Илебезнең күренекле галим-социологларының берсе Равил Насыйбуллин үзенең истәлекле юбилеен билгели. Равил абый — “Кызыл таң”ның даими авторы, якын дусты да. Аның төпле мәкаләләре, якты иҗаты гәзитебезне бизәп, абруен күтәреп тора.
Равил Талип улы 1945 елда Үзбәкстанда дөньяга килә. Аңа 4 яшь чагында алар гаиләсе белән әнисенең туган төяге Башкортстанга кайтып төпләнә. Башкорт дәүләт университеты филология факультетының татар-урыс бүлегендә белем ала. Мәктәптә балалар укыта, соңрак социология фәне белән ныклап шөгыльләнә башлый. 1991 елдан ул – социология фәннәре докторы, профессор. Галим шулай ук әдәби иҗат эше белән дә шөгыльләнә, шигырьләр яза. 2015 елда Башкортстан китап нәшриятында аның “Былбыл кунды күңелем кылларына” дигән китабы басылып чыкты.
Бүген ул Мәскәүдә яшәп иҗат итә. Русиянең Язучылар берлеге әгъзасы.
Равил абыйны күркәм гомер бәйрәме белән тәбриклибез һәм гәзит укучыларыбызга аның “Гасырлар арасында” дигән поэмасын тәкъдим итәбез.
Ι
Бу гасыр да үтеп китәр,
Яңа гасыр килеп җитәр,
“Әйдә, Яңа гасыр бәхетле булсын!”
Бар дөньяда бетсен сугышлар...
Җир, ниһаять, тынычлыкта
Алсын сулышын.
***
Балалар Яңа гасырда
ачтан үлмәсен,
Кешелек андый кайгыны белмәсен.
Алдашудан туктар кеше
Урлашудан туктар…
Бер-берсенә бәхет теләп
яшәр халыклар,
Безне бәхетле итәргә
килгән гасырда...
Балалары — әниләргә,
Әниләре — балаларга
Хыянәт итмәсләр.
Милек, диеп, акча диеп,
Чукынып китмәсләр...
Шундый булыр – Яңа гасыр,
Ышанам мин —
Кеше
Кеше булып яши башлар,
Хайванлыкка алып кайткан
Юлын ташлар.
Ул юлда йөрүчеләр дә
Сирәк түгел.
Андыйларга бернинди дә
Яңа Гасыр кирәк түгел...
Гасыр бит ул безнең белән
Һәр мизгелдә —
Безне үзе белән
Алга илтә...
Һәм үзенчә...
Үзе теләгәнчә —
Үзе килә...
Үзе үтеп китә...
Уйлап микән,
Әллә уйнап микән…
Кем турында ниләр уйлаганын,
Беркем белми гасыр ничек итеп
Безнең язмыш белән уйнаганын...
Һәрбер гасыр кеше язмышында:
Гасыр килә –
Кеше китеп бара,
Гасыр китә –
Кеше яшәп кала...
Беркемнән дә рөхсәт сорамый...
Барыбер гасырдан тыш торалмый.
Күпмеләрнең ялгышлары
Сүзе белән... Эше белән...
Күпме кеше гасыр буе
Дөреслеккә ябышып яши
Кулы белән... Теше белән...
Күпме кеше явыз эштә
Янган... Шул гасырда..
Кеше ише белән...
Мин үзем дә...
Һәр мизгелдә
Бу гасырда...
Һәм бу гасырда түгел —
Мин гасырлар арасында —
Юлда һаман да...
Мин хыялда
Бер ноктада,
Ә вакыт ага...
Вакыт туктамый...
Вакыт егерме беренче
Гасырда бүген...
Ә мин әле
Унтугызынчы гасырда йөрим.
Унтугызда гасыры да
Егетләр кебек...
Кешнәп торган кебек
Пар атлары...
Иңнәрендә
Лачын канатлары –
Наполеонны тудырган да
Башына җиткән
Шушы гасыр икән:
Русия халкын кол итәм дип,
Ялгышма диде микән...
Шул гасырда Марксның да
“Капитал”ы туган…
Унтугызынчы гасыр
Шундый булган.
Гаҗәеп гасыр...
Чабаталы,
Әмма университетлы —
Татар халкы — шул гасырда
Тукайлы булган...
Халык язмышында
Бу гасырда
Иң зур бүләк,
Акыл тирәнлеген аңлар өчен
Акыл тирәнлеге кирәк...
Бик кирәк!
Ул гасырда туып яшәү
Юк, уен түгел...
