-16 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Әдәбият
21 ноябрь 2025, 09:35

Заман сулышын тоеп яшәде

Язучы Рәшит Низамовның тууына 90 елБезнең гаиләне ул үзе эзләп тапты. Шул чакта яшәгән һәм эшләгән урыныбызда, Мостай Кәрим әйткәндәй, Башкортстан Республикасының төньяк капкасы булган Яңавыл шәһәрендә.

Заман сулышын тоеп яшәде
Заман сулышын тоеп яшәде

Яңавылда танылган язучылар еш була, чөнки анда эшләп килгән “Замандаш” әдәби оешмасы җитәкчесе Фәрит Суфияровны Башкортстан Язучылар берлегендә яхшы оештыручы буларак беләләр иде. Мин 2001 елдан “Замандаш” оешмасы әгъзасы булдым. Фәрит Суфияровның шигырьләрен, бер поэмасын урыс теленә тәрҗемә иткән идем инде. Күбесе басылып та чыкты. Язучыларны Яңавылда иң кадерле кунак буларак кабул итәләр. Район хакимиятенә дә язучылар ишекне киң итеп ачып керәләр иде. Ул вакытта минем тормыш иптәшем Илгиз Низамов хакимиятнең гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр эше буенча бүлекне җитәкли иде. Әлбәттә, аның ишегенә фамилиясе язылган булган. Рәшит агай коридордан үтеп барганда үз фамилиясен күргәч, ишекне ачып җибәргән дә: “Илгиз, әллә син минем туганыммы?” – дип кереп күрешкән һәм танышкан. Төшке ашка алар безгә икәүләп кайтты. Рәшит агай үзенең “Танып кызы” дигән китабын бүләккә алып килгән иде. Шулай танышып киттек. Китабына язган автографының эчтәлеге иремне бик сөендерде: “Наҗия белән Илгиз Низамовларга шул ук Низамовтан. Сезгә бәхет телим! 5 ноябрь, 2003 ел”.

Туганнарча хушлашты ул, “Уфага берлеккә килсәң, миңа керми китмә”, – диде. Мин инде ул вакытта Равил Бикбаев, Риф Тойгын, Марат Кәримов белән таныш идем. Алар мин эшләгән гимназиягә килеп, тәрҗемәче эзләүләрен әйтеп, мине эшкә чакырдылар. Тик мин гаиләле булуымны, яхшы гимназиядә балалар белән эшләвемне аңлатып, тәкъдимнән баш тарттым. Шулай да Равил Бикбаев өч китабын бүләк итеп, шигырьләрен тәрҗемә итүемне сорады. Беренче китабын тәрҗемә иткәч тә Язучылар берлегенә бардым һәм шунда Рәшит агай янына кердем. Аның кәефе бик яхшы иде, минем белән ике куллап күреште, хәлләремне сорады. Мин аңа яңарак язылган “Агачлар” дип аталган шигыремне укып күрсәттем.

Кайсы агач ышык бирә,
Кайсылары – матурлык.
Агачтан карават ясап,
Бөтен дөнья ятарлык, –
дип укыгач, Рәшит агай рәхәтләнеп көлеп җибәрде, хәтта күзләреннән яшьләр чыкты. Шушы юллары өчен шигыремне мактап, миңа үз күчтәнәчем белән чәй эчерде, әдәби тәрҗемә белән шөгыльләнүемне дә бик хуплады. Шулай башланып китте безнең дуслык. Шуннан соң инде Уфага килсәм, Рәшит агай белән күрешмичә киткәнем булмады. Аның никадәр мәрхәмәтле икәнен, юмор
яратканын тормыш иптәшемә кайтып сөйли идем. Рәшит абый да: “Иптәш Низамовка сәлам!” – дип, Илгиз белән бергәләп килүебезне чакырып кала иде.
Бер баруымда безнең гаиләгә тагын яхшы теләкләрен язып “Изге фәрман” дигән китабын бүләк итте ул.

2013 елда без туган ягыбыз Туймазыга күчеп кайттык. Мин дә, Илгиз дә пенсиягә чыктык, әнием бакыйлыкка күчте һәм миңа төп йортны калдырды. Әтием күптән мәрхүм иде. Без, икебез бер фикергә килеп, олыгайгач яшәр өчен Кандракүл буендагы Кандра-Котый авылын сайладык. Туймазы районының “Алтын башак” әдәби берләшмәсе җитәкчесе булгач, 2016 елда мин тагын Язучылар берлегенә Рәшит абыйны күрергә бардым, ләкин аның авыруын әйттеләр. Шуннан соң күрешеп булмады.

2024 елда Уфада Китап бәйрәмендә Орск язучысы Зөлфия Шаһитова белән таныштым. Быел җәй Зөлфия улы Юра белән безгә кунакка килде. Шунда ул миңа үзенең язучы булуында Рәшит абый Низамовның роле зур булуы турында сөйләде. Без Зөлфия белән Рәшит агай турында истәлекләр язачакбыз дип килештек. Рәшит Низамов кебек киң күңелле, олы йөрәкле кешегә үзебезнең рәхмәт сүзләрен гәзит-журнал битләре аша һичшиксез әйтергә тиешбез.

Рәшит Зыяфетдин улы Низамов – язучы, журналист, җәмәгать эшлеклесе, Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы. Әсәрләре Рәшит Уңгар тәхәллүсе белән басыла. Ул 1935 елда Кырмыскалы районының Бишавыл-Уңгар авылында туган. Әтисе 1943 елда Бөек Ватан сугышында һәлак була. Әнисе 1948 елда каты авырудан вафат булгач, тома ятим калган малай Уфаның 5нче балалар йортында үсә. Хәзерге 1нче Республика башкорт гимназиясендә укый. БДУның тарих-филология факультетын тәмамлый. Гомере буе язучылыкны журналистлык эше белән бергә алып бара. Ул – уннан артык китап авторы. “Ышаныч” дип аталган беренче китабы 1971 елда дөнья күрә. “Батырлык дәресе”, “Вәгъдәң ант булсын”, “Танып кызы”, “Тәңре улының чишмәсе”, “Изге фәрман” дип аталган җыентыклары дөнья күрә. “Ил язмышы, заман сулышы” китабын төзүчеләрнең берсе. 2010-12 елларда “Китап” нәшриятында ике томда сайланма әсәрләре басылып чыга. Рәшит Низамовның хикәяләре, әсәрләреннән өзекләр мәктәп дәреслекләренә кертелгән.

Алар гомерен укытучылык эшенә багышлаган хатыны Альбина белән ике ул тәрбияләп үстерделәр.
Рәшит агай Низамов безнең гаилә өчен бик якын, туганыбыз кебек кадерле кеше булды.

Наҗия ГӘРӘЕВА.

Автор: Резида Валитова
Читайте нас