+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Әдәбият
4 март , 13:25

Халык улы — халык күңелендә

Былтыр июльдә татар һәм башкорт халыкларының бөек улы, Башкортстанның беренче халык шагыйре, “Коммуна” (“Кызыл таң”) гәзите журналисты Мәҗит Гафуринең тууына 145 ел тулды. Бу күренекле дата илебезнең Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 80 еллыгын бәйрәм иткән ел белән тап килде. Шуның өчен дә истәлекле язмамны Гафури исеме белән безне бик кечкенә чагыбызда ук таныштырган, шигырьләрен яттан сөйләп ишеттергән әниебез, Бөек Ватан сугышы тылы ветераны, Күгәрчен районының Дәүләткол авылы кызы Псәнчина Нәзифә Сакый кызының якты истәлегенә дә багышлар идем.

Халык улы — халык күңелендә
Халык улы — халык күңелендә
Бүген, туган телләребез яклау һәм саклауда мохтаҗлык кичергән җиңел булмаган көннәрдә, бу язмамның эчтәлеге гаиләдә балага туган телебез аша милли тәрбия бирү юлында, әти-әниләргә дә киңәшле, фәһемле булыр дип ышанам. Миңа менә инде 50 ел мәктәптә укыту чорында Мәҗит Гафури кебек бөек шәхесләребезнең иҗаты, тормыш юлы аша киләчәк буыныбызда туган телебезгә, милли традицияләребезгә, дини һәм рухи байлыкларыбызга карата хөрмәт һәм сөю тәрбияләүдә алыштыргысыз чыганак булды. Шул максатның көчен һәм әһәмиятен югалтмыйча, бүген дә мәктәптә балаларга туган телебез булган татар телен өйрәтәм. Әйе, өйрәтәм! Чөнки мәктәптә татар теленең фән нигезләрен укучыга җиткерү, укыту программасындагы материалны бирер өчен иң башта балада туган телен уятырга, үз телендә сөйләргә һәм аңларга өйрәтү төп бурыч булып кала. Гаиләдә дә, аннары балалар бакчасында да үз телендә сөйләшмәүче балага бүген мәктәптә туган телләрне укыту мөмкинлекләрен табу зур тырышлык сорый. Мондый җаваплылыкны инде, милли аңлы, халкы өчен горурлык хисләре кайнап торган, илен, телен, эшен, балаларны яратучы туган тел укытучылары үз өстенә ала. “Туган телле анадан туган телле бала туа!” – дигән бөек хакыйкатьне онытмыйча эшләүче андый укытучылар арасында булуым белән мин үземне бик бәхетле укытучы дип исәплим.
Туганнан алып, мине яныннан үзаллы юлга озатканчы сүз сәнгатен, телебезнең матурлыгын, бөеклеген күңелебезгә салучы якын кешем әнием булмаса, бүген менә шулай иҗат дөньясында кайнап, аннан ямь һәм гамь табып, үз өстемә зур җаваплылыклар алып, бөек шагыйрь шәхесе турында язып утыра алыр идемме икән? Шуның өчен сүземнең дәвамын ерак тарих битләренә алып китсәм, гаҗәпләнмәгез. Моның ни өчен шулай булуын мәкаләмне тулысы белән укып чыккан кеше, һичшиксез, аңлар дип ышанам. Шушы сүзләремә аерым басым ясавымның сәбәбен, бәлки, аңлатып та тору кирәкмидер. Ә шулай да телебезне саклау, халкыбызның киләчәге булган балаларның милли аңын үстерү һәм туган телебезгә карата хөрмәт тәрбияләүдә әни кешенең ни дәрәҗәдә мөһим урын тотуын тагын да ассызыклап китүне кирәк дип таптым.


