-9 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Әдәбият
10 февраль , 09:34

Җуелмас хәтер

Күренекле галим һәм язучы Касыйм Йосыповның китабын укыганнан соң туган уйлар

Җуелмас хәтер
Җуелмас хәтер

Өч йөз егерме дүртенче битенең соңгы җөмләсен укып, Касыйм Йосыповның “Хәтер” дип аталган китабын ябып куйдым. Озак укыдым мин аны.
Юк! Ю-у-ук! Китап авыр укылган өчен түгел. Ул, детектив кебек бер көн эчендә йөгерә-атлый гына укып чыгып, иртәгә үк онытып була торган китап түгел. Касыйм ага язганнарның иң төбенә төшенәсең дә, төп герой – автор – үткән тормыш сукмаклары синекенә охшаганга я тәнең чемердәп, я йөрәгең сикергәләп, я күзең чыланып туктап каласың… Туктыйсың да, ирексездән күңелеңнең әллә кайсы төшләрендә уянган җанлы хатирәләр тезмәсенә чумып, уйга батасың.
Китапка фәнни һәм әдәби бәяне журналист, филолог галим Рәүф Идрисов биргән. Минем максатым тагын бер әдәби тәнкыйть мәкаләсе тудыру түгел. Ул китапның миңа ничек тәэсир иткәнен, миндә нинди хәтер бураннарын уйнатканын башкалар белән дә уртаклашасым гына килде.

“Моңланмас та иде, һай, бу бала…”

Әйе… Әгәр без, кырыгынчы еллар әтисез калдырган сыңар канатлы сугыш чоры балалары, тормышның, яшәешнең, Аллаһ биргән санаулы вакытның иң матур, иң садә, иң ваемсыз, иң бәхетле булырга тиешле елларында башына төшкән бер нәрсә белән дә үлчәп бетереп булмаслык авыр йөк күтәрергә мәҗбүр ителмәсәк, моңаймас та идек.
Китаптагы вакыйгалар күңел экранында кыска метражлы документаль фильмдагы кебек бер-бер артлы алышына. Менә “кичә пешергән яшь арыш боткасының касмагын кырып ашап утыручы” Фирзан Салихов. Әнә шул күренеш минем башымның бер почмагыннан хатирәләремнең фрагментын тартып чыгара. Күрше апаның сатар өчен язган маеның (салым – самообложение дигәне дә бар – түләргә кирәк бит) кашыкка эләгеп калган тапларын балалар ялап утыра…
Бу фрагментны менә мондый икенчесе алыштыра: әтиленең кулында — ак икмәк телеме, әтисезнекендә – кәлҗемә.

Өченче фрагмент: әтиле малайлар чаңгы шуа. Берсенең хәтта матур итеп ясалган, карага буялган бәләкәй ләжәнкә (“лежанка” сүзеннән) чанасы бар. Безнең күзләрне кызыктырып, таудан җырлый-җырлый, сызгыра-сызгыра, тамагын да кырып җибәреп, очынып кына шуа ул малай. Ә минем ишедә — латук (“лоток” сүзеннән). Ул, әнкәй каяндыр алып кайткан кыска гына тактага сыер тизәге җәеп катыргач, су сибеп бозландырылган шугыч.
“…Ярым ятимлек мине гомерем буе сагалап йөрде һәм һаман да сагалый килә. Бала чагыңнан ук әтисезлек аркасында килә торган кимсенү-кимсетелүләрнең нәрсә икәнен үз башына төшкәннәр генә аңлый”, — дип яза Касыйм ага.

Еллар буе кимсенеп яшәү; ил өчен башын салганнарның балалары турында кайгырту булмагач, бары тик үзеңә генә ышану; ачлы-туклы йөреп булса да тормышка теш-тырнак белән ябышу, үҗәтлек; физик һәм акыл хезмәтенең бердәнбер алга атлау, алга үрмәләү чарасы икәнен тоеп, арып егылганчы хәрәкәт итү үзенең җимешләрен бирми калмаган: тормышта үз урыныбызны таба алганбыз. Әнә бит Касыйм ага нинди генә үрләр яуламаган! Арттан этүче, алдан кул биреп торучы булмавына карамастан, өскә үрмәләгәнбез, яшәргә омтылганбыз. Шул күңелне тырнаган вәзгыять яшеренгән тойгыларымны кузгатып, бер шигыремә дә килеп керде.

Әтиләрсез калган, ятим үскән
Сугыш чоры балалары без.
Тормыш үгисеткән, каккан-суккан
Кызлары һәм малайлары без.

