-16 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Әдәбият
18 ноябрь 2025, 09:28

Киң колачлы, тирән фикерле

Күренекле язучы, тәрҗемәче, журналист Факил Морзакаевка — 75 яшь.

Киң колачлы, тирән фикерле
Киң колачлы, тирән фикерле

 

Бүгенге мәкаләм герое — гәзит һәм журнал редакцияләрендә берөзлексез 53 ел эшләп, шул кадәр үк вакыт иҗат белән актив шөгыльләнеп, башкорт әдәбиятында һәм матбугатында тирән, якты эз калдыручы шәхес. Аның фидакарь хезмәте дә лаеклы бәяләнде. Ул — Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, республиканың балалар һәм яшүсмерләр өчен әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Һәдия Дәүләтшина исемендәге дәүләт, Казахстанның Әхмәт Ясәви исемендәге халыкара, шулай ук Мифтахетдин Акмулла һәм Әнгам Атнабаев исемендәге премияләр лауреаты. Бөтендөнья башкортлары корылтаеның “Ал да нур чәч халкыңа” медале белән бүләкләнгән.

Өлкән яшьтәге кешеләр (ә без гомернең шундый үрендәбез) үткәннәрне әледән-әле искә төшерүчән була. Мин дә Факил Морзакаев турында язарга кулыма каләм алгач, уем белән төп-төгәл 50 елга артка әйләнеп карыйсы иттем. Ул чакта без аның белән Уфаның К. Маркс урамындагы борынгы тарихи бинада — матбугатта, нәшриятта эш башлаган яшьләр өчен җиһазландырылган тулай торакта бер бүлмәдә яши идек. Анда озак түгел — 8 айдан артыграк кына тордык. Хөкүмәт аерым фатирлар биргәнче... Өйләнгәнче...
1975 елның башларында Миякә һәм Авыргазы районнары гәзитләреннән республика матбугатында эшләргә чакырып китерелгән егетләр идек. Факил — “Совет Башкортос­таны” гәзитенә, мин — “Кызыл таң”га. Икебез дә авыл хуҗалыгы бүлегендә эшләгәнлектән, уртак темалар, сөйләшер, фикер алышыр нәрсәләр күп иде. Шуны да әйтеп үтим: ул заманнарда бу ике гәзит коллективының дуслыгы, бердәмлеге, бер-берсенә ярдәмләшеп эшләве турында мин “Кызыл таң”ның 2020 елгы 24 апрель санында “Сездә нинди хәлләр бар?” дигән мәкаләдә тәфсилләп язып та чыктым.
Бу ике редакциядә дә эшкә яңа кешене алуда охшашлыклар зур иде. “Совет Башкортостаны”на күп еллар җитәкчелек иткән Абдулла Исмәгыйлевның афоризмга әйләнгән шундый сүзләре бар иде: “Мин урамда эшсез каңгырып йөргән яисә кемдер тәкъдим иткән кешеләрне эшкә алмыйм. Мин, акланда сайлап җиләк җыйган кебек, хезмәткәрләрне эшкә алам...” Шул ук заманда “Кызыл таң”да 19 ел мөхәррир булган Ремель Дашкин да болай дип әйтә торган иде: “Кызыл таң” ул балалар бакчасы да, урамда эшсез йөргәннәрне эшкә урнаштыру бюросы да түгел...” Һәм бу ике җитәкче өметле журналистларны гына эшкә алырга тырыша иде.


Кадрларга карата менә шундый таләпчәнлек шартларында иҗади коллективларга килеп кереп, Факил дустым белән без сынатмадык. Безнең балачак һәм яшьлек елларындагы, языша башлагандагы охшаш яклар да байтак булып чыкты. Ул Миякә районының Каран авылында гади колхозчылар гаиләсендә дөньяга килгән. Матбугат белән хезмәттәшлеге 4нче сыйныфта укыган чакта ук башланган, районның “Октябрь” гәзитенә һәм “Башкортостан пионеры”на мәктәп, авыл, колхоз хәбәрләрен җибәргәләп торган. Бу вакытта инде гаилә башлыгы Салих Морзакаев — сугыштан сәламәтлеге нык какшап кайткан яугир — илле яшен генә тутырып, биш баласын ятим итеп дөнья куйган. Факил 15 яшьтә әтисез калган. Үзләрендә сигез сыйныф тәмамлаганнан соң күршедәге Садовый поселогы мәктәбендә урта белем алган. Хезмәт юлын Биккол авыл Советы хезмәткәре булып башлаган. Хәбәрчелек офыкларын да киңәйткән: “Совет Башкортостаны” белән дуслашкан. Башкорт авылы Каранда “Кызыл таң”ны өйләренә алдырып укыган бердәнбер кеше буларак язмаларын ара-тирә анда да бастырган.