Милләт үз Тукае белән
Егерме беренче
Гасырда бүген...
Гасырларда күп нәрсәләр —
Хыялдан.
Хәтта Кеше үзе туа
Хыялда башта...
Ә чынбарлык — башка.
Хыялны чынга ашыру —
Яшәү максаты –
Басылган ташка.
Һәр гасырдан кешеләрнең
Эзе кала...
Эше кала...
Сүзе кала...
Күпмеләре хаклык диеп...
Күпмеләре халкым диеп...
Күпмеләре мәхәббәт дип...
Күпмеләре яшим диеп...
Күпмеләре ашыйм диеп...
Җанын биргән...
Башын салган...
Буыннардан-буыннарга күчкән
Ак хыяллар
Трагик поэмалар булып
Яна Тарих учагында...
Заманалар белән шул учакта
Гасырлар ярала
Вакыт кочагында...
Гасырны без сайлап алалмыйбыз,
Гасыр үзе сайлый, күрәсең,
Кем баласы
Кайсы гасырда
Кайчан килеп,
Ниләр күрәсен
Кеше белә алмый.
Гасыр саны чиксез.
Кеше башка.
Кеше гомере
Бер сыйфатта
Чиксез булалмый.
II
Апуш
Кышның ак кары,
Озын төннәре,
Карлы бураны...
Татар авылы кышкы урамы...
Кар катламы баскан,
Тирән йокыда
Татарның өе...
Күтәрмәсендә ятим баланың
Бозга ябышкан
Ялан тәпие...
Туңган ишекне ачалмый сабый...
Татар дөньясы
Салкыннан туңган...
Теленә күчкән
Кышның зәһәре —
Татар карчыгы —
Үзенең түгел,
Шушы сабыйның
Тели әҗәлен:
“Килмешәк бу...”, ди,
“Кадалмас әле...”
Ачмый ишеген...
Белсә дә хәлен
Бала кешесенең.
Килмешәк түгел —
Әтисез калган...
Әни – чын түгел,
Әнисе – ялган...
Милләт яшәсә,
Килмешәк булмас
Татар баласы...
Дөньяда татар
Килмешәк түгел –
Кайдан иссә дә
Гасырлар җиле,
Татар бу җирдә
Илле һәм җирле...
Татар бу җирдә
Данлы һәм шаңлы...
Туган җир диеп,
Шушы җир өчен
Күпме татарның
Гомере өзелгән...
Туган җир диеп,
Татар шул җирдә
Сабанын сөргән...
Урагын урган...
Туган илем дип,
Татар шул җирдә
Калалар салган...
Табынын корган –
Дуслар килгәндә...
Татар бар җирдә
“Хәтәре” дә бар.
Дошман кергәндә
Әлеге”хәтәр”
Дошманны куган
Парижга кадәр...
Берлинга кадәр...
Килмешәк түгел
Бу җирдә татар...
Татар баласын
Килмешәк дигән
Әбинең аңы —
Килмешәк аңы —
Ачлык, наданлык һәм
томаналык
Әлеге хәлгә төшергән аны.
Нигә соң болай –
Тәңредән килгән
Тарихи бүләк —
Милләт баласы —
Ишек төбендә
Ник туңа шулай...
Ике гасырны
Татар телендә —
Әдәби телдә —
Кемнәр соң бәйләр...
Милләтнең телен
Яңа үрләргә
Кем соң үрләтер...
Кем юл күрсәтер?!
Син кайда, Ходай?..
Нигә кирәк соң
Синең бу дөньяң...
Кемгә кирәк соң
Синең туң торак...
Җир өстендәге
Дөньяңнан нигә
“Җир астындагы
Дөньяң яхшырак...”
Сабыйның төнге
Ачы тавышын
Кем соң ишетер...
Кайчан ачылыр,
Милләт, ишегең?..
Аягы түгел,
Үзәге туңган
Сабый баланы
Кем соң иш итәр...
Кем ачар аңа
Бәхетле итеп
Күрәсе килгән
Гасыр ишеген...
III
Печән базары
Кариэм, иткел канәгать барына,
Итмәсәң — әйдә Печән базарына...
Г. Тукай.
Мин дә бүген
Казан шәһәрендә —
Шәһәрләрнең шәһәрендә –
Зәһәрендә.
Ашыгам мин Печән базарына:
Татарымның шатлыгы да,
Татарымның газабы да...
Эшләгән эше дә шунда,
Эчкән суы,
Ашар ашы да…
Гәүдәсе дә,
Кисекбашы да...