Үземне белә башлаганнан бирле әниебезнең матур итеп шигырьләр сөйләгәнен яхшы хәтерлим. Ул аларны югары тавышка салып, көйләп тә җибәрә торган иде. Шул рәвешчә ул бишек җырларына кушып, күңе­лебезгә халкыбызның сүз байлыклары моңын сеңдереп, 6 баласын тәр­бияләп үстерә алган. Шигърияткә, җырга, әдәби әсәрләргә кызыксыну тудырган әниемнең әнә шундый хәс­тәрлеге минем киләчәгем өчен матур башлангыч булып, зур әһәмиякә ия булды. Ул байлык мине үсә төшкәч тә ташлап китмәде, иҗат дөньясына җитәкләп китерде, әле дә мине яңа ачышларга әйди, иҗатымның яна битләрен ачарга ярдәм итә. Әниемнең күңелемә чәчкән әдәби орлыгы, таза, сәламәт, көчле булып, минем иҗатымда уңдырышлы туфрак таба алды, киң болында чәчәк атып, киләчәгемә ышанычлы сукмак салды. Бу матурлык әле дә минем белән укытучылык хезмәтемдә дә таяныч, якты юл күрсәтүче нур булып, яңадан-яңа уңышларга әйди. Шуның нәтиҗәсендә үземә алмашка татар теле укытучылары, журналистлар да әзерләргә ярдәм итте, әле дә, шул максатка тугры калып, эшләп йөрим.
“Мәҗит Гафури турында сүз барганда бу язма авторының әнисенең нинди кысылышы бар икән?” дип уйларга ашыкмагыз. Башта мин бу мәкаләмне “Исемдә калганнар” дип тә атарга уйлаган идем, Тукайны кабатлау булыр дип, ул уемнан кире кайттым. Уйлана торгач, “Халык улы – халык күңелендә” дип атадым. Хәер, мәкаләмә ике атама да бик килешле булыр иде.
Зыялы, укымышлы, белемле нәселдән булган кадерле әнием
Г. Тукай, М. Гафури, Ш. Бабич кебек татар-башкорт шагыйрь­ләренең әсәр­ләрен яттан укып, аларның иҗат­ларын яхшы белә иде. Алай гына да түгел, башка төрки халыкларның да әдәби мирасы белән таныш булып, без аларның да данлы исемнәрен, әниебез сүзе, тавышы аша ишетеп, танышып үстек. Ул Акмулланың сүзләрен дә еш искә төшерде. Казах халкының бөек шагыйре һәм акыны Джамбул Джабаевны искә алып, казахча да бик матур итеп җөмләләр әйткәләгәне истә калган.
Казах халкына карата әниебезнең менә шундый туганнарча җылы мөнәсәбәтенең сәбәбен әниебез шәҗәрәсен өйрәнгәндә белдек. Ул тарихи вакыйга безгә бик кызыклы булып хәтердә саклана. Борынгы 7нче буын картәниебез казах мил­ләтеннән булып, Балтабикә исемен йөрткән икән. Ул вакытларда башкорт биләмәләренең көнъягында яшәгән башкорт сәүдәгәрләре казах далалары аша төрле көнкүреш товарларын алыш-биреш итеп, карт бабаларыбыз башкорт атларының яхшы нәселен үрчетеп, аларны хәрби гаскәрләргә тапшырып та файда күргәннәр. Шундый бер мәлне сәүдәгәр атасына ияреп йөргән яшь башкорт егете, Балтабикә дигән кызны күреп, бик ошаткан. Кыз да егеткә күз салган. Йола буенча, кыз белән егет ат ярышына чыгып, бәйге вакытында егет кызны куып җитеп, үз атына тартып алырга тиеш булган. Егет егетлеген иткән, җиденче буын бабабызның өйләнү тарихы менә шулай казах далаларына барып тоташа.
Без бала чакта да шул казах далаларыннан аркаларына күпләп йөк төягән дөяләрнең, авылыбыз аша үтеп, әйбер сатып йөргән­нәрен күреп кала идек. Әниебез дә шулай үз нәселләренең тамырларын яхшы белеп, горурланып искә алыр иде. Ата-бабаларының сәүдәгәрлек җепләрен өзмичә, кәҗә мамыгыннан шәлләр бәйләп, силсәвиттән, алыпсатар түгел­леген исбатлый торган белешмә алып, 70нче елларга кадәр капчык белән шул казах җирләренә шәл сатарга чыгып китә торган иде. Аннан алып кайткан дөя йоныннан сугылган җылы ике одеялы, әниемнең сәүдә­гәрлек осталыгын хәтерләтеп, әле дә өебезнең иң кадерле урынында тора. Ә кайчандыр әнием дә йөреп үткән шул дала юлында Гафури дә йөргән, Тукай да... Монда да, үземчә, бер бәйләнеш бардыр дип фараз итеп куям.
Менә шушы урында тарихка тагын да тирәнрәк күз салып, әниемнең сүз остасы булуының чишмә башының кайдан башлануы турында белешмә бирү дә бик кызыклы булыр дип уйлыйм. Шунсыз язмам тулы булмас иде. Шуңа күрә, Ленин кебек 1870 елда, М. Гафури кебек август аенда дөньяга килгән әниемнең әнисе Нәфисә картәнием турында да бераз мәгълүмат биреп китүне кирәк дип таптым.
