+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Әдәбият
27 февраль , 11:50

Фатих Әмирхан иҗаты искерми

Казанда “ХХ гасыр иҗтимагый-мәдәни контекстында Фатих Әмирхан” дип аталган халыкара конференция үтте

Фатих Әмирхан иҗаты искерми
Фатих Әмирхан иҗаты искерми

 

Татар әдәбияты классигы, әсәрләре мәктәп программасында өйрәнелүче  Фатих Әмир­хан­ның  тууына 140 ел тулу Татарстанда зурлап билгеләнде. Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында оештырылган халыкара конференциядә галимнәр әдип иҗатына заманча бәя бирергә җыелды.

Конференцияне ачу тантанасында Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов чыгыш ясап, Фатих Әмирхан талантының татар әдәбиятын урыс һәм Европа классикасының иң яхшы үрнәкләре белән бер дәрәҗәгә куюын, конференциянең әдип мирасын популярлаштыруга хезмәт итәчәгенә ышануын билгеләде.


Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, якташыбыз Илгиз Халиков әйтүенчә, быел Татарстанда Һади Такташ, Гомәр Бәширов, Габдулла Тукай, Мәхмүт Галәү кебек танылган шәхесләрнең әдәби юбилейлары узачак. “Әлеге юбилейлар елына стартны нәкъ менә Фатих Әмирхан бирде. Фатих Әмирхан – үзенең күпкырлы иҗаты белән татар әдәбиятында гаять тирән эз калдырган шәхес, ул безнең әдәбиятта аерым урын алып тора. Аның мирасы, һичшиксез, төрле аспектларда өйрәнелергә тиеш”, – диде ул.


Татарстанның халык язучысы, Татарстан Язучылар берлеге каршындагы “Язучы” нәшриятының баш мөхәррире Газинур Морат  Казанда Фатих Әмирхан проспектында әдипнең һәйкәлен кую тәкъдимен кертте.
Конференция кысаларында Фатих Әмирхан әсәрләренең 6 томлыгы җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде. Һәр том филология фәннәре докторы, профессор Дания Заһидуллинаның кереш мәкаләләре белән ачыла. Галимә фикеренчә, Фатих Әмирхан әсәрләре еллар, хәтта гасыр үтү белән, өр-яңа яклары белән гаҗәпләндерә. Аның тирән фикер иясе булуына, туган милләтен, туган телен өзелеп яратуына, әдәби талантына кат-кат инанасың.


Томнарга кулъязмаларны текстология бүлеге хезмәткәрләре әзерләгән. Институтның әйдәүче фәнни хезмәткәре Эльмера Галимҗанова билгеләвенчә, әдип иҗаты җентекләп күздән кичерелеп, томнарда әсәрләрнең, язмаларның тулы вариантлары урнаштырылган. Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан күптомлыкны нәфис әдәбият бүлеге (мөдире — якташыбыз Галимҗан Гыйльманов) мөхәррирләгән. Шул рәвешчә, күмәк көч, күмәк тырышлык нәтиҗәсендә, Фатих Әмирханның академик 6 томлыгы китап киштәләрендә лаеклы урын алачак.


Конференциядә Кыргызстан, Казахстан, Төркия, Дагстан, Мордовия, Чувашия галимнәре дә катнашты. Кунакларның фикере уртак иде: әдип иҗаты, һичшиксез, игътибарга һәм югары бәягә лаек. Тарих фәннәре докторы, Кыргыз милли университеты профессоры Әнисә Бикбулатова, әйтик, әдипнең иҗаты төрки халыкларны берләштерүен ассызыклады. Мордовиядән филология фәннәре докторы, профессор Владимир Рогачев фикеренчә, “Фатих Әмирхан феномены – үткән гасыр башындагы Беренче урыс революциясеннән соң Идел-Урал буендагы рухи күтәрелешнең бер чагылышы”.
Конференциянең секция утырышларында Башкортстан галимнәре дә катнашты. Уфа Фән һәм технологияләр университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире Альбина Хәлиуллина, доцент Илдус Фазлетдинов, укытучы Дилбәр Сөләйманованың чыгышлары кызыксыну белән кабул ителде.

Дилбәр БУЛАТОВА.

 

Автор: Ләйсән Якупова
Читайте нас