Печән базарында —
Казанда...
Ләчтите дә шунда, гайбәте дә,
Начары да шунда, әйбәте дә...
Шатлыгын да,
Кара кайгысын да
Һәркем үзе белә
Базарда...
Печән базарында — Казанда…
Тома ятим калган балага
Кем йортында урын табарга?
Дөнья үзе бүген
Олы базар:
Итекчеләр белән итчеләр дә,
Тиречеләр, кибетчеләр дә
Әллә ниләр тәкъдим итәләр...
Әмма милләтебезнең баласын
Бернәрсәсез
Кулдан тотып
Алып китәләр...
***
И, татарым минем, татарым...
Кайда синең бөек үткәннәрең,
Кайда синең нәсел ташларың?..
Болагайлар китәр...
Кемнәр килер...
Ниләр кырып, ничек китәрләр...
Кемдер китә,
Кемдер кала…
Печән базарында дөнья
Үзенчә бара:
Кемдер сата,
Кемдер сатып ала,
Кемдер бирә,
Кемдер тартып ала...
Берсе алдый, берсе алдана:
“…Алдадым барын да,
Саттым...
Сатам...
Сатачакмын...
Чишмә суын...
Ташын...
Комнарын да,
Капчык-капчык оннарын да...”
Онын саткан капчык бушап кала,
Бушап кала...
Шунысы аяныч –
Буш капчыклар булмый таяныч...
Тик идәндә ауный андый капчык —
Аңа бары аяк сөртәләр,
“Идән чүпрәге” дип йөртәләр...
Мускулларсыз, итсез, сөяксез,
Толпар тиресе...
Язган сүзе юк...
Ияр эзе юк...
Ияр данының анда киресе...
Иярсез тире — сатылган тире,
Андый тирегә
Җан кайтмый кире...
Андый тиреләр
Сыйсыз-сыйфатсыз...
Андый тиреләр
Нәселсез-затсыз...
Һәркем аларга төкереп китә,
Этләр урамда өстерәп йөртә...
***
Булган атлары да, арбасы да...
Арбаттагы кебек барысы да —
Һаман шушы олы базарда:
Калфак кигән кызларын да,
Сатучының намусын да,
Алучының оятын да,
Күмерен дә, утын да...
Түбәтәен, чалмасын да...
Хатын — ирен,
Ир – хатынын,
Майор — солдатын,
Улы — әнисен...
Ә оныклар — туган телнеме…
Миллиардерлар туган илнеме…
Кемнәр сата?
Сатылганмы...
Сатыламы...
Сатылачакмы...
Сатылуы да,
Сатуы да
Гасырлардан гасырларга
Күчеп барачакмы?
Сатылусыз гасырларга
Юл ачылачакмы...
Базар гомере озын,
Шагыйрь гомере,
Шәм гомередәй,
Кыска булачакмы...
Шәм бары тик үз тирәсен
Яктыртырга яначакмы...
Дәһшәтле тавыш
Яңгырый һавада –
Печән базарында — Казанда:
“Асрарга бала бирәм, кем ала?”
Акча да кирәкми... Алыгыз...
Кем югалткан аны?
Милләтем шулай
Шагыйрен югалтып,
Тарих юлында
Үсеш юлыннан
Читтә калмасмы?..
Бу гасыр да китәр,
Яңасы килер...
Печән базары кайчан үзгәрер?
Печән базары ничек үзгәрер?
Бәхетле гасыр
Булачакмы соң?
Әллә соң бу бары
Хыял гынамы...
***
Тома ятим калган бу бала
Күз яшьләрен түгә чанада...
Үзәк өзгеч тавыш һавада,
Печән базарында — Казанда:
Әйтерсең лә набат чаңы...
Кемнең ничек үтә бала чагы
Ничәнче кат:
“Асрауга бала бирәм...”
Кем ала баланы?..
“Асрарга бала бирәм, кем ала?”
Күпме тора синең чабатаң?
Акча да кирәкми, алыгыз...
“Асрарга бала бирәм, кем ала?”
Кем тапкан соң аны?
Кем сата...
Кем ала...
Нинди дөнья соң бу?
Я, Аллаһ!
Базар сатудан алган
Өлешен бүлә —
Җырлап яши бирә өлешендә...
Бала өлеше кайда?
Бала өлеше — бары төшендә...
Яле, татарлар,
Әйдәгез бергә
Милләт ятимен
Бертуган итик.
Тома ятимне
Ят итмик берүк...