Тормышның иң тирән
чокырыннан
Yрмәләдек, өскә мендек без.
Каткан итек, башка типкәндә дә
Тешне тешләп калдык, түздек без.

Арба тәртәләренә җигелеп,
Тарталмастай йөкне
тарттык без.
Тормыш куйган текә үргә менеп,
Yз юлыбызны үзебез таптык без.

Заман җилләренә битне куеп,
Алга бардык, алга атладык.
Җитеш тормыш безне
артык санап,
Биек койма белән каплады.

Без шулай да
теш-тырнаклар белән
Тормыш ярларына ябыштык.
Шуңа соңлап кына, бик тә соңлап,
Тигез тормыш белән таныштык.

Тик барыбер без үги тормышны
Әрләмәдек авыр сүз белән.
Игелекле булдык, эш күрсәттек.
Карый идек нурлы күз белән.
Такташ әйткән кебек без
тормышта
Югарыга таба юл алдык.
Тормыш агачының күренекле
Таза җимешләре булалдык.
Әнкәй
Әйе… Касыйм аганың бу китабында шулай дип исемләнгән бүлек юк-югын. Ләкин “әнкәй” сүзе китапка аның башыннан ахырынача сеңгән дисәк тә ялгыш булмас.
Җиңү көнендә “әнкәй, яшь арасыннан елмаеп, минем башымнан сөя. Ә үзенең күзләре өстәлдә. Анда әткәй белән абыйның инде сугыш башында ук килгән үле хәбәрләре ята. Никтер бүген алар шкафның өске шүрлегеннән өстәлгә төшкән”.

Сугыш елларының да, аннан соң килгәннәренең дә бөтен авырлыгы әнкәйләр җилкәсенә төшкән.
Бер гыйсьяный (фетнәчел) фикер әйтмәкчемен. Окоптагы әткәйләргә, абыйларга җиңелрәк булгандыр әле ул. Я үләм, я калам, дип атакаларга күтәрелсәләр дә, кем әйтмешли, “ике кулларына бер эш”. Әнкәйләргә, апаларга авыррак булгандыр, дип уйлыйм. Ачлы-туклы килеш гектарлаган бәрәңге, чөгендер утаганнар. Таралып төшеп беткән чабаталарының бавы гына исән калганчы, язгы җепшек карны таптап, аркага биштәр асып, кырыгар, иллешәр чакрымнан колхозга симәнә ташыганнар. Билдән суга чумып, “бүләккә” үз гомеренә җитәрлек ревматизм чире алып, басыянда (“бассейн” сүзеннән) турфы (“торф” сүзеннән) чыгарганнар. Балаларын ярымсукыр карчыкларга калдырып, урман кисәргә озатылганнар. Җаен табып, сугышка бармый калган нәчәлник ирләрнең күңелен күрүгә мәҗбүриләп рәнҗетелгәннәре дә булгалаган. Бер уч арыш-бодай алган өчен төрмә газабы күргәннәрне дә беләбез.

Сугыштан соңгы еллар да әни­ләрнең ялгызлары өчен җиңел булмады. Колхозлар хәле ачтан күтәртүгә калган сыер малыныкы кебегрәк булгач, әнкәйләр трудодень дигән “таяк”ка эшләде.
Әнкәем фермага чыгып киткәндә — йокыда, ул эштән кайтканда инде сәкедә мышнап ятканмын. Аны күрмәгәнмен дә диярлек. Кайда ул әнкәйнең алдына утыртып сөйгән­нәрен тою?!

Елаган чаклары да аның, мин күрмәсәм дә, аз булмагандыр. Әниләрнең ачы күз яшьләрен кем күрсен дә, кем үлчәсен инде?!
Балаларны да карарга, тәрбия­ләргә кирәк бит әле. Ярый минем нәнәем бар иде. Каршы күршеләр Мәсгуть абыем белән Флүрә апамның нәнәсе булмады. Ян күрше Чибәр­нәйнең (Чибәр нәнәй) өч малае белән өч кызы да картыйсыз иде. Шул кызларның Гамилә исемлесе “бала саен бер кайгы”, ди торган иде.
Укытырга тырышты мине әнкәем. Мәктәбебезнең директоры Васиков абый (Сөхбәт Дәүләт улы) мине Бәләбәй педучищесына җибәрде. Мин шул уку йортында укый башлагач, әнкәем, сагынуына чыдый алмыйчадыр инде, мәктәпкә улымны укуыннан алып кайтам, ярдәм итегез, дип барган. Завуч булып эшләүче Сабира апа Дәүләтшина, кешеләр әле укырга керәлми дә интегеп йөри, син уңышлы укыган балаңа каршы төшәсеңме, дип аны орышып кайтарган.
Сагыну гына да түгел бит әле ул. Ач тормаслык стипендия алсам да, миңа тулай торак каралмаган. Андагы урыннар шул сумманы алмаучылар өчен генә. Миңа фатир өчен түләргә акча кирәк. Әнкәй, колхоз эшендә йөреп, пневмония белән чирләгәч, каравылда гына тора ала. Куян фермасын каравыллый. Ферма — кола яланда. Тирә-ягында ярты чакрымдагы амбардан башка берни дә юк. Шунда һәр тавыштан курыкканга ярылып китәр төсле дөбердәп типкән йөрәген ничек сакларга әнкәйгә?
Шул эше өчен аңа аена 10 сум акча бирәләр. Чәй-шикәр белән икмәклек кенә. Шуның алты сумын фатир хуҗасына җибәрергә туры килә. Калганы әнкәйгә икмәккә генә җитә.

Җәйләрен, Күәш буендагы судан чыгып утырган казлардан калган мамыкны җыеп, мендәр ясап Бәләбәй базарында сата идек. Нәкъ менә бер айга квартплата түләргә җитеп куя иде ул кайчакта.
Иш янына куш булсын дип, әнкәй ирле хатыннарның өен юарга йөри. Көн буена пычрак тазарткан өчен я “бөгәрләнгән берлек”, я бер тустак он белән кайта ул.
Бәйләм эшенә дә оста. Өйдә сарыклар, кәҗә, тавыклар бар. Кәҗә сөте, кайнаган судан гына торган “чәй”гә салына, сарык йоны оек-бия­ләй, шәлгә китә. Бәрәннәрне суеп саткан акча салым түләргә дә җитеп бетми.
Авылда бәрәңге утырту вакыты җитсә, әнкәй ачы кайгыга кала. Ир-атлылар утыртып бетергәч кенә чират безгә тия. Ничәмә көннәр ат-сабанлы­лар­га ялынып, елый-елый йөргәч кенә…

Кайсыдыр бер елны алдарак утырттык. Наҗытамактан Равил абыйны очраткан әнкәем, йомышын аңа сөйләгән. Бик тәвәккәл иде ул абый. Каян сабан эләктергәндер? Яланда утлап йөргән ике атны, беркемнән дә сорап тормыйча, тотып алып җикте дә “ә” дигәнче безнең бәрәңге бакчасын сөреп тә бирде. И әнкәемнең шатланулары! Вакытында утырткач, бәрәңгенең уңышы да әйбәт булды ул елны. Yзебезгә генә түгел, малларга да мулдан җитте.
Мин укытучы булып эшли башлагач кына күз ачыла башлады. Хезмәт хакым 18 сәгать укытканга 56 сум гына тәшкил итсә дә, комуслугага бирелгән сигез куб агачның файдасы бик зур булды. Завхоз булып эшләүче Наил абыйга мәктәп ихатасына аударылган каен һәм усакларның төзрәкләрен миңа төятеп җибәрүе өчен рәхмәт. Аларны без пилорамада тактага әйләндердек. Тик бу шатлыклы көннәр озакка бармады. Чирле әнкәйнең улыннан башка караучысы булмаганга, мине тәүдә армиягә алмадылар. Бер атнадан хат ташучы хәрби комиссариатның миңа ил саклау өчен әзерләнеп килергә кушылган чакыруын китерде.
Мин мәктәптәге укытучыларның өлешенә керүче булганмын икән, үзем шуны яшьлегем белән аңламаганмын. Хезмәт хакы дәресләр санына карап билгеләнә. Шуларның бер өлешен, тәҗрибәле укытучылардан алып, директор миңа биргәч, аларның акчалары да кимегән. Берсе, өстәгеләргә сүзе үтүчесе, мине армиягә алдырту хәстәрен күргән.

Минем үзем өчен ул начар булмады. Әти булмагач, ирләр тәрбиясе күрми үскән малайдан армия мәктәбе ир-егет ясады.
Әнкәемнең генә болай да какшаган җилкәсенә зур авырлык төште: кырык җирдән агып утыручы өй түбәсен ябу, кырый тоту (тыкрыкка чыккан бакча коймасы кую), ягулык әзерләү һәм авылда тавык чүпләсә дә бетми торган башка эшләр аның берүзенә калды.
68530нчы хәрби частьның 1967 елның иң яхшы “срочнослужащие” дип язылган исемемне баннерда калдырып, өйгә әйләнеп кайтканда, әнием өч ел элек улын озаткан кеше түгел иде инде. Чәчләре агарып беткән, битен җыерчыклар ашаган, бик тә бетеренгән, ябык гәүдәсенә тагылган калтыранган куллары белән ишек келәсен озак ычкындыра алмый интеккән әнкәй каршылады мине…

Олы мичтә утка әйләнгән
Ап-ак тузлы каен утыны.
Җылы мичкә терәп аркасын
Уйга чумган әнкәй, утырып.

Тәрбияләп, тормыш учагына
Янар өчен мине ул кертте.
“Кешеләргә бир җылыңны”, —
диеп,
Күңелемә утны ул төртте.

Ут төртте дә, күзләрен алмыйча,
Карап торды, ләкин түзмәде.
“Балам белән бергә янам”, — диеп
Шул учакка кереп тезләнде.

Янып бетеп, җылысын калдырып,
Төтен булып, күккә омтылды.
Ә мин, туздай янып,
Куздай көйрәп,
Калдым.
Кешеләргә
Җылы өрдем,
Сүндем,
Онытылдым…
Онытылдыммы?..

“Газизләрдән газиз туган җир”

Әйе… Туган ил, туган җир – икенче Ана ул. Аны ярату, аны хөрмәтләү бернинди сәяси системалар, географик үзенчәлекләр белән дә бәйле түгел. Ул бер генә. Ул газиз. Шуңадыр да Касыйм ага китабының кайсы битен ачып карасаң да, үзенең туган төягенә багышлап нәрсәдер әйтми калмаган, дисәк тә хата булмас.
“Безнең Чакмагыш ягында… елгалар… чыпчык тезеннән, урманнары үтә күренмәле, таулары – тыйнак кына калкулыклар. Ләкин Чакмагыш ягы – серле йомгак ул, матурлыгын тирәнгә яшергән. Аны олы юлдан үтеп барышлый, автобус тәрәзәсеннән генә күзәтеп булмый. Әмма монда туып-үссәң, өстәвенә, ягың сине үз итсә, юмарт ул гүзәллекләргә”. Бу сүзләрдә үз җиренә карата ташып торган күңел җылысы, йөрәк җылысы… Бу ярату сүзләргә генә түгел гамәлләргә дә күчкән. “Йосыф” мәчете, Риф Сәгъ­дәтулла улы Йосыпов ярдәмендә Аркылы тауда утыртылган өч мең имән, Түгәрәк күл…

Туктап калдым. Ул күл минем күңелемә дә бик якын бит. Бәләбәй педучилищесында укып йөргән елларым. Директор кушуы буенча Берек Алгада урып-җыю эшләрендә катнашып, Әсәнемә кайтып барам. Юлның Николаевка чатында басып торам. Машиналар колоннасы күренде. Бизәл­гәннәре дә бар. Башкортстанга Мәскәү ягыннан урып-җыю эшләрендә ярдәмгә җибәргәннәр икән. Шулар арасындагы бер машина шоферы мине буш урынга утыртты.
Төш ашарга Чакмагышның нәкъ шул Түгәрәк күленә тукталдылар. Казаннар астылар. Нәрсәдер пешер­деләр. Миңа да өлеш чыкты. Мин алар өчен үзенә күрә бер “полк улы”на әйләндем. Алар белән ял итеп, су кереп, палаткаларында йоклап төн уздырдым. Ул күл тирәсенең матурлыгы, һавасының сафлыгы, миңа очраган шушы чит-ят кешеләрнең күңел байлыгы турындагы әлегә кадәр онытылмаган хатирәләрне тартып чыгарды Касыйм аганың язганнары.
Шул хатирәләр канатлы кош сыйфатында мине үзебезнең Маңгазы тавына китереп бастырды. Шуннан торып Лаяшты якларын, Мулла куагын, Наратлы чокырын күзәттем. Аннан аяк астымдагы гражданнар сугышы вакытыннан калган окопларга күзем төште. Әби патша салдырган юлның калдыклары, таш күперчеге күренеп калды. “Оптимистик трагедия”нең прототипы Лариса Рейснер алып килгән сугышчылар отрядының Яр Чаллыда пароходтан төшеп, озын юл үткәннән соң, туган җиремнең сукмакларыннан атлавын күргәндәй булдым.

Туган җирем, җилләреңнең
йомшак
Җепләреннән үргән челтәрең
Мине каплый, күрмәсен дип, ахры,
Дөньяларның ятын, читләрен.

Чәчәкләрең мине өшкерәләр,
Башны әйләндерә сихерең.
Мин бит чапкан үләннәрдән аккан
Шәрабыңа баткан исерек.

