-2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Әдәбият
17 март , 12:20

Халык улы – халык күңелендә

(Ахыры) Эшебезне Радик Галиевич Сибәгатов тикшергән булып чыкты. Дипломнарны инде кулга алгач, аудитория­дә кафедра укытучылары белән хушлашу чарасына җыелган мәлебез... Ул вакытта банкет-фәлән юк, кемдер кайтырга ашыга, кемнедер урамда көтәләр, тизрәк кайту ягын карыйбыз. Ә Радик абый, гадәтенчә, һәр авазына озын пауза ясап, безнең укырга кергәндәге иншаларыбызның кызыклы урыннарын җайлап кына үзенчә тәмләп укый-укый, анализ ясый-ясый таратып бирә бара...

Халык улы – халык күңелендә
Халык улы – халык күңелендә
Университетта укыган биш ел эчендә, иҗатта артык кыюлык күрсәтмәсәм дә, “Акчарлаклар” стена гәзитләрен дөньяга чыгаруда өлешем зур булды. Рәсем сәнгатенә булган һәвәслегем инде иҗатта кыю адым ясаучы Гали Гатауллин, Юнир Бәширов, Госман Зәйнетдинов, Ренат Хәйретдинов, Халисә Мөдәрисова, Мәдинә Даутова һәм башкаларның шигырьләренә төсле иллюстрацияләр эшләп, авторларын шатландыра идем. Татар-урыс бүлеге студентларының “Акчарлаклар” иҗат оешмасында җитәкчеләр еш кына алмашынып торса да, алар арасындагы Наҗар Нәҗми, Әнгам Атнабаев кебек шагыйрьләребезне беркем дә алыштыра алмады. Алар ярдәме белән иҗатта канатларын ныгыткан сабакташларыбыз әдәбият күгендә уңышлы иҗат итүе белән әле дә шатландырып торалар. Кызганыч, арабыздан вакытсыз киткәннәре дә булды. Шул чактагы “Тел чишмәсе” гәзитенең моңлы челтерәвен әле дә онытмыйбыз, соңыннан олы тел галиме, профессор дәрәҗәсенә кадәр үскән Лотфулла Хәбибовның “Татар теле дәреслекләре”н ачкан саен ул чишмә моңын күңелебез белән ишетеп торабыз, хәтерлибез.
Борынгы һәм классик язучылар иҗаты чоры әдәбияты белән Үзбәк абый Гыймадиев таныштырды. Совет чорында исемнәрен дә әйтергә ярамаган кайбер язучыларыбыз барлыгын да ул саклык белән генә безгә җиткерә иде. Гаяз Исхакый турында да беренче тапкыр аннан ишеттек. Ул үзе Уфаның Тукай урамында яшәп, көн дә эшкә Матросов паркы аша килә иде. Менә шул юлдан үткәндә ул М. Гафури каберенә һәр көнне тукталып китүен сөйләп, шагыйрьнең мәңгелек йортының кайдалыгын белдерде, бөек шәхесебезнең изге рухын күңелләребезгә җиткерде. М. Гафури турында бер җирдә дә язылмаган кызыклы фактлар белән дә таныштырды. Мәсәлән, Тукай 1912 елда Уфага килгәч, Гафури үзенең бердәнбер пальтосын сатып, шагыйрьгә хөрмәт күрсәткән икән, соңыннан бу хакта ниндидер баерак милләттәшебез ишетеп калып, имеш, Гафуринең пальтосын кире сатып алып биргән икән, дигәнрәк хәбәрне әйткәне дә күңелдә торып калган. Бигрәк тә дини эчтәлекле әсәрләргә карата Үзбәк абыйның фикерләре атеистларча түгел, турыдан-туры булмаса да, Коръәнчә булулары белән аерылып тора иде. Ул моны бик нечкә тоемлап, заманына карата каршылыксыз да, дини тәгълиматыбызга зыян да китермичә аңлата белә иде.
Аннары уку йортыбыз да М. Гафури исемен йөртүче Башкорт академия драма театрыннан ерак түгел, андагы спектакльләргә кинога караганда ешрак йөрдек. Ял көннәрендә театр янындагы паркка “танцы”га чыгулар да еш була иде.
Шундый матур җылы бер кичтә иптәш кызларым белән М. Гафури аганың кабере янына барырга булдык. Муеннарыбыздагы ефәк шарфларыбызны башыбызга ябынып, шагыйрьнең мәңгелек йорты янында басып тынып калдык. Шагыйрь рухын олылап, белгән догаларыбызны пышылдап кына укыдык. Иртәгә авыр гына имтихан бирәсе бар иде. Барыбыз да аны яхшы билгеләргә генә тапшырдык, уңышыбызның менә шулай шатлыклы булуының сәбәбен без шул шагыйрь кабере янына баруыбыз белән бәйләдек. Шул көннән башлап, без имтихан алдыннан бу изге урынны ташламадык. Чыннан да, күптән арабыздан киткән олы шәхесебез янындагы догаларыбыз, олы савап булып, белем үрләрен яулаганда рухи ныклык һәм ярдәм биреп торган икән. Аннары инде бу изге урынга бару һәр имтихан алдыннан эшләнергә тиеш ритуалга әйләнеп китте. Бездән күреп, башкалар да иярде.