Балалар бит ул —
Безнең киләчәк...
Балалар саткан
Гасыр үтәчәк...
Балалар сату
Гадәткә керсә,
Алдагы гасыр
Ни күрсәтәчәк?!
IV
Кисекбаш
Халыкка дәшү — фәтвасыз бер сүз.
Ул бу гасырда да
Көн күрә күзсез —
Буйсына сүзсез...
Чөнки “гәүдәсе”
Аерым – “башыннан”...
Аерым – “аяклар”,
Аерым – “куллар” да.
Халык язмышы нинди кулларда...
Ә башы аның яши үзенчә...
Исең китәрлек караган саен...
Кайгылы арта...
Алдаган саен...
Ә базар кайный...
“Көфер почмагы” — күпме
татарның
Олы хыялы...
Татар хыялдан тормый оялып —
Кисекбашның бу
Җанатарлары:
“...Акыл иясе — безнең Кисекбаш,
Дөньяда юктыр андый зыялы,
Беркемгә тими аның зыяны,
Халык бәхете – аның хыялы...”
Икенче якта татар төркеме —
Чын дөреслеккә өнди һәркемне:
“Бу — Кисекбашның олы хәйләсе:
Акылның монда бары шәүләсе...
Башның эчендә тулы алдашу,
Тулы фәхешлек, тулы хыянәт...
Бу Кисекбаштан аерым яши
Татар халкының күркәм гәүдәсе.
Халык бәхетенең бары шәүләсе...”
Бу гасыр да узган гасырлардан,
Борынгыдан бик аз аерыла.
Үз тормышы белән яши һаман
Татар халкының эшчән куллары,
Уңган кызлары... Батыр уллары...
Башның тормышын
тәэмин итүдә
Барсының да бер уй-хыяллары...
Билгеле ич: “Хыял” дигән нәрсә
Диңгез кебек чиксез, киң бит ул:
“Гәүдә” белән
“башны” берләштерү
Биш бәлагә түгел, ун бәлагә,
Бүген йөз бәлагә тиң бит ул!
Борынгыдан килгән тәҗрибәне
Онытмаска иде шулай да:
“Авыр юлда атың абынганда
Аны камчылауда юк файда.
Башын күтәр —
Алга карасын!
Юлның чокыр-чакырларын күрсен,
Алдан күрсен кайда барасын...”
Ә без һаман
Атны карамыйбыз —
Ат алдыннан арба этәбез....
Ата-бабаларның бөеклеген
Адым саен бәян итәбез…
Бөеклекне бәян итәбез дә,
Үзебезчә дөнья көтәбез…
Һәм язмыштан нидер көтәбез...
Әйе, кодрәтле дә,
Көчле дәүләтле дә
Булган безнең ата-бабалар...
Саклап кала алган Туган телен,
Туган җырын, моңын,
Саклап килгән милкен, мөһерен...
Ә без һаман чыгабыз шул, никтер,
Бабайларның әйткән сүзеннән:
“Дошманыңны читтән эзләмә син,
Дошманыңны эзлә үзеңнән”…
Татар күп бәладән арыныр иде,
Язмыш юлы
Хата белән әгәр тулмаса.
Татарыңның иң явыз дошманы —
Сатлык җанлы “үз татары” белән,
“Чит татары” әгәр булмаса.
Кешелекнең үткән юлын байкап,
Татар язмышына таң калып,
Гасырлардан күчеп бүгенгә
Тарих сорау бирә чаң кагып:
“Татарларым, базардамы соң сез?
Сатылмадымы соң телегез,
Татар булып әле яшисезме?
Бер-берегезгә “тик без —
чын татарлар”,
“Сез — чит татар”
диешмисезме?
Диешмибез!
Чөнки “чын татар” да,
“чит татар” да
Үзебезнең бүген арада.
Күпме татар
“чит татарлар” булып
Җир йөзенә, әнә, таралган.
Тарих шаһит –
Баш бирмәде татар,
Cөрелгәндә хәтта җиреннән,
Хәтта фашистларның төрмәсендә
Җырлап үлде татар телендә!
Җанын бирде татар киләчәктә
Үз җырларын
Җырлап яшәсен дип Ватаны...
Кабереннән чыгып кайтмас микән
“Чит-ят” булып китсә татары?
Бу җир нинди булыр иде бүген
Татар чәчеп, татар урмаса...
Башкаларга олы үрнәк булып,
Сәнәгатьле мәшһүр үзәк булып,
Бөек Болгар иле булмаса.
Гасырлардан гасырларга атлап,
Исемен аклап, дөреслекне яклап,
Туган телен саклап алып калган
Татар халкы әгәр булмаса...
Башы гәүдәсеннән шулкадәрле
Аерылмаса,
Киселмәсә (гөнаһ шомлыгы!),
Күрмәс идек, бәлки, хәерчелек,
Наданлыклар кебек
Авыр сынауларның
Хурлыгын...
***
Ә базар һаман кайный сатуда,
Бирешмичә заман җиленә,
Элеккечә, Кисекбашын жәлләп
Халык яшен сөртә җиңенә...
Халык әлсерәгән, бер Ходайдан
Бәхет сорап, дога укудан...
Күккә сузып хәлсез кулларын
Калтыранып тора... куркудан...
Печән базары үз урынында...
Кузгалмаслык булып утыра...
Кемдер алдый...
Кемдер алдана...
Кемдер тартыла
Кыйблага — уңга...
Кемдер сатыла
Кыйбладан сулга...
Ә Апуш юлда – Казанга табан...
Күрәсе алда...
Ымлый ышаныч...
Бәхетле итеп күрәсе килгән
Яңа гасырда якты киләчәк...
***
Җиде гаиләдә җәберләнгән,
Җиде гаиләдән куылып,
Үскән тома ятим балага,
Балкып янсын өчен бүген дә
Җидегән йолдыз урыны
бирелгән
Дөнья шигърияте күгендә...
Андый урын –
Күктән.
Ул – мөстәкыйль
Печән базарыннан,
Кеше теләгеннән,
Сүзеннән...
Тиңсез талант,
Үткен зиһен аңа
Табигатьнең килгән
Үзеннән.
Фаҗигагә тулып,
Җиде гаиләдә
Кагылып-сугылып
Үтте балачак...
Алда тагын ниләр булачак...
V
Казан
“Ут, төтен, фабрик-завод...
Яшәгән Казан кайнап...
...Исәнен имгәтеп ташлап,
Сау эшчеләрне сайлап...”
Пегасны йөгәнләп, Апуш
Оча Казанга карап...
Хыял канатларын кагып,
Язмышын җырга салып...
Шагыйрь ышана — танырлар,
Аңларлар шагыйрьне.
Бәлки
Күтәреп тә алырлар...
Яман сүздән, җил-давылдан,
Авырудан коткарырлар...
“Монда хикмәт...
Мәгърифәт,
Монда гыйрфан,
Монда нур...”
…Киләчәккә өмет зур...
Тик “серьезный кешеләре”
Азрак икән... Шунысы хур...
Ырынбурга китсен микән...
Я Уфага барсынмы...
Авыруларыннан ялыккан
Тәнгә дәва алсынмы...
Тәне Уфада булса да,
Җан Казанда калсынмы...
Тарта шагыйрьне Казанга
Татар рухы тылсымы...
Монда — дөреслек, хаклык...
Татар — муллалы халык:
Ходайга “син” дип дәшүче
Ишан Галиҗәнапләре...
Сәүдәгәрләр
Дума депутатлары...
Барысы да аңлап тора:
Тукай кебек даһи шагыйрь
Мең елга берәү туа...
Безнең милләтнең даны бу —
Пушкины бу
Татарның!
Шулай да бит...
Тик Пушкинга,
Аз булса да,
Килә патша ярдәме...
Ә Тукайның...
Жандармнар
Татар тылмачлары белән
Саный һәрбер адымын...
Бик кызганыч,
“...Приемныйның ишекләре
тар ләхеттән тар икән...”
Милләтнең даһи улына
Яшәр урын бар микән?
Бар, әлбәттә,
“Печән базарында”.
Тик анда да –
Сасы бүлмә генә...
Тик анда да
Ачы зар икән...
***
Хуш, бәхил бул,
Тукай,
Гафу ит!
Кешелекнең даһи шагыйре...
Гомерең буе батыр иҗатта син,
Милләтем дип янып яшәдең...
Язгы яшен булып яшьнәдең!
Язгы яшен булып яшьнәдең дә,
Мәңгелеккә күчтең, чарасыз...
Гасырларга калды татарыңның
Сыкрап торган йөрәк ярасы...
“Очты дөнья читлегеннән
Тарсынып күңелең кошы...
Шат яратса да, җиһанга
Ят яраткан Раббысы”...
Мәңгелеккә шулай ташлап киттең
“Татар дөньясы бу” дигәнне.