Мине адаштырган әрәмәңдә
Бөре бүртә, яфрак яра тал.
Сихереңә чумдым, чыга алмыйм.
Илем, сине үлеп яратам.

Милләт һәм тел

Әйе… Касыйм ага бу ике сүз белән билгеләнгән проблемаларны китабында аеруча тирән яктырта.
Касыйм аганың үзенең теле зәвыклы, затлы, саф, сутлы; эпитет, метафора һәм башка сурәтләү чараларына бай, сүзләр сайлау һәм җөмлә төзелешенең туган җирдәге үзен­чәлек­ләре мул файдаланылган, канатлы сүзләр, әйтем, мәкальләр белән үтемле сугарылган.
Шушы байлыкны үз итәрлек яшь милләттәшләребез бармы? Бар да, юк та, дип икеле җавап бирергә туры килә. Ни өчен дигәндә, туган телне саклау проблемасы бик авыр чишелә. Берәүләр аның шулай булганына — мәктәпне, икенчеләр – ата-аналарны, өченчеләр милли сәясәтне гаепли. “Ни эшләргә?”
“Улыбызга бик кырыс шартларда туган телебездә иркен аралашучы итеп тәрбия бирә алдык… Илдар ике телне дә су кебек эчә. Оныгыбыз Айдарның да телен татарча ачтырдык. Бер кызыгын әйтим әле: мин өйдә урысча белмәгән кеше булып үземне позицияләдем. Бер көнне Айдар телефоннан минем урысча сөйләшкәнне ишеткән дә, күрше бүлмәгә нәнәсенә йөгергән: “Нәнәй, оказывается, наш картәтәй немножко и по-русски знает!” Оныгыбыз Алсу да минем белән сөйләшкәндә, акрын гына булса да, матур итеп туган телебездә җөмләләр төзи башлады”.

Бу сүзләр икътисадта зур үрләр яулаган олуг галимнеке. Ә ул үрләрне урыс һәм бер генә булса да чит ил телен ныклы белмичә яулап булмый. Гыйльми мәгълүмат нечкәлекләрен шул телләрне белсәң генә табып була. Yзеңнең гыйльми табыш­ларыңны да урыс һәм, әйтик, инглиз телендә язмасаң, сине галим дип танучы табылмас та.
Улым, оныгым, сиңа туган тел кирәкмәс, урысча өйрән, инглиз телен су кебек эч, дияр иде бүтән берсе. Әйе, шул сүзләрне әйтәләр дә.
Җәмәгатем Илмира белән Уфада яшәсәк тә, кызыбыз Лиананың теле татарча ачылды. Туган телдә ул әле дә иркен аралаша. Урысча өйрәнү авыр булмас микән аңа дип икеләнгән уйларыбыз да бар иде. Бакчада балалар белән аралашып, ул телне дә тиз үзләштерде. Аннан соң, укып, фәнни мәкаләләр, кандидатлык диссертациясе язарлык дәрәҗәгә барып җитте. Инглиз телен дә яхшы белә. Боларны язуымның сәбәбе милли телне белүнең урыс һәм чит ил телләрен өйрәнүгә һич комачау итмәгәнен әйтәсем килгәнгә генә.

Тел, гореф-гадәт, мәдәният милләтнең кодын тәшкил итә. Ул һәр татарга (башка милләт вәкилләренә дә) тумыштан салына һәм һәр шәхеснең, социаль төркемнең психология­сендә, мәдәниятендә милли код булып урнашкан һәм милли телдә күренә. Шуңа күрә дә теге яки бу телне юк итәргә тырышу сәясәте милли кодны юк итү дигән сүз. Шуның белән милли стереотип та юкка чыгарга мөмкин.
Сөйләм теле белән язма телнең аерымлыклары да бар. Әйткән идем бит, кызыбызны татарча сөйләшергә өйрәттек дип. Ул әле дә туган телендә иркен аралаша. Тик язма телне үзләштерү бик авыр бирелә аңа. Чөнки телнең график кодын расшифровкалауны мәктәптә генә өйрәтәләр. Туган тел дәресләре кирәк. Нәкъ шул дәресләрдә укучылар милләтебезнең мәдәниятен, аның тарихына кагылышлы фактларны да үзләштерә.
Касыйм аганың китабында күтәрел­гән проблемаларның бер­ничәсен генә барлый алдым. “Хәтер” китабы — милләтебезнең беркайчан да саекмас, саф һәм шифа сулы бер чишмәсе ул.

Ганс Хәкимов.

Автор: Резида Валитова
Читайте нас