Бераз арыткан, әмма күңелем тулы. Кайнар чәйгә тотындым да, блокнотымны ачтым. Анда – көннәр буе җыелган хисле мизгелләр, уйлар, кеше язмышлары. Һәр язма – бер яңа дөнья, бер яңа очрашу.
Сахай күпфункцияле мәдәният йортында урнашкан авыл китапханәсендә узган чара мине үткәннәргә алып кайтты төсле. Бу көнне биредә Русиянең һәм Башкортстанның Журналистлар берлекләре әгъзасы, халык тарафыннан җылы кабул ителгән, яратылып укылган юморескалар, хикәяләр, авыл эшчәннәренең тормышын чагылдырган мәкаләләр авторы Таһир Вилдановның 65 яше һәм тугызынчы китабын нәшер итү уңаеннан җылы очрашу узды. Бирегә иҗатташ дуслары, район һәм республика басмалары