Сине урап алган зобанилар —
Бөеклекне алар аңламый...
Талант...
Акыл...
Туган тел байлыгы
Сатуга да,
Сатылуга да,
Килмешәклеккә дә карамый....
Аңлап бетәлмибез әле булса
Безгә тарих кемне биргәнен...
Хуш, бәхил бул, Тукай!
Һәлакәткә тулы тормыш юлың —
Милләтеңнең йөрәк ярасы,
Үткән гасыр сазлыгыннан калган
Юылмаслык хурлык тамгасы...
Бай иҗатың татар дөньясына
Рухи маяк булып торырлык!
Шул байлыкка лаек милләтеңә
Мәңгелеккә барыр горурлык...
***
Кеше бу доньяга туганда да
Вакыт җитеп,
Балигъ булгач та
Аңлап бетә алмый ни булганын,
Дөнья алда нинди буласын,
Язмыш аның белән ни кыласын.
Беркем белми
Ни күрәсен кемнең баласы.
Тарих бары үзе генә белә
Кочагына кемне аласын.
Бары үзе генә сайлап ала
Йолдызларга чөяр кешесен —
Сайлый якты йолдыз ишесен.
Кемдер туа шөһрәт, дан эчендә
Якыннары яшәгәндә
Данга төренеп.
Ә гомере үтә сөрелеп.
Кемдер елап туа, елап үсә,
Әмма җырда кала гомере...
Ташлап киткәндә дә бу дөньяны,
Ястык итеп сайлый туган җирен,
Мәңге югалмаслык гаҗәеп бер
Җырга әйләндереп гомерен.
Гасырлардан гасырларга күчкән
Үрнәк булды
Гомер юлың,
Апуш туганым,
Маңгаеңа язгандыр, күрәсең,
Бөеклеккә илтә торган юлның
Күп катлы,
Тик берәү булганы:
Мөстәкыйльлек,
Белем,
Һәм тырышлык –
Бөеклеккә башка юллар юк!
Бөеклеккә күтәрелү юлын
Җиңеләйтәбез дип
Ымсынмыйк...
Татарга гына җиңел юл ясарга
Күктән төшә торган
Тылсым юк...
VI
Тукай һәйкәле янында
Туган тел дип яшькә тулы күзләреңнән,
Туган тел дип чәчеп йөргән сүзләреңнән
Һәр көндәлек гамәлләргә әгәр күчсәң,
Күтәрелер Туган телнең яшәү көче.
Саумы, бөек Тукай...
Юк, юк...
Саумы, Апуш!
Хәлең ничек, Апуш, туганым?..
Хәтеремдә,
Синең теге вакыт,
Ник соң Апуш булып калмадым дип,
Уйга чумып,
Басып торганың...
Шулай булды, Апуш,
Мин дә сиңа
Бөтен гомерем буе
Бөек Тукай диеп эндәштем,
Аксакалга сине тиңләп,
Һәрчак
Синең янга килеп киңәштем:
Төнлә күзгә йокы кермәгәндә,
Сиңа килдем...
Йөрәгемне нишләтергә белмәгәндә,
Сиңа килдем...
Башым уйларымнан арыганда,
Сиңа килдем...
Күңел сагышларга сарылганда;
Сиңа килдем...
Тигез җирдә кайчак абынганда,
Торып,
Сиңа килдем...
Сөйгәнемне хәтта сагынганда,
Йөрәгемне алып учларыма
Сиңа килдем…
Шулай булды
Гомерем буе
Хыялымда хәтта сиңа килеп,
Сез дип,
Бөек Тукай диеп яшәдем...
Бүген генә менә
Беренче кат
Татар туганым дип күреп,
Белеп,
Апуш, диеп сиңа дәшәм мин...
***
Бөек шагыйребез...
Даһи Тукай...
Бу гасырда аңа
Син дип дәшү —
Юк.
Җиңел түгел.
Бу сөйләшү —
Үземнең бер
Татар туганымның
Язмышы турында
Уйлану бүген:
Горурлану...
Һәм
Хурлану бүген...
Уйланган саен
Сыкрана күңел....
Сыкрану микән бу,
Сукранумы...
Галәмәтеме бу
Сукыраюның...
Бөек шагыйребез бар, дип
Кукраюмы...
***
Язмыш сиңа
Ниләр күрсәтмәде,
Дөньялыктан тизрәк китсен, дип.
Гомере күгәрченнәр арасында
Ялгыз чәүкә булып үтсен дип.
Ә син
Бирешмәдең.