Укуыбызны тәмамлап, Уфадан таралышканчы, шагыйрь каберенә юлны суытмадык. Әле дә Уфага барган саен яшьлегебезнең иң матур чоры узган сукмакларны йөреп чыгам, шагыйрьнең мәңгелек йорты булган, тирә-ягы чәчәкләргә күмелеп утырган почмакка тукталып, күңелемнән шагыйрь белән сөйләшеп алам, Ходайдан аның тыныч йоклавын сорап, догалар кылам, кечкенәдән шагыйрь исеме белән таныштырган якын кешеләремне дә искә алам, арабыздан киткән олуг шәхесләребезнең якты рухын хөрмәт итеп, Ходайдан ил тынычлыгы, матур киләчәк сорап, җаныма савап алам.
Укуымны тәмамлагач, язмыш мине Кыйгы якларына алып китте. Иҗади оешмаларда эшләү мөмкинлекләре булса да, әниемнең хыялы булган укытучылык хезмәтен сайладым. Монда да Гафури исемен мәңгеләштерүче урыннар бар булып чыкты. Югары Кыйгы авылының иң матур урамнарының берсе шагыйрь Мәҗит Гафури исемен йөртә. Гафури иҗатын өйрәнгәндә укучылар белән ул урамга экскурсияләр оештырабыз. Бу урамның ни өчен шагыйрь исемен йөртүе турында халык төгәл генә белмәсә дә, кайчандыр Гафури бу якларда булып киткән икән дигән риваятьләр дә юк түгел. Булуы да мөмкин, чөнки шагыйрь яшәгән чорда Кыйгы якларында бик танылган шәхесләр яшәве билгеле. Бу урында төрки дөньясына киң танылган телче галим Нигъмәт Хәким исемен телгә алу да җитә. Златоуст шәһәрендә йөреп, үзенең “Эшче” поэмасын иҗат иткән Гафуринең Кыйгы якларындагы милләттәшләре янында тукталып китүе дә бик мөмкин бит, чөнки хәзерге Кыйгы төбәге элек Златоуст өязенә караган. Кайчандыр шагыйрь булып киткән Златоустның тимер бизәкли торган заводында укучылар белән күп тапкырлар булганыбыз бар.
1995 елда миңа Чишмә районында татар теле укытучыларының фәнни конференциясендә катнашырга туры килгән иде. Аның йомгаклау кичәсендә артистлар катнашлыгында концерт та булды. Бервакыт 3 баянчысы белән Алып батыр кебек бер ир-егет чыгып,
М. Гафуринең “Эшче” операсыннан Нигъмәт ариясен җырлап җибәрмәсенме?! Шул вакытта, ил сәхнәсен төрле чүп-чар эстрада җырлары баскан чакта,
М. Гафури либреттосына
Г. Әлмөхәммәтов, С. Габәши язган классик операдан яңгыраган Нигъмәт ариясе безгә кара болыт арасыннан килеп чыккан якты кояш нурын хәтерләткән иде.
Бүген шунысы куанычлы: шагыйрь исемен мәңгеләштерү максатыннан Башкортстанда Мәҗит Гафури исемендәге фонд булдырылган. Аның белән Гафуринең оныгының хатыны Люция Мозакир кызы җитәкчелек итә. Бу оешма М. Гафуринең әсәрләрен популярлаштыру һәм бастырып чыгаруда зур эш башкара. Шагыйрьнең йорт-музее да, заманча таләпләргә җавап биреп, экспонатлар белән баетыла, бу истәлекле урынга килүчеләрнең арта баруы да куандырып тора.
Шагыйрь калдырган әдәби мирас бүген халыкка хезмәт итүен дәвам итә, яңадан-яңа китаплары да басылып чыгып тора. Тик әле аларның саны укучыларны канәгатьләндереп бетерми, алар житешми, аларны китапханәләрдән табу да җиңел түгел. Ә шулай да “Выдающиеся личности Башкортостана” исеме астында “Мажит Гафури – новый взгляд на творчество поэта” (Уфа, 2020), “Мәҗит Гафури” фотоальбомы (Уфа, 2005) бар. Иң соңгы нәшер ителгән басмалардан мин үземдә булган, Татарстан Фәннәр академиясе тарафыннан чыгарылган “Шәхесләребез” сериясендәге “Мәҗит Гафури” дигән китапны күрсәтер идем. (Казан, 2021 ел). Китап ХХ йөз башында һәм совет дәверенең башлангыч чорында татар һәм башкорт әдәбиятының күренекле әдибе һәм шагыйре булып танылган Мәҗит Гафуринең тормыш юлына һәм иҗатына багышлана. Монда Гафури иҗатының күпкырлы булуына, төрле җанрдагы әсәрләренә, әдәбият тарихына, әдәби үсеш процессына тиешле бәя бирелә. Шулай ук, төрле чор каләм әһелләренең, галимнәрнең аның турындагы истәлекләре һәм фәнни-публицистик мәкаләләре, укучыга моңа кадәр таныш булмаган кайбер әсәрләре, хатлары да урын алган. Болар барысы да М. Гафури иҗатына карата яңача һәм объектив караш булдыруы белән әһәмиятле. Бу басма укучыны кызыксындыра, шагыйрь иҗатын тагын да өйрәнәсе килү кебек матур теләкләр тудыра. Чын талантның бөеклеге дә аны өйрәнүнең тукталмавында, еллар үткән саен яңача ачыла баруында, өзелмәвендә бит.

Җәмилә ХӨРМӘТУЛЛИНА.

Кыйгы районы.

Автор: Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас