеп чыкты.
“Авыргазы – дуслык иле” дигән чара чикләрендә авылдан килгән язучылар үзләренең иң яхшы әсәрләрен тәкъдим итте, җырчылар туган якларына багышланган җырларын башкарды. Аларның барысы да Авыргазы җиренең бай тарихын, аның гүзәл табигатен, кешеләренең рухи дөньясын чагылдырды. Уфалылар өчен бу Авыргазы төбәгенең әдәби мохите белән якыннан танышу, аның яңа исемнәрен ачу мөмкинлеге булды.
Кунакларны билгеле язучы, тәрҗемәче, журналист, “Башкортостан укытыусыһы” журналының баш мөхәррире Салават Кәримов сәламләде һәм бу очрашуның көтеп алынган булуын билгеләде. Күренекле һәм бихисап иҗат кешеләренең туган төяге булган Авыргазы районы белән Салават Гайса улын да ныклы җепләр бәйли. Ул үзенең хезмәт юлын биредә башлаган булса, бүген дә Авыргазы районы укытучылары һәм мәгариф ветераннары “Башкортостан укытыусыһы” журналы белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Әлеге очрашудан авыргазылылар канатланып, рухланып кайтыр, ә уфалыларның йөрәгендә иҗат очкыннары кабыныр, дигән теләк-ышанычын белдерде Салават Гайса улы, әлеге очрашуны оештыруга күп көч салган “Зәңгәр чишмә” берләшмәсенең алыштыргысыз җитәкчесе Вәрис Акбашевка рәхмәтләрен җиткереп.
Әйе, 1996 елда ук Галимҗан Ибраһимов исемендәге район китапханәсендә оештырылган “Зәңгәр чишмә” әдәби берләшмәсе Вәрис Акбашев җитәкчелегендә өч дистә елга якын уңышлы эшләп килә. Төрле милләт вәкилләрен, һөнәр ияләрен, төрле яшьтәге кешеләрне берләштергән әлеге оешманы районның йөзек кашы, дип ышанычлы әйтергә мөмкин. Чөнки алар байтак изге башлангычларның инициаторы һәм актив катнашучысы булып тора. Берләшмә әгъзаларының иҗат җимешләре район һәм республика гәзит-журналларында даими басылып килә. Аларның әсәрләре укучыларда зур кызыксыну уята. Әлеге берләшмәнең район китапханәсе бинасында урнашуы да бик уңайлы. “Зәңгәр чишмә”леләр, төрле чаралар оештырудан тыш, үзләре дә райондагы һәрбер чараның үзәгендә кайный, шул ук вакытта төрле дәрәҗәдәге конкурсларда катнаша һәм җиңүгә ирешә. Китапханә ветераны, Г. Ибраһимов исемендәге премия лауреаты, әлеге оешманың беренче көненнән Вәрис Ягафәр улы белән дилбегәне бергә тартып килүче Зәмирә Хөсәенова да оешманың барлыкка килү тарихы, нәтиҗәле эшчәнлеге турында зур горурлык белән сөйләде.
Әйе, берләшмә яшь талантларны җәлеп итүгә зур игътибар бирә. Әлбәттә, моңа мәктәп укучылары белән очрашулар үткәрү, шулар дәвамында сәләтле балаларны ачыклау һәм алар белән эшләү, осталык дәресләре оештыру да үз нәтиҗәсен бирә. Әйткәндәй, мондый эшләрнең барысы, шул исәптән Язучылар берлеге йортындагы әлеге очрашу да, Вәрис Ягафәр улы фикеренчә, яшь буынның әдәбиятка мәхәббәтен арттыруга, киләчәктә яхшы язучы булып китүенә этәргеч бирәчәк.
Балалар, яшьләр арасында иҗат белән шөгыльләнүчеләрнең күп булуы аеруча куанычлы. Менә Толбазы лицее һәм Рәшит Назаров исемендәге Башкорт гимназиясе укучылары да үзләренең укытучылары җитәкчелегендә актив рәвештә иҗат белән шөгыльләнә, аларның иҗат җимешләре республикадагы балалар өчен нәшер ителгән гәзит-журналларда даими рәвештә басылып тора. Ә бу көнне алар сәхнәгә менеп, үзләренең шигырьләрен укыды, җыр-моңга, башка бик күп сәләтләргә ия булуын күрсәтте.