Янар кояш булып балкыдың.
Бар булганы белән кабатладың
Язмышларын
Илең,
Халкыңның.
Россиянең һәрбер мыскал җире
Сугарылган
Сугыш фронтында —
Безнең дә кан белән ...
Хезмәт фронтында —
Безнең дә дан белән !
Шуңа бүген
Этләр өрүенә
Карамаган чак бездә.
Карамадык,
Карамыйбыз,
Карамаячакбыз да!
Фашистларга каршы алып барган
Чираттагы канлы сугышта
Батырлыгы өчен татарның,
Күкрәгенә һәрбер атна саен
Алтын йолдыз таккан Ватаным...
Мәңгелектән безне юк итәлмәс
Тарих җилләренең шаукымы.
Син калдырган
Мирас барда җирдә.
Милли моңы барда.
Туган теле барда халкымның.
***
Ничә тапкыр сине сатсалар да,
Үз-үзеңне саклап калдың син,
Тешең кысып алга бардың син...
Татар телле бөек халкыңның,
Татарыңның үз туганы булып.
Кан-кардәше булып калдың син.
Шулай булсак,
Бергә булсак кына,
Бөекләр дә, бөек булмаган да
Шушы хакыйкатьне аңласа,
Җирдә Татар булып яшәп була…
Шулай яшәгәндә генә яшәүгә
Татар лаек була лабаса!
Тарих безгә горур исем биргән
Безне Татар итеп,
Уңган халык итеп,
Үз сүзендә тора торган итеп,
Батыр халык итеп яраткан.
Сөйгәненә
Иленә,
Теленә тугры
Безнең хатыннар.
Беләм.
Горурланам.
Хакым бар!
Батыр егетләрдән — халкым,
Ир-аттан...
Безне тарих шулай яраткан.
Рухи көче аның, азатлыкка
тарткан
Иман көче белән гасырлардан
Гасырларга күчеп килүдә.
Халкыбызга шул нигездә генә
Җир йөзендә барган зур табында
Үзенә тиң урын табыла.
***
Син яшәгән биеклеккә кадәр
Минем тавыш
Ишетелмәс ишетелүен...
Ләкин минем өчен горурлык —
Гасырлардан гасырларга килгән
Синең иҗат — рухи терәгем —
Яшәү бәхетенә торырлык.
Әйе, минем өчен...
Кем өчендер
“Татар мин”, — дип йөрү —
Тәхеткә юл...
Кем өчендер
“Татар мин”, — дип йөрү —
Милеккә юл.
Минем өчен
“Татар мин”, — дип әйтү —
Рухи киңлеккә юл.
Кем өчендер
“Татар мин”, — дип әйтү –
Мин-минлек...
Минем өчен
“Татар мин”, — дип әйтү –
Рухи иреклектә – тереклек.
***
Син яшәгән чордан бернәрсә дә
Үзгәрмәгән кебек бүген дә.
Үзебезнең татар егетләре
Шул ук урманнарны
Уңны-сулны белми,
Әле булса һаман туныйлар...
Шул ук шүрәлеләр...
Әллә кайчан кыскан бармакларын
Жәлләп, әле булса елыйлар...
Кызганыч та,
Сокландыргыч та бу —
Тәрҗемәи хәлең, Апушым...
Әйтерсең лә кемдер,
Серле кулы белән,
Күчермәсен алган
Тәрҗемәи хәлен халкыңның:
Аның да бит, ничә сатсалар да,
Татарлыгы калган телендә...
Хозур моңы калган күңелендә,
Татарлыгы калган аңында...
Татарлыгы аның канында...
Татар татарлыгын тарих белә —
Гасырлардан килә татары:
Татарлыгы яшәп кала килә,
Җирен алганда да татарның...
Тарих белә: татарлыгын аның
Алып була бары җаны белән!
***
Бүген тагын
Кырлаеңда булдым,
Кырлай – әкияттә һаман да:
Әкияттәге кебек урманнары,
Җир җиләге тулы яланда...
Хәтта тавыклары, элеккечә,
Кем җырласа – шуңа кушыла...
Кем еласа — шуңа кушыла...
Әллә инде
Һаман шул көенә Кырлаең дип,
Минем күңел никтер
Пошына...
Гәрчә Кырлаеңда тумасам да,
Чәчеп, урмасам да биредә,
Йөрәгемнән китми ул елаулар...
Күңелемдә яши ул җырлар...
Сине туганым дип күргәнгәме,
Кешелеккә Сине биргәнгәме
Күңелемә якын бу җирләр...
