Балачак – әкият иле, дибез. Чыннан да, тылсымлы әкиятләр, мавыктыргыч хикәяләр, бер укудан ятлап алына торган шигырьләр, аллы-гөлле рәсемнәр
булмаса, балачак еллары бик-бик күңелсез узар иде. З. Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшрияты бу ихтыяҗны һәрчак күздә тотып эш итә һәм балалар әдәбиятын беркайчан да күз уңыннан ычкындырмый. Республикабызда яшәп, татар телендә балалар өчен иҗат итүче язучылар һәм шагыйрьләрнең китаплары да ел саен киштәләрдә урын ала килә.
Быел татар телендә балалар өчен өч җыентык тәкъдим ителде. Мөнир Вафинның “Котырган болыт”, Клара Сәфәрованың “Күкеле сәгать”, Рәлиф Шәгалинең “Үсәсе килә” китапларының һәркайсында шигъри әсәрләр тупланган, алар күркәм рәсемнәр белән бизәлгән. Китап презентациясендә Уфаның 84нче татар гимназиясе укучылары (җитәкчеләре – Айгөл Ахунова) һәм “Символ” үрнәкле театр студиясендә шөгыльләнүче балаларның (җитәкчеләре – Лениза Гайнетдинова) шул китаплардан шигырьләр укып ишеттерүе шуны дәлилләде: әсәрләрнең максатчан аудиториясе – нәкъ алар. Бала телендә уңышлы яңгырый икән, димәк, шигырь уңышлы, дигән сүз. Сәйдә һәм Гайшә Гәрәевалар, Сабина Фәтхетдинова, Эллария Сәхәпова, Камилә Нәфыйкова, Кәрим Сәгытдиновның чыгышлары бик җылы кабул ителде.
Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Тулпар” журналының шигърият бүлеге мөхәррире Мөнир Вафин җитди шагыйрь буларак танылу яулады. Әмма ул сабыйларны да онытмый. Бу җыентыгы – балалар өчен язылган икенче күчтәнәче. Исеменнән үк (“Котырган болыт”) аңлашылганча, әсәрләр парадоксаль шигъри табышларга, шаян-шук хәл-ситуацияләргә бай, алар техник яктан тел-теш тидергесез.
Клара Сәфәрованың “Күкеле сәгать” һәм Рәлиф Шагалинең “Үсәсе килә” шигъри җыентыклары уртак китапка туплап бирелгән. Һәр ике автор да сабый психологиясен белеп иҗат итә, аларны якты, таныш образлар иленә әйди – бу шигырьләрне укуы да, ятлап алуы да бик җиңел.
Балалар әдәбияты бүлеге мөдире Әлфия Теләмова, авторларның туганнары, якыннары, чарага җыелган китап сөючеләр тәбрикләү сүзләрен, изге теләкләрен җиткерде. Линат Гәрәев, Җәлил Гайбадуллин, Данис Мофазалов, Рәлиф Шәгали кичәне җыр-көйләр белән бизәп, күтәренке кәеф бүләк итте.
Нәшриятның фирма кибетендә (Уфа, Ленин урамы, 26) оештырылган, матур традициягә әверелгән китап туйлары яңа нәшер ителгән басмаларга игътибарны тагын да арттыра, китап чыгу вакыйгасын ямьле бер бәйрәмгә әверелдерә, бу хактагы яңалыкның социаль челтәрләргә таралуына сәбәп була. Татар әдәбияты бүлеге мөхәррире Дилбәр Әхтәмова исә үз бүлегендә дөнья күргән китапларны җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү чараларын күңел җылысын биреп оештыра, аларның яңадан-яңа формаларын эзли.
Дилбәр БУЛАТОВА.