Картәниебезнең ата-бабалары Казан татарлары ягыннан булып, башкорт җирләренә килеп утырган һәм шунда төпләнеп калган. Урындагы бай җир хуҗалары ап-ак йөзле, зәңгәр күзле 12-13-яшьлек кенә кызны, шул чактагы йола буенча, кап-кара чәчле, шомырт кара күзле, атта чабуда алдынгылыкны бирмәгән бик үткер башкорт малаена ярәштереп куйганнар. Егетне бераздан армия сафына алганнар. Егет хәрби хезмәтеннән кайтуга кыз буйга үсеп, җитлегеп торган. Тик егет кенә гәүдәгә, кыска буйлы булып калган икән. Картәниебез ничек кенә үткер һәм чая кыз булмасын, каршы тора алмаган, инде ярәшелгән булгач, башка кешегә бирергә ярамаган, теләсә-теләмәсә дә ризалашырга мәҗбүр булган.
Тирә-якка билгеле һәм борынгы ата-бабалары хаҗ кылган бу башкорт гаиләсендә белемгә омтылуга, балаларны укытуга зур игътибар бирелгән. “Коръән”, “Һәфтияк”, төрки халыклар арасында киң таралган “Йосыф кыйс­сасы” кебек бик борынгы әдәби ядкарьләрне, дастаннарны белгәннәр, чәчәннәр иҗаты белән халыкны таныштырганнар, китапларны кулдан күчереп язып, кешеләргә таратканнар. Картәниебез менә шундый алдынгы карашлы даирәгә килеп эләгеп, үзе дә укуда зирәклек күрсәткән, тиз арада гарәп язуын үзләштергән. Аннары инде үзе дә ахирәтләрен укырга-язарга өйрәткән, бераздан өйләрен­дә мәдрәсә ачып, кызлар укыта башлаган.
Гомер буе мәдрәсәдә кызлар укыткан картәниебезнең холкы белән каты, бик таләпчән булуы турында әние­бездән ишетеп белә идек. Мәгаллимә булгач, шулай да кирәк булгандыр. Ләкин инде без үскәндә картәниебез инде бик олы яшьтә булып, барыбызга карата да бик җылы һәм йомшак мөгамәләдә булды. Мәдрәсәдә “Иман шарты”, “Һәфтияк”, “Бәдавәм” кебек дини китаплар белән беррәттән, үзенең балаларына да укуда бик таләпчән булып, аң белә башлаганнан алып, “әлиф, би, ти, си...”ләрне ятлаткан, кулларына каләм тоттырган, аларның беренче белем адымнарына өендә үк сукмак башлаткан. Аның, дини тәгълиматтан тыш, укыту чорында алдынгы карашлы мәгаллимә булуын күз алдына китерү кыен түгел, хәтере яхшы булып, үткән тормышы хакында илдә барган һәр тарихи вакыйгага үз фикерен, үз хөкемен биреп, җиренә җиткереп, эзмә-эзлекле туры китереп хикәяли иде. ХIХ гасыр азакларында Р. Фәхретдин, Акмулла кебек мәгъ­рифәтче язучыларыбызның иҗатлары мәдрәсәләрдә шәкертләргә билгеле булып, мөгаллимлек иткән картән­ие­без өчен дә дәреслекләр булып хезмәт иткән. Шулар нигезендә сүзгә бай, телгә оста һәм халык арасында абруйлы мөгаллимә булып, озак еллар укытуын дәвам иткән ул.
Октябрь инкыйлабыннан соң, хәлле генә яшәп яткан картәниебезнең гаиләсен кулаклыкта гаепләп, барлык мөлкәтен тартып алганнар. Бераздан, кеше хезмәтеннән файдаланмаганнар дип, Себер юлыннан азат ителгәннәр. Ә бит аларның нәселләре бик затлы Псәнчиннар фамилиясен йөрткән. Алар әле дә бик күп түгел, борынгыдан кышын суыкларга бирешми торган башкорт нәселле атлар үрчетеп, патша армиясенә бирә торган булганнар. Моның өчен аларның улларын никрутлыктан, озын хәрби хезмәттән азат иткәннәр. 1917 елгы инкыйлаб башлыгы 54 яшендә үлеп китсә, карәниебез аннан соң тагын, 54 ел – тагы да бер кеше гомере яшәп, кулыннан Коръән китабын төшермичә, намазлык өстендә килеш 108 яшендә бакыйлыкка китеп барды. Ул Совет властен хурламады да, мактап та утырмады. Атеизмның чәчәк аткан чоры, гүя, аңа кагылмады, намазлыгын ташламады, безгә, оныкларына да догалар ишеттереп, иманлы булуның ни икәнен төшендереп, динебезнең матур сыйфатларын күңелебезгә салышты, ”Әлепне таяк дип тә белмәү”нең ни аңлатканын, укуның, белем алуның кеше өчен ни дәрәҗәдә мөһим икәнлегенең мәгъ­нәсен дә, гарәп хәрефләрен дә өйрәтте, динебез сабакларын да төшендереп, күңелебезгә иман нуры салды.

(Дәвамы бар). 

Җәмилә ХӨРМӘТУЛЛИНА.

Кыйгы районы.

Автор: Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас