Башкортстанның халык шагыйре, республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре Тамара Ганиева 1951 елның 20 июнендә (паспорт буенча — 25 гыйнварында) БАССРның Күмертау районы (хәзерге Куергазы районы) Кинҗәбай авылында туа. Әтисе — Әхмәтшәриф Әгъзам улы Ганиев, 1911 елгы, фронтовик, сугышны генерал Рокоссовский армиясе составында уза. Әнисе — Әминә Аллабирде кызы Ганиева, 1918 елгы.
Тамара Әхмәтшәриф кызы ике абыйсы һәм сеңлесе белән зур һәм тату гаиләдә үскән. Павловка сигезьеллык мәктәбендә укый, Салават педагогия училищесын, 1978 елда Стәрлетамак дәүләт педагогия институтын тәмамлый.
1970 елдан – Стәрлетамак мәктәп-интернатында укытучы, 1978 елдан – Стәрлетамакта Республика мәдәният мәгърифәт училищесында, 1980 елдан – “Ленинец” гәзитендә, 1981 елдан – БАССР Телевидение һәм радиотапшырулар буенча дәүләт комитетында өлкән мөхәррир, 1988 елдан – “Агыйҙел” журналында, 2008 елдан “Панорама Башкортостана” журналының бүлек мөхәррире булып эшли.
Шигырьләрен мәктәп елларында ук яза башлый. “Әнием һәрвакыт күп укыды. Без республика матбугатын алдырдык, китаплар сатып алдык, – дип искә ала Тамара Әхмәтшәриф кызы. — Әни миңа “Башкортостан пионеры” (хәзер “Йәншишмә”) балалар гәзите игълан иткән балалар шигыре конкурсында катнашырга киңәш итте. Миңа беренче премия бирделәр. Бу минем иҗат юлымны билгеләде”.
Салават педучилищесында ул яшь шагыйрьләр түгәрәгенә йөри, ә Стәрлетамак педагогия институтында “Ашкадар” әдәби берләшмәсе әгъзасы була.
Тамара Ганиева әдәбиятка 80нче елларда килә. Беренче шигырьләр китабы 1980 елда дөнья күрә. Алга таба бер-бер артлы “Күчмә кошлар”, “Көмеш чык”, “Уйлану вакыты”, “Кондыз койрыгы”, “Кыпчаклар”, “Аркаим”, “Ахак гөмбәзләр”, “Мәхәббәткә ышанам” исемле шигырь һәм поэма китаплары дөнья күрә. Аның лирикасында хисләрнең үткенлеге һәм күптөрлелеге, тормыш мәгънәсе турында фәлсәфи уйланулар бар. Шагыйрә поэма жанрында актив эшли, анда халык тарихының өйрәнелмәгән катламнарына үтеп керә, хәзерге заманның актуаль проблемаларын күтәрә. Иҗатының башлангыч чорында язылган шигырьләрендә яшьләрнең романтик омтылышлары, лирик хисләре, табигатькә мәхәббәт чагылса, алдагы әсәрләрендә шагыйрә җәмгыятьнең көнүзәк социаль-әхлакый проблемаларын күтәрә, туган тел, халык язмышы турында тирән уйланулар белән сугарылган чыгышлар ясый, үзенең тамырларын, шәҗәрәсен өйрәнә. Шагыйрә ватандашларын рухи йокыдан, инертлыктан уянырга өнди. Шул ук вакытта Тамара Ганиеваның лирик героинясы — нечкә күңелле, ихлас яратырга һәм яратылырга, нәфрәтләнергә һәм кичерергә сәләтле… Аның күп кенә шигырьләрендә якын кешеләренә булган мәхәббәт хисләре тирән һәм бар тулылыгында чагыла.
Публицистик үткенлек, драматик киеренкелек, лирик җылылык, фәлсәфи уйланучанлык Тамара Ганиеваның бөтен иҗатына хас. Аның шигырьләренә танылган башкорт композиторлары Заһир Исмәгыйлев, Роза Сәхәветдинова, Әбрар Габдрахманов һәм башкалар тамашачылар арасында популярлык казанган бик күп матур җырлар иҗат иткәннәр. Шулай ук Тамара Ганиева тәрҗемәләр белән дә шөгыльләнә.
Тамара Әхмәтшәриф кызы драматургия җанрында да уңышлы эшли. А. Мөбарәков исемендәге Сибай драма театры куйган “Тамарис” шигъри трагедиясе “Туганлык” халыкара төрки телле театрлар фестивале премиясенә лаек булды.
Ләйсән Якупова.
Бөеклекнең иң-иң төпләрендә
Бәгыремне телсен асылым...
Тамара ГАНИЕВА
Йолалар
Халкыбызда матур йолалар бар:
Котылгач та ана баладан,
Бөтен авыл белән җыелышып,
Анага аш алып баралар –
Ана күкрәгенә сөт төшсен,
Бала матур булып, зур үссен.
Халкыбызда матур йолалар бар:
Суга илтә кызлар җиңгәне.
Чиләкләрен чайпалдырмый кайта
Юргалап та басып килгәне,
Уңганлыгы шуннан билгеле.
Халкыбызда матур йолалар бар:
Юлчы керә өйгә кунактай,
Хөрмәт итеп түргә уздыралар,
Килмәсә лә кунак ерактан.
Халкыбызда матур йолалар бар:
Олы барда кече сүз алмый.
Табыннарда шулпа эчкәндә дә
Җырламыйча башкорт түзә алмый.
Халкыбызда матур йолалар бар:
Атасыннан күргән ук юна.
Алты яшьтән ирләр атка менә,
Салаватлы итте шул йола.
Халкыбызда матур йолалар бар:
Нигезендә ята юмартлык.
Изгелекле халкым йолалары –
Алтыннардан-алтын комарткы.
Туган җирем
Шомыртларның сут төйнәгән мәле,
Имәнлекләр – серле күләгә.
Әнә кошчык,
Таулар итәгендә
Җемелдәшеп торган нурлар кебек
Җәй яңгыры биеп кинәнә.
Бит юам дип җәйге тамчыларда,
Мин җилдерәм җилләр ялында.
Яңгыр дигәннәрем –
Аяз дөнья,
Җилбәзәктәй тимгел каеннар.
Әйтерсең дә аксыл күлмәкләрен
Тубыгына тиклем күтәргән
Сылу кызлар яшел су коена,
Кояш күзләп тора күкләрдән.
Каенлыктан берәү җырлап килә,
Күзләрендә серле сабырлык.
Туган җирем!
Мәхәббәтем минем!
Моңнарыңны әйтмимен дә инде,
Куеннарың һуштан язарлык.
Туган телем
Лачын кошмы әллә туган телем –
Урал кыяларын төяк иткән?
Карурманмы әллә туган телем –
Җил кагылган саен чыңлап киткән?
Кояш белән күкнең тукымасы –
Җемелдәп тә торган көнме әллә?
Курай моңы булып иркәләгән,
Сызландырган тойгы синме әллә?
Бер әйдисең кырлач түбәләргә,
Бишек җырын берчә көйлисең син,
Әлегә күкләр – хыял кимәлендә...
Җиргә аварга да бирмисең син.
Минем дөньям
Кызым минем җәйгор төсләрендә:
Хыяллары – зәңгәр,
Караш – гәүһәр,
Үзе сөт, бал, чәчкә исләрендә,
Таңгы чишмә булып чыңлый җаны –
Кызым минем җәйгор төсләрендә.
Әнкәм минем җирнең төсләрендә:
Уй – карурман,
Йөрәк – чаган,
Үзе басу, икмәк исләрендә,
Моңлы курай булып сызыла җаны –
Әнкәм минем җирнең төсләрендә.
Ярым минем күкнең төсләрендә:
Тойгы – буран,
Күзләр – җиһан,
Исерткеч тә һава исләрендә,
Бөркет булып чыңлый горур җаны –
Ярым үзе күкнең төсләрендә.
Дөнья минем күзем төсләрендә:
Әнкәм,
Балам,
Ярым сыны булып,
Җылынып кына яши эчләремдә.
Илгә сүзем
Бәп-бәләкәй буйлы бер хатын мин,
Теләсәгез – яугир хатын булам.
Теләсәгез – мин йөк аты булам,
Теләсәгез – тойгы-хискә тулам.
Башкортымның җаны, учагы мин,
Тәсбих тартып илгә гамь юраучы.
Дога кылып җиргә кот сораучы,
Моңсулыктан моңлы юлаучы.
Күк кодрәте миндә – багымчылык,
Халкым ихтыяры – чәчәнлегем.
Табигатьтән күндәм бичәлегем,
Ил алдында бурыч – әнкәйлегем.
Сызланулар ята иңнәремдә,
Сәламәт чәм кирәк көннәремә.
Текәлгәнмен галәм күзләренә:
Гайрәт керсә башкорт ирләренә –
Иман кайтыр торган җирләремә.
Бу дөньяны байтак кичтем инде,
Ярдәм кирәк булса – менә иңем,
Киңәш кирәк булса – чалт зиһенем,
Ил хәстәрләр хатын сүзләренә
Колак салыгыз бер, диюем.
Башкорт җыры
Бу нинди хәл?
Әллә күңелләрем
Яшәп-яшәп микән нечкәрә.
Башкорт җыры сузылып китү була,
Күңелкәем моңны сеңдерә.
Әнә нинди түбән биеклекләр,
Әнә нинди тирән киңлекләр
Айкый-байкый моңга сала мине,
Сагышларың, халкым, нилектән?
Айкый-байкый моңга сала мине,
Актара бит күңелем эчләрен.
Башкорт җаны гына шулай моңлы,
Уйлы әйтер тойгы-хисләрен.
Туздырдымы дөнья шул тиклем дә –
Эркелә дә чыга күз яшем.
Зарлы гына горур халкым минем,
Моңлылыкта юктыр тиңдәшең.
Күк кылганлы дала киңлегеннән
Атылып та менеп тауларга,
Болытлардан йолдызларга үрләп,
Агыла моң әллә кайларга.
Эй, башкортның газиз озын көе,
Им-кодрәтле, ахыры, тасылың.
Моңга чумдырыгыз,
Буйлап китсәм,
Бөеклекнең иң-иң төпләрендә
Бәгыремне телсен асылым.
Яңа ел алдыннан
Йөз яшь, ахыры...
Шулай фараз итәм.
Йөрәгемнең ару-талуы –
Күтәргесез.
Елның-елларына
Хәстәр йөкләп китеп баруым.
Яңа елмы?
Ул йөзенче кебек...
Йөз генәме?..
Бәлки, җиде мең.
Я тәүгесе, яки иң соңгысы
Түгел төсле гомер итүем.
Мең тугыз йөз туксан дүртенче ел,
Басып торам синең тупсаңда,
Дуслашыйк без,
Еллар кочагында,
Уйсызларың мәйдан тотканда.
Авызлык бир, чәйнәп өзмәслеген,
Йөрәгемдә әле юртагым.
Минем кире китерләрдән алда
Бер үрсеп лә килә туктыйсым.
Шакарып та алып авызлыклап,
Туктатыйм мин шашкан заманны.
Өйрәнергә вакыт, дип әйтим әле
Аерырга яхшы, яманны.
...Ничә яшьтер...
Ничәү булса булсын,
Күтәргәндә шушы шәрабны,
Тост әйтәмен:
Арыганчы җаным
Ак дөньяны барыбер яратты.
Бер бичә...
Ышандыңмы инде?
Мин – әүлия.
Әйттем исә – гүя, суга бактым.
Элек мин үзем дә чәмнән чәчәп,
Җанкаемны байтак канаттым.
Искәрттемме кичә?
Мин – иблисә.
Синнән дә болайрак дуамал.
Дөньяңа бит, әнә, ялкын каба,
Биләмәңне җәһәт бурап ал.
Аңлаттым бит инде,
Мин – фәрештә,
Күк йөзеннән җиргә куылган.
Йөрәгеңне танымыйсың мәллә?
Икебез дә, хәер, бер үк хәлдә,
Беребезгә беребез уелган.
Алдан әйткән идем:
Мин – әүлия,
Мин фәрештә бит ул,
Иблисә.
Сине зарга салган,
Данга манган,
Учагыңны яккан бер бичә.
Мин – сезнеке
Яшәү даирәм – җирдән биегрәк.
Күктән түбән – күңел киңлеге.
Күк белән Җир, бәндә араларын
Тоташтыра минем минлегем.
Күңел киңлегенең кануннары
Бик ихтимал, сезгә ят булыр.
Таләп итмәгезче матдилыклар,
Мин нибары тик бер чаткыдыр.
Бер чаткыдыр.
Фани-бакыйлыкка
Өмет кенә өрер кодрәттә.
Адәмимен.
Сезгә тәгаенен
Үрчетәмен әле үзәктә.
Үзәгемдә генә үрчетәм дә
Үзегезне сезгә кайтарам.
Чаткы гына якты килеп кунып,
Җаныгызны булса айкаган,
Зиһенегез Җир-Күк арасыннан
Тик бер яклау,
Жәлләү эзләсә,
Мин – сезнеке.
Димәк, моннан кире
Минем илем –
Сезнең биләмә.
Китәм
Учаксыз өй – күңелсез көй инде...
Аш җылытып аша. Мине көтмә.
Кыш та үтәр, язы, җәе җитәр,
Мин булмамын.
Хуш бул мәңгелеккә.
Минем хәзер хәстәр-хәсрәтем юк,
Мыжгып йончытмамын бер дә юкка.
Син дә азат,
Тик дим... ятыш кына
Итек юнәт, яме, язгылыкка.
Берәр кызык булыр,
Алданырсың,
Мин булмамын,
(Китәм мәңгелеккә).
Оныта күрмә. Былтыр су үткәрде,
Өй кыегын юнәт җәйгелеккә.
Ни кылсаң да, ихтыярың, хәер...
Таңнан торма.
Кайтма төнгелеккә.
Йон эрләгән идем. Шарф бәйләт.
Томау төшәр юкса көзгелектә.
Ә мин синнән китәм,
Күңелем кайтты.
Өмет әйләнде дә буш куыкка.
Сузма озак янә,
Бәрәңге казыгач,
Утынын да юнәт кышкылыкка.
Керләреңне юдым.
Ризык-тәгам
Җыеп тутырганмын суыткычка.
Китәм.
Көтмәдеңме?
Үзем хәйран
Батырлыктан ерак бу кылыкка.
Башкортстан
Башкортстан!
Сөйгән ярым кебек,
Җаным кебек асыл Ватаным.
Язмышыма язган хозурлыкны,
Затлы бүләк, диеп атадым.
Башкортстан!
Күңел кадәр киңлек,
Яланнарың бөдрә арыштан.
Алтын төсендәге басуларың
Чагылдыра күзне нәгыштан.
Башкортстан!
Җаным кебек миңа,
Чишмәседәй курай җырының.
Гәүһәр ташлар кушып үрелгәнме,
Агыйделең – көмеш толымың.
Башкортстан!
Әнкәм кебек сабыр,
Бәрәкәтле, юмарт куеның.
Кунак килсә – татлы тәгам-ризык
Табынында башкорт сыеның.
Башкортстан!
Син аяулы балам!
Сөт, бал исе килә. Күңелем
Береккән дә синең кендегеңә,
Кочагымда назлап йөрүем.
Башкортстан!
Син асылым минем,
Балам минем, өем,
Моң-көем.
Гомер жанрлары
Мәхәббәтнең асыл нурларыннан
Дөнья безгә чатыр корган.
Шук елмая гөлләр,
Янәсе дә,
Күз алдында –
Роман,
Роман!
Казан асам икебезгә диеп,
Балта ал да, җаным,
Син йорт бура.
Берчә зыңлый зәңгәр бокалыбыз,
Берчә савыт-саба.
Дөнья көтү –
Драма,
Драма.
Мин өшимен учак яннарында.
Ялгызлыктан бөгеләм –
Парлы көйгә.
Мәхәббәтем үтте.
Яшиселәр күпме...
Трагедия,
Трагедия...