Әлфия Әсәдуллина, Вәрис Акбашев, Рәсим Шәфи-Рәхмәт, Нина Максимова-Федорова, Зөлфия Сидорованың иҗа-
ты – туган җиргә мәдхия, аның гүзәллегенә, тарихына, халкының рухи байлыгына дан җырлау. Алар әле яңа гына кайнар табадан төшкән иҗат җимешләрен тәкъдим итеп, һәрберсе үзенең кече Ватаны турында зур горурлык һәм җылылык хисләре белән сөйләп, бүген дә туган авылларыннан илһам алып яшәвен ассызыклады һәм шушы җирнең рухы, табигате аларның иҗатына көчле тәэсир итүен билгеләде.
Әдәбият сөючеләрне, иҗат белән шөгыльләнүчеләрне үзенә тартып торган тагын бер изге урын – ул Галимҗан Ибраһимов исемендәге район үзәк китапханәсе. Әлеге вакытта анда “Гаилә” гомумдәүләт проекты чикләрендә капиталь ремонт бара. Авыргазы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Айгөл Газиева билгеләвенчә, төзекләндерүдән соң “Зәңгәр чишмә”леләр дә яңа бүлмәле булачак. Шулай ук Айгөл Фәнзил кызы актив эшчәнлекләре, киләчәккә планнары белән уртаклашты. Галимҗан Ибраһимов көннәре һәм Назар укулары дигән район һәм республика брендына әверелгән ике проектка аерым тукталды. Алар иҗат белән шөгыльләнүчеләргә киң мөмкинлекләр ача. Китапханә хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән китап күргәзмәсе дә районның иҗади шәхесләргә искиткеч бай булуын ачык чагылдырды.
Әйе, әдәбият, иҗат, җыр һәм моң – аерылгысыз. Шуңа мондый чараларны Мәдәният сараеның иҗат коллективыннан башка күз алдына да китереп булмый. Бу көнне дә Иншар Вәлитов һәм башкорт теле укытучысы Розалия Җәлилова алып барган әдәби-музыкаль кичәдә шагыйрьләрнең һәм кунакларның чыгышлары җыр-биюләр, гармун моңнары белән үрелеп барды. Матур тавышлы яшь йолдызчык Тамерлан Рамазанов, район Мәдәният сараеның моңлы сандугачы Алейся Хисаметдинова, җырчы, композитор, шагыйрә Финә Абдуллина, танылган җырчы, композитор, музыкаль продюсер Урал Рәшитов башкаруындагы җырлар күңелләрне иркәләде, биюче Флюра Картюкованың һәр хәрәкәте, һәр карашы тамашачыны әсир итте. Ә инде Илгиз Насыйров үзенең гармуннарында уйнаганда вакыт туктап, шул мизгелләрдә барлык дөнья мәшәкатьләре дә онытылды кебек тоелды.
Чара ахырында балалар язучысы Фәрзәнә апа Гобәйдуллина сүз алып, аңа бик матур йомгак ясады. Шулай ук Язучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасары Тәнзилә Дәүләтбирдина авыргазылыларга күркәм чара өчен рәхмәтләрен белдерде һәм аның ике арадагы күперне ныгыту, яшьләрне бай әдәбиятыбыз белән кызыксындыру, аларның сәләтен үстерү өчен зур әһәмияткә ия булуын билгеләде.
Чара иҗади тандем – композитор Урал Рәшитов һәм шагыйрь Вәрис Акбашевның “Авыргазы моңнары” җыры белән тәмамланды һәм бу моң тирә-якка таралып, аны ишеткән һәр кешенең күңелен әсир итте, туган ягыбыз, аның искиткеч тырыш, талантлы, бердәм халкы белән горурлану хисләрен арттырды.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Авыргазы районы.