Күңелемә якын урманы да,
Ак томаны... Кара җире дә...
Тик нигәдер
Син яшәгән гасыр
Китмәгәндер кебек биредән.
Бер карасаң,
Зыялылар халкыбыз тарихын
Күккә күтәрәләр…
Бер карасаң, салып тетәләр…
Бер карасаң,
Бераз уйлангандай...
Бер карасаң,
Уйнагандай кебек итәләр…
Бер карасаң,
Беләкләр чәмләнә урманда...
Беләкләр чәмләнә болында...
Никадәр куаныч!
Никадәр көч анда!
Җил үтмәс арадан —
Пакуслар тезелеп калалар.
Бер-берсен куышып,
Көчләрен сынашып,
Егетләр тезелеп баралар...
Чаҗылдап чалгылар
Болынны чабалар...
Чабыла чәчәкләр...
Чабылалар гөлләр...
Ә алар бит безнең гөл-чәчәкләр...
Ә алар бит, ни дип әйтим,
Һич кенә юк,
Базар өчен печән түгелләр...
Чәчәкләр бирелми тылсымга.
Миллиард гасырлар
Көч куйган табигать,
Үләннәр гөлчәчәк булсынга...
Һәр яфрак биредә
Тулы бер зур хәят...
Кояшның һәр нуры
Хәяткә көч бирә,
Тамырлар тамырга бәйләнә,
Үләннәр чәчәккә әйләнә,
Печәнче егетнең чабуы...
Чалгысын бер селтәп алуы...
Бер селтәп никадәр чәчәкне
Берьюлы пакуска салуы...
Чәчәкләр печәнгә әйләнеп,
Корыга калуы...
Орлыкларын җилләр очыра —
Чәчәкләр дөньяга тарала...
Әйтерсең лә үз теләге белән
Һәрберсе очарга ярата...
Әллә инде
Татарымны шулай,
Чәчәк орлыгы дип,
Тарих җиле җиргә тарата...
Фаҗигамы соң бу, түгелме?
Нәрсә соң сыкрата күңелне?
Бер илдә юк безнең илдәгедәй
Ходай биргән байлык,
Матурлык...
Җиребезнең өсте-асты — байлык,
Океан киңлегенә тиңлеге...
Безнең таулар кебек таулар
Юк икәне,
Безнең маллар кебек маллар
Юк икәне
Бар дөньяга бүген билгеле...
Ләкин байлык –
Аңлап тотынмасаң бер айлык...
Хәерчелек, гүя, мәңгелек...
Ә җәмгыять…
Нәкъ үзебез кебек —
Үзебез корган,
Нәрсә дисәң дә...
Кеше “оҗмах” тәмен ничек тояр,
Теңкәсенә “тәмуг” тимәсә...
Бик күңелсез булыр иде яшәү,
Әгәр шушы “оҗмах” булмаса...
Әгәр шушы “тәмуг” булмаса...
Алар үзләре дә бездән башка
Яши алмас иде ләбаса!
Әйткән идең,
“Сак булырга кирәк...
Тәвә кошы булып кыланышып,
Кала күрмик кара каргага...
Кирәк булыр башта томаналыктан,
Наданлыктан чыгып карарга...”
Ни өчендер
Аңлап бетәлмибез,
Әллә инде байлык күплектән,
Аерып алалмыйбыз,
Әле булса,
Татарга тиң язмыш байлыгын...
“Базар” дигән гамьсез кушаматлы,
Ят яклардан күчкән чүплектән...
***
Гасырлардан гасырларга бара
Татар халкы
Хаклык юлында...
“Татар халкы” дигән аты бар,
Максатына куйган хакы бар.
Бөтен дөньяда бер булып,
Балкып тора халкыбыз.
Башкалар куйганны көтми,
Үзебез куйган хакыбыз...
Вакка карап эреләнми,
Вакланмый эресенә,
Үз хакын үзе белгәнгә,
Барганга дөресенә...
Халкыбыз бара хак юлдан
Максатына хак куйган.
Бәхетле без –
Чөнки халыклы без.
Туган телебез бар –
Кадерлебез...
(Туган телсезләргә
Бәгырьле без...)
Халкыбызга тиңдәш
Шагыйрьле без...
Кылган гамәлләрдә
Эзлекле без,
Гасырларда калган
Эзле без...
Горурлыкка нигез —
Халкыбыз.
Илебез бар,
Туган телебез бар.
Горур яшибез без...
Хаклыбыз..