+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Әдәбият
27 февраль , 11:52

“Чакмагыш чаткылары” булдыра!

Иҗади берләшмәнең 35 еллыгы район Мәдәният сараенда тантаналы шартларда билгеләп үтелде  

“Чакмагыш чаткылары” булдыра!
“Чакмагыш чаткылары” булдыра!

Район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Шакирова билгеләп үтүенчә, берләшмә әгъзалары төбәкнең мәдәни тормышында актив катнаша. Алар иҗат иткән шигырьләр районда үткән мәдәни чараларда даими файдаланыла, якташ авторлар белән очрашулар мәктәпләрнең тәрбия планына кертелгән. Светлана Фларис кызы күпьеллык намуслы хезмәте, актив җәмәгатьчелек эшчәнлеге өчен әдәби берләшмә җитәкчесе Рәзифә Сәхаповага район хакимиятенең Рәхмәт хатын тапшырды.

Чынлап та, ватанпәрвәрлек, туган якка мәхәббәт тәрбияләүне төбәк иҗатчыларыннан һәм аларның әсәрләреннән башка күз алдына китерү дә мөмкин түгел. Кичәдә чыгыш ясаучыларның (Руниза Даутова, Рида Хаҗиәхмәтова, Нәфисә Гомәрова, Әнисә Ягъфәрова, Римма Гайнанова, Алия Сафина, Лилия Әблиәминова, Гүзәл Корбанова, Земфир Әхияров) һәрберсенең әсәре шушы тойгылар белән сугарылган.
“Игенче” гәзитенең Вазих Исхаков исемендәге премиясе быел Резеда Шакировага һәм Рәмзия Шәрәфетдиновага тапшырылды. Басманың баш мөхәррире Фәнис Әмирханов билгеләвенчә, гәзит һәм берләшмә әгъзаларын элек-электән ихлас дуслык җепләре, җимешле хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре бәйли. Редакция хезмәткәрләре иҗатчыларның әсәрләрен мөхәррирләүдә, үзнәшер кулъязмаларын бастыруда ярдәм итә.
Соңгы елларда чакмагышлылар киңрәк мәйданда да көч сыный. Рәсимә Ильясова, Люция Әблиева, Резеда Шакированың әсәрләре, Башкортстан Язучылар берлегенең Татар әдипләре берләшмәсе утырышында тикшерелеп, Зәйнәп Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятында басылып чыкты. Ветеран укытучы, Илфак Смаков музеен оештыручы Рәсимә Ильясова былтыр Факиһә Тугызбаева исемендәге республика конкурсында лауреат исеменә лаек булды. Яңа кулъязмасы гыйнварда Язучылар берлегенең балалар әдәбияты секциясендә уңай бәһа алды. Рәмзия Шәрәфетдинова, Земфир Әхияровның кулъязмалары нәшриятта чират көтә. Земфир Әхияров, Сәрия Вахитова, Резеда Каюмова балалар өчен яңа әсәрләрен тикшерүгә тәкъдим итте.


СВО темасына багышланган “Батыр яуда сынала” республика конкурсында Нәфисә Гомәрова – махсус бүләк, ә Рәсимә Ильясова, Руниза Даутова, Ясирә Нәбиева “Тулпар” журналына абонемент белән бүләкләнделәр. Римма Гайнанова берничә ел рәттән “Чаллы өстендә аккошлар” Гомумрусия әдәби конкурсында призлы урыннар яулый. Резеда Шакирова да шушы һәм башка конкурсларда җиңүләр яулады, “Тулпар” журналының еллык лауреаты булды, ул түгәрәк әгъзаларына киңәшләре белән һәрдаим ярдәм итә. Әйткәндәй, бәйрәм чарасында Иске Калмаш урта мәктәбенең 2-4нче сыйныф укучылары (җитәкчеләре – Дилара Хәсәнова, баянда — Финал Сәлимгәрәев) Резеда Флүр кызының шигырьләрен сәнгатьле итеп укыды, аның сүзләренә язылган җырны башкарды.
Былтыр Башкортстан Язучылар берлеге бинасына ремонт тәмамланып, анда хәзер бер-бер артлы күмәк чаралар уза, районнардагы иҗат берләшмәләренең Язучылар берлегенә әдәби десантлары традициягә әверелеп бара. Мондый форматтагы чараларны беренчеләрдән булып “Чакмагыш чаткылары” әгъзалары башлап җибәрде. Сентябрьдә алар Язучылар берлегендә чыгыш ясап, шигырьләрен укыды, үз сүзләренә иҗат ителгән җырларны яңгыратты.


“Чакмагыш чаткылары”ның бәйрәм тантанасы музыкаль чыгышлар белән үрелеп барды. Юмаш мәдәният йортының “Сеспел” чуваш халык фольклор ансамбле (җитәкчесе – Вера Фомина), район музыка мәктәбенең бию коллективлары (җитәкчеләре – Нәфисә Әшәрәпова), Мәдәният сараеның сәнгать җитәкчесе, биюче Гөлшат Галләмова, Мәдәният сарае директоры Рузил Гафаров һәм “Чаткылар” агитбригадасы җитәкчесе Гөлназ Сәлимова дуэты ямь өстенә ямь өстәде.


Район Мәдәният сарае хезмәткәрләре Ревинер Гобәев — Руниза Даутова сүзләренә, Урал Шәяхмәтов – Әнисә Ягъфәрова сүзләренә, Идрис Хәмидуллин әтисе Илдар иҗат иткән җырны уңышлы башкарды. Гомумән, районда авторлык җыры юнәлеше үсештә. Митрә-Әюп авылыннан Резеда һәм Мөнәвир Каюмовларның парлы чыгышы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәвис Сабитовның җыры да моны исбатлады. Зөһрә Дәүләтова сүзләрен Рәсимә Ильясова, Рәмзия Шәрәфетдинова иҗат иткән моңлы җырларны бүләк итте.
“Мунча ташы” эстрада төркеме артисты Рөстәм Хәсәновның әлеге чарада катнашуы үзе бер сюрприз булды. Баксаң, ул шигырьләр яза, җырларын үзе башкара икән.
Кичәнең югары дәрәҗәдә үтүендә сценарий авторы һәм алып баручы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илсөяр Шәймөхәммәтованың да өлеше зур. Ул үзе дә – “Чакмагыш чаткылары” оешмасының актив әгьзасы.


Чарада Башкортстан Язучылар берлеге әгъзалары Дилбәр Булатова, Венер Фәттахов, “Китап” нәшриятының татар әдәбияты бүлеге мөхәррире Дилбәр Әхтәмова, якташ иҗатчылар Резеда Шакирова, Ирек Бакиров катнашты. Чакмагышлылар аларны икмәк, кымыз, чәк-чәк белән каршы алды һәм чара ахырында кул осталары оештырган күргәзмәгә чакырды. Район хакимияте ярдәме белән кул осталары, берләшеп, бер түбә астына җыелган һәм үз товарларын сатуга да тәкъдим итә башлаган. Аеруча киез басу остаханәсе уңышлы эшли. Көч һәм осталык таләп итүче бу борынгы һөнәр серләрен Нәфисә Гыйльметдинова үзләштергән һәм башкаларга өйрәтә. Киез эшләнмәләр арасында ни генә юк! Хәтта милли ризык макетларын да ясыйлар.
Әйткәндәй, Чакмагыш районы абунәчеләренә матбугат басмалары үткәргән лотереяләрдә еш кына бәхет елмая. “Кызыл таң” гәзитенең призы – электр пычкысы – гәзитнең тугры дусты Земфира апа Усмановага тапшырылды.
Гомумән, әдәби бәйрәм чакмагышлыларның әдәбиятка, иҗади көчләргә хөрмәтен дәлилләде һәм төбәк иҗатчыларында илһам дәрте уятмый калмагандыр. Оештыручылар әйтүенчә, барлык каләм ияләренә дә чыгыш ясарга вакыт кысалары мөмкинлек бирмәгән. Әмма алар киләчәктә башка әдәби-музыкаль чараларга җәлеп ителәчәк һәм йөрәк хисләрен, ихлас кичерешләрен шигъри юллары аша җиткерә алачак.

Дилбәр Сөләйманова.

 

Автор: Ләйсән Якупова
Читайте нас