«Бу көннәрдә эшләр күп булды. Ринатка блефаропластика ясаттык. Азрак шешенде, күгәрде, ләкин хәле әйбәт. Хәзер әкренләп төзәлеп килә», – дип хәбәр итте бу хакта телеграм-каналында аның хатыны Динара.
Җырчы инде урамга чыгып йөри башлаган, дөрес, кара күзлек киеп. «Күгәргән урыннары күп булса да, Ринат күзләре ачылып, матурланып китте. Күз кабагы төшкән иде», – дип сөйләде ул.
Блефаропластика күз кабагын күтәртү өчен ясала торган операция.
"Кызыл таң"ның да Telegram мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: t.me/kiziltanufa