Патриот шагыйрь, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан Кыйгы районы татар иҗтимагый оешмалары, китапханәләр һәм мәктәпләр төрле чаралар уздыра. Яшьләрне патриотик рухта, ватанпәрвәр итеп тәрбияләү максатында Кыйгы районы үзәк китапханәсендә Үрге Кыйгы лицей-мәктәбенең татар теле укытучысы Җәмилә Хөрмәтуллина оештырган чара “Батырлык үрнәге” дип аталды.
Чарада укучылар, укытучылар, китапханәчеләр, чакырылган кунаклар катнашты. Батыр шагыйрь һәм җәлилчеләрнең якты истәлегенә бер минутлык тынлыктан соң, укучы М. Җәлилнең “Җырларым” шигыре белән чараны ачып җибәрде. Аннары Җәмилә Шәфәгать кызы катнашучыларга шагыйрьнең үлмәс исеме, иҗаты, батырлыгы турында документаль чыганакларга таянып сөйләде. Вакыйгалар экранда күрсәтелеп барды.
Патриотик дәреснең икенче өлеше М. Җәлилнең героик иҗатына багышланды. 4нче сыйныф укучылары беренче сыйныфта укыганда ук ятлаган “Беренче дәрес” дигән җырын башкардылар. 8 “в” сыйныфы укучылары шагыйрьнең “Моабит дәфтәре”ннән шигырьләрен сөйләде. “Кызыл ромашка” шигырен театрлаштырдылар. М. Җәлил образын Бөек Ватан сугышы чоры хәрби киемендә 7нче сыйныф укучысы Родион Шәйбәков ачып бирә алды. Образдагы Җәлил үзенең “Катыйльгә” шигырен укып ишеттерде.
Шагыйрьнең зур датасы уңаеннан республикабызның мәшһүр басмалары булган “Кызыл таң”, “Өмет” гәзитләрендәге бер-берсен тулыландырып чыгарылган “Башкортстан аны онытмый” дигән мәкаләләргә дә укытучы күзәтү ясап, катнашучыларны аларның эчтәлеге белән таныштырды.
Укучылар сорауларын яудырды, ә укытучы, яңа чыганакларга таянып, тулы җаваплар бирде, үз фикерләре белән бүлеште.
Әтисе Шәфәгать Насретдин улының да Бөек Ватан сугышында әсирлеккә эләгеп,
М. Җәлил кебек, дошман автоматы астында илдән куылуы, шагыйрьнең шигырьләрен илгә алып кайтучы Н. Терегулов кебек, әсирләр составында Франциягә физик хезмәт лагерена эләгүе һәм 3 ел буена, Җиңү көненә кадәр әсирлек, тоткынлык авырлыкларын үткәрүе турында фактлар китереп дулкынланып сөйләде Җәмилә Хөрмәтуллина.
Бай һәм эчтәлекле китап күргәзмәсендә
М. Җәлилнең төрле елларда дөнья күргән басмалары урын алды. Биредә укытучының шагыйрьнең Казандагы йорт-музеннан алып кайткан яңа китаплары да бар иде. Санк-Петербургта яшәүче шагыйрә, Кыйгы районының Колмәт авылы кызы Вилия Хәлиуллинаның “Тормыш – елга” китабы да яңалык булып, күргәзмәне баетты. Якташ шагыйрә, балалар язучысы Резедә Вәлиеваның
М. Җәлилгә багышланган “Үлмәс җыр” поэмасыннан өзекләр укылды.
“Дөньяда зур исемнәр яулаган шагыйрьләр бик күп. Ләкин иҗаты белән дә, шәхси батырлыгы белән дә кешелекне явызлыктан азат итү өчен үзләрен корбан итүче шагыйрьләрне бармак белән генә санарлык. Алар: Дҗордж Байрон, Шандор Петефи, Юлиус Фучик һәм, ниһаять, Муса Җәлил”, – дип сүзен йомгаклады Җәмилә Хөрмәтуллина.
Чара укучыларны бүләкләү, укытучының баянына кушылып, М. Җәлилнең “Бөрлегән” шигыренә (М. Яруллин көе) язылган җырны бергәләп башкару һәм истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.
Лена ХАҖИЕВА.