Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Радик Юлъякшин (Элвин Грей) атаклы «Туган як» җырын суд бәхәсеннән соң музыкаль платформаларга кайтарды. Җырчы татар һәм башкорт телләрендәге җырның яңадан музыкаль мәйданчыкларда булуын хәбәр итте.
Исегезгә төшерәбез, «Туган як» хиты суд бәхәсенә сәбәп булды. Узган елның көзендә җырның хокук ияләре хокукларны бозган өчен компенсация таләп итеп судка дәгъва бирде. «Элвин Грей» музыкаль лейблы вәкилләре сөйләгәнчә, җыр башкаруга хокук тирәсендәге конфликт мировой килешү белән тәмамланды.
"Без мировой килешү төзедек. Аның барлык шартлары Арбитраж суды тарафыннан расланган», — диде лейбл вәкилләре.
Элвин Грей билгеләп үткәнчә, бу җыр аның иҗатында аерым урын алып тора.
"Минем өчен бу үзенчәлекле композиция: ике халык һәм, һич арттырмыйча, бөтен дөнья буйлап бик күп тыңлаучылар яраткан легендар җыр. Һәм мин күңелемнең бер өлешен салып эшләнгән үз версиямне сезнең белән уртаклаша алуыма шатмын", - диде артист.
Фото: Элвин Грей / телеграм