Мин ул чорда шушы ике гәзит битләрендә “Ф. Морзакаев” имзасы белән чыгучы мәкаләләрне еш очрата идем. Соңыннан сөйләшкәндә ачыклануынча, без бу ике басмадагы күләмле әдәби язмаларны да яратып укыганбыз һәм бер үк төрле бәяләгәнбез булып чыкты. Мәсәлән, Факил дустым күренекле прозаик Фәнил Әсәновның “Кызыл таң”да дөнья күргән “Яралы мәхәббәт” повестен укып кына түгел, һәр санын кисеп җыеп барганлыгын һәм озак еллар кадерле ядкарь итеп саклаганлыгын сөйләгән иде. Әйткәндәй, байтак заманнар узгач, Факил Морзакаев “Кызыл таң”ның 2006 елгы 135-150нче саннарында “Тышау” дигән повестен бастырды һәм гәзитнең ел лауреаты булды. Ул елда дүрт кенә кеше лауреат булды: Факилдән тыш, Таһир Ахунҗанов, Марат Кәбиров һәм мин.
...Еракта калган үткәннәрне кабат искә төшерик әле. Мәсәлән, 1971 елны. Район җитәкчеләре, актив авыл хәбәрчесенә зур өметләр баглап, аны “Октябрь” гәзите редакциясенә эшкә чакырып алган. Егет анда тәрҗемәче дә, әдәби хезмәткәр дә, бүлек мөдире дә, мөхәррир урынбасары да булган. Кадрлар җитешмәү сәбәпле, кайчак бу вазыйфаларның барысын берьюлы алып барырга да туры килгән аңа. Читтән торып югары белем ала башларга да вакыт тапкан. Әдәби иҗатка да ныграк тартыла барган. Шундый киеренке тормыш ритмында дүрт ел үткән.
“Совет Башкортостаны”ның Миякә төбәгендә үз хәбәрчесе Фатыйх Абдуллин үзләренең мөхәрриренә исеме республикада таныла барган бу егетне редакциягә эшкә алырга тәкъдим иткән. Тиешле килешүләрдән, киңәшләшүләрдән соң, 1975 елның мартында егет Уфага килеп төшкән.


Факил дустымның арытабангы тормыш, хезмәт, иҗат юлы, мәкаләмнең башында ук телгә алганымча, минем күз алдымда диярлек. Яшьтән үк азсүзле, тыңлаучан, үз-үзенә таләп­чән, басылып кына эшләүче егет коллективка яңа килеп керүчеләргә ул заманнар гадәтенчә куелган авыр сынауларны уңышлы үтте, тиз арада редакциядә төп иҗади көчләрнең берсенә әверелде. Республиканың төрле тарафларына сәфәр кылды, андагы тормышны, кешеләрне өйрәнде, алдынгыларны мактап, аларның тәҗрибәсен күрсәтеп, кимчелекләрне тәнкыйтьләп, тирән эчтәлекле мәкаләләр язды. Андагы тормыш хәлләре, кешеләр гәзит битләрендә генә калмады, еллар үткәч, яңа фактлар, уй-фикерләр белән көчәйтелеп, повесть һәм хикәяләр сюжетларына, геройларына әверелделәр. Мин тагын шуларны хәтерлим: тулай торактагы иптәш-каләмдәш-чордашлар ниндидер чаралар оештырып күңел ачу, ягъни вакытны бушка үткәрү өчен ял, бәйрәм көннәрен көтеп алса, Факил дустым, мондый “агымга” кушылмыйча, өстәл артында тыныч кына укып һәм язып утыруын белде.


Арытабан да, нинди генә вазыйфада булса да, иҗат илһамын һич сүрелтмәде. Төп эшеннән тыш, классик язучыларның әдәби әсәрләрен урысчадан башкортчага тәрҗемә итәргә һәм үзе дә повестьлар, хикәяләр язарга вакыт тапты. Минем әле дә күз алдымда: әнә ул, мәкалә язудан бүленеп торып, алдына сүзлекләр, белешмәләр таратып салып Василий Шукшинны, Чыңгыз Айтматовны тәрҗемә итә иде. Моны ул кемдер кушкан яисә сораган өчен түгел, кайдадыр басылачагын да белмәстән, рухи канәгатьлек тоеп эшләде. Аннары тагын Виктор Астафьев, Валерий Ганичев, Юрий Рытхэу, Василь Быков һәм башка бик күпләрнең әсәрләре матбугатта һәм аерым китаплар булып башкортча Факил Морзакаев тәрҗемәсендә басылды. Еллар үтү белән ул республикадагы әйдәүче тәрҗемәчеләр сафына басты.
Театрлар белән дә уңышлы хезмәттәшлек итте. М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында аның тәрҗемәсендә кыргыз Чыңгыз Айтматовның — “Ак пароход”, эстон Андрус Кивиряхкның — “Әлифбадан бер чебеш”, француз Жан Ануйның “Антигона” әсәрләре куелды. Биш белорус әдибенең хикәяләрен тәрҗемә итеп, махсус җыентыкта чыгарганы өчен аңа “Китап” бәйрәмендә Белоруссия Язучылар берлегенең Мактау грамотасы тапшырылды.


Ә теге заманда, яшьлек таңында, үзенең дә хикәяләре тәүдә — гәзит-журналларда, күмәк җыентыкларда, аннары аерым брошюра яисә китап булып нәшер ителә килде. Шул арада Башкорт дәүләт университетының филология факультетын читтән торып тәмамлады. Диплом эше нигезендә “Урысча-башкортча, башкортча-урысча авыл хуҗалыгы терминнары сүзлеге”н 1987 елда бастырып чыгарды. 2001 елда аның тулыландырылган икенче басмасы дөнья күрде. Күкрәк кесәсенә сыешлы “Икмәк кадере” дигән җыентыгы (1990 ел), аталышы ук әйтеп торуынча, төп байлыгыбыз икмәккә карата бөек шәхесләрнең, танылган язучы һәм җәмәгать эшлеклеләренең фәһемле фикерләрен, афоризмнарны үз эченә алган. Белүемчә, фәһемле җөмләләр, фикерләр, афоризмнар җыюны Факил мәктәп елларыннан ук башлаган. Берничә дәфтәр язып тутырган. Ләкин авылдан район үзәгенә эшкә күченеп йөргәндә ул дәфтәрләр югалган. Ә мавыгу, эзләнүчәнлек калган, системалырак төс ала барган.
Каләмдәш дустымның прозадагы уңышларын күздән кичерик. Аның ике повесть һәм дүрт хикәядән торган “Камгак” дигән беренче күләмле чәчмә әсәрләр җыентыгы Башкортстанның халык язучысы Әхияр Хәкимнең баш сүзе белән 1996 елда басылды һәм әдәби даирәдә авторга шактый танылу китерде. Китапның аталышына аңлатма биреп үтмәкчемен. Урысчага тәрҗемә иткәндә — “перекати-поле”. Ә татарчасы “дүңгәләк”, “өермә үлән”, “йомарлак” була. Гел күченеп йөрүче кешегә карата “очкалак” дип тә әйтелә. Татарстан матбугатында “камгак” дип языл­ганны да укыганым бар. 1993 елда язылган “Камгак” повестенда Факил Морзакаев авылда яшәүче кайбер егет һәм кызларның, төп герой Ләлә мисалында, җиңел тормышка исәп тотып, үткенче юанычларга алданып, җил куалаган дүңгәләккә охшап, гомерләрен зая үткәрүен ышандырырлык детальләр белән сурәтли.


Укучылар арытаба аның “Адашкан болан баласы”, “Тынгысыз малай”, “Язмыш фалы — яшьлектә”, “Яратам, дигән идең”, “Каен суты” (монысы башкорт һәм урыс теллә­рендә), “Кояшлы чәчәкләр” дигән шактый калын китапларын шатланып кулларына алды. Аларда авторның гасырлар алмашынган, кыйблалар буталган үзгәрешле-болгавыр чорыбызга хас төрле темаларга язылган повестьлары һәм хикәяләре тупланган. Күренекле шәхесләребез Гайса Хөсәенов, Рәшит Солтангәрәев, Кадим Аралбай, Хәсән Назар, Мирас Иделбаев, Рафаэль Азнагулов, Факиһә Тугызбаева, Рәүф Шаһиев, Рим Исхаков һәм башкалар матбугаттагы чыгышларында бу китапларны югары бәяләде, гомумән, әдип иҗатының ныклы җирлекле, тормышчан булуына басым ясадылар.


Төрле буын замандашларыбыз әлеге әсәрләрдә еш кына үзләрен, якыннарын, таныш вакыйгаларны төсмерләделәр. “Озайлы сәфәр” повесте, мәсәлән, мине дә уем белән ерак үткәннәргә алып китте. Бу әсәр гәзит хәбәрчеләренең җаваплы һәм тынгысыз эше һәм тормышы турында. Матбугатта эшли башлаган 1971 елда журналистлар хезмәтенә багышланган ике повестьны сокланып, кызыксынып, сабак ала-ала укыдым. Болар — Василий Перчаткинның (“Советская Башкирия”дә эшләде) “Журналистлар”, Рәис Низамовның (“Совет Башкортостаны”нда эшләде) “Үз хәбәрче” әсәрләре. Аларны үз районында чакта Факил да яратып укыган икән. Уфада очрашып танышкач, бу повестьларны искә төшереп фикер дә алышкаладык.


Иҗатында бу теманы дәвам итү Факилнең хыялында булган икән. Бу юнәлештә тәүге адымнары буларак, 1993 елда яшь каләмдәшләренә адресланган “Яшь хәбәрче” дигән китапчыгы дөнья күрде. Гәзитләрнең тарихы, үзенчәлекләре, журналистика жанрлары, редакцияләрдә эшләүче кешеләр, авыл хәбәрчеләре — менә шулар мавыктыргыч итеп тасвирланды анда. Кыскасы, бу китапчык үзенә күрә бер уку әсбабы иде. 1995 елда язылып беткән “Озайлы сәфәр” повесте белән Факил Морзакаев аңарчы чирек гасыр элек өлкән каләмдәшләребез Перчаткин һәм Низамов кузгата биреп куйган теманы заманча, ышандырырлык һәм кыю ачты. Мондый әсәрне гәзит эшенең бөтен авырлыкларын иңендә күтәргән, төрле проблемаларны йөрәге аша үткәргән журналист кына яза ала, әлбәттә.
Яңа гасыр башыннан әдип балалар һәм яшьләр өчен күп кенә повестьлар һәм хикәяләр иҗат итте. Әсәрләрендә егетләрнең һәм кызларның үзара мөнәсәбәтләре, дуслык, чык тамчысыдай саф тәүге сөю хисләре, ана теленә, туган төяккә, табигатькә карашлары чагылыш тапты. Мондыйларга “Җәйге каникул”, “Күңел кошым”, “Яратам, дигән идең”, “Язмыш фалы — яшьлектә”, “Тышау”, “Хушлашу вальсы”, “Имгәк”, “Каенлык — малайлар төбәге” повестьлары, шулай ук күпсанлы хикәяләре керә.


“Факил Морзакаев, үзе яшь булмаса да, бүгенге үсмерләрнең ничек яшәвен, аларның психологиясен, ни белән кызыксынуын яхшы белә, — дип язды шагыйрә һәм журналист Зөһрә Котлыгилдина 2006 елда “Истоки” гәзитендә. — Аның повестьлары безгә әсәрләрендә әллә ничә буын тәрбияләнеп үскән Мостай Кәрим, Зәйнәп Биишева, Әнвәр Бикчәнтәев, Рәис Габдрахманов, Фәрит Исәнгулов, Динис Бүләковның алтын заманнарын хәтерләтте. Алар киткәннән соң әдәбиятта барлыкка килгән бушлыкны тутырды. Һәм ул хаклы рәвештә яшь укучыларның иң яраткан авторына әйләнде”.
Илеш районыннан Башкортстанның атказанган укытучысы Галимә Галиева болай дип язды: “Факил Морзакаевның “Адашкан болан баласы” китабы кулыма килеп эләккәч, укучыларым, дусларым, танышларым аны чират торып укыды. Безгә, әдәбият укытучыларына, Ф. Морзакаев әсәрләренең һәрберсе әхлак мәсьәләләрен күтәрүе белән кыйммәт. Аның повестьларын файдаланып, укучыларны борчыган төрле сорауларга җавап табарга тырышабыз, әңгәмәләр үткәрәбез, бәхәсләр корабыз. Боларның берсе дә эзсез үтми, чөнки әсәрләрдә сурәтләнгән вакыйгалар барысы да тормышчан. Шуның өчен һәркем аларны үз тормышындагы нинди дә булса бер вакыйга белән бәйли. Шуның өчен аның әсәрләре истә кала”.


Язучы, тәрҗемәче, журналист Факил Морзакаевның мәгърифәтчелек юнәлешендә дә уңышлары гаять зур. Сүз аның төрле чыганаклардан фәһемле фикерләрне, афоризмнарны чүпләп, темалары буенча берләштереп, аерым җыентыклар итеп туп­лавы турында бара. “Икмәк кадере” китапчыгы һәм сүзлекләре хакында югарыда телгә алдым инде. 2003 елда аның берьюлы ике китабы чыккан иде. “Батыр хакында сүз”гә Салават Юлаевның тормышы һәм әдип­ләрнең тирән мәгънәле, фәһемле фикерләре тупланган. Халык иҗаты үрнәкләре — тарихи җырлар, риваятьләр, бәетләр, мөнәҗәт­ләрдән өзекләр дә кертелгән. Икенчесе — “Фәһемле фикерләр дөньясында”. Моның инде аталышы ук сөйләп тора. Тагын да дүрт елдан укучылар кулына килеп кергән “Тарих шаңдавы” җыентыгы Башкортстанның үз теләге белән Русия дәүләтенә кушы­луының 450 һәм “Башкортостан” гәзитенең 90 еллыгы уңаеннан нәшер ителгән. 2010 елда каләмдәшебез берьюлы өч китап чыгарды: беренчесе повестьлар һәм хикәя­ләрдән торса, икесе мәгърифәтчелек юнәлешендә. “Үлемсезләр” дигәнендә Советлар Союзы Геройлары һәм Дан орде­нының тулы кавалерлары турында мәгъ­лүматлар тупланган, монда, шулай ук, азатлык, тынычлык, Ватанны саклау, батырлык, Җиңү көне, солдатлар һәм ветераннар турындагы фәһемле фикерләр, мәкальләр һәм әйтемнәр аерым бүлек булып кертелгән. Өченчесе — “Фәһемле фикерләр дөнья­сында” җыентыгының тулыландырыл­ган басмасы.


Һәм, ниһаять, 2017 елда “Китап” нәшрия­тында дөнья күргән 448 битле (33 басма табаклы), тиражы 2000 данә булган “Энҗе бөртекләре” җыентыгы. Башкорт афоризмнары китабы. Гадәттә, тоташ коллективның гына көченнән килә торган зур күләмле эшне Факил Морзакаев ялгызы башкарып чыккан.
Афоризм (грекча — кыска әйтү) — гыйбрәт, фәһем алырлык тирән мәгънә салынган, гомумиләштерелгән, азсүзле фикер. “Энҗе бөртекләре”нең тәүге битендә әдәбият белгече, академик Гайса Хөсәеновның афоризмнарның асылын билгеләүче шундый сүзләре китерелә: “Алар сүз тапкырлыгы, эчтәлек саллылыгы, форма җыйнаклыгы белән дөньяга киң, тирән карашның, кешелек акылының зөбәрҗәттәй балкыр асыл бөртекләрен хәтерләтә”. Китапта 407 язучының, шагыйрьнең, галимнең (күпчелеге — башкортлар), шулай ук халык иҗаты үрнәкләренең 5800гә якын афоризмы, тирән мәгънәле, фәһемле фикере кертелгән.
Каләмдәш дустымның афоризмнар буенча хезмәте югарыда телгә алынган китаплар белән генә чикләнми. Аерым шагыйрьләрнең әсәрләреннән җыелган афоризмнарны китап итеп тә бастырды. Мәсәлән, Мостай Кәримнең афоризмнарын башкорт һәм урыс телләрендә чыгарды. Былтыр Әнгам Атнабаевның афоризмнарын башкортча — “Атнабайҙан тапкыр һүз”, татарча “Атнабайдан хикмәтле сүз” җыентыкларына туплады. Тәтешле районында һәм Уфа “Нур” татар театрында бу ки­тапларның исем туе үткәрелде. “Йәшлек” гәзите 2014 елдан бирле ул туплап системага салган афоризмнарны бастырып килә.
Факил Морзакаев, “Совет Башкортостаны”ның авыл хуҗалыгы бүлегендә 11 ел эшләгәннән соң, тагын 10 ел “Башкортостан кызы” журналында җаваплы секретарь вазыйфасын башкарды. 1996 елда тәүге коллективына – аталышы “Башкортостан” дип үзгәртелгән гәзит редакциясенә баш мө­хәррир урынбасары булып кайтты. Биредә пенсия яшен үтеп киткәч, аны “Ағиҙел” һәм “Һәнәк” журналларында эшләргә чакырдылар. Шулай итеп, матбугаттагы фидакарь хезмәте 53 елга сузылды.


Бүгенге юбиляр яшьлек таңында Уфага килгәч тә китап нәшриятында эшләгән һәм К. Маркс урамындагы шул ук тулай торакта яшәгән Чакмагыш кызы Динә Нуриева белән танышкан, дуслашкан иде. Аларның соклангыч гаилә коруына инде ярты гасыр. Менә дигән балалар үстерделәр, аларга югары белем, һөнәр алырга булышлык иттеләр, хәзер оныкларының да уңышларына сөенәләр. Хәләл җефете, Факил Салих улы кебек үк, искиткеч уңган, талантлы, эшкә җаваплы караучы Динә Гайнелбаян кызын без “Китап” нәшриятында озак еллар мөхәррир булган, әле дә җәмәгать эшләрендә актив катнашучы буларак беләбез. Ул — Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Мифтахетдин Акмулла һәм Вазих Исхаков исемендәге премияләр лауреаты. “Кызыл таң”да басылган язмалары өчен гәзитнең ел лауреаты да булды.

Фәрит Фаткуллин,
Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

 

Әхияр Хәким,
Башкортстанның халык язучысы:

— Факил Морзакаевны мин авыл темасын яңачарак хәл итәргә омтылучы авторлар рәтендә күрәм. Дөрес, башлыча, традицион әдәби чаралар белән эш итә, язу стилендә тасвирлауны ара-тирә “хәбәр” сөйләү җиңеп киткәли. Әмма монда мине авторның аек карашлы булуы, авыл тормышындагы ямьсез күренешләрне тартынмыйча ачып салуы җәлеп итә. Кыюлык кирәк моңа. Янә шунысы да мөһим: ул “бер яхшыга — бер яман” дип, бизмәнне тигезләргә тырышмый, уңай геройлары юк исәбендә. Булганнары да бары тик кичәге көннекеләр, өлкән яшьтәге кешеләр. Әйе, “Камгак” китабында кара буяулар күбрәк. Ләкин авторның крестьянга хөрмәт белән каравын, халык башына төшкән бәлаләргә ихлас көенүен онытмыйк. Ул килеп туган авыр хәлнең сәбәпләрен юллый, уйлана, укучыларны ваемсыз битарафлыктан арындырырга тырыша. Кыскасы, Факил Морзакаевның китабы әдәбиятыбызга күзәтүчән-сынаучан карашлы, өметле каләм килүен раслый.
1996 ел, март.

Кадим Аралбай,
Башкортстанның халык шагыйре:
— Тормышның төрле очракларында, теге яки бу уңайдан җайлы гына шигъри сүз, тапкыр һәм саллы сүзбәйләнеш эзләгәндә “Башкортостан” гәзитендә язучы Факил Морзакаев оештырган һәм даими алып барган “Фәһемле фикерләр” рубрикасы бик урынлы булды әле. Укыту-тәрбия эше буенча төрле-төрле кичәләр әзерләгәндә, очрашулар үткәргәндә педагоглар, тәрбиячеләр һәм китапханә хезмәткәрләре өчен бу рубрикада басылган әдәби материалларның җайлы гына кулланма булуын күпләр яхшы аңлый. Файдасын күрсеннәр, куллана белсеннәр. Теләгән кеше шушы шигъри цитаталар аша фәһемле фикерләрнең авторларына мөрәҗәгать итә, тәү чыганагы булган китапка да килеп юлыга ала. Шулай итеп, “Фәһемле фикерләр” үзенә күрә бер белешмә, күрсәткеч хезмәтен үти.
2005 ел, март.

 

Автор: Ләйсән Якупова
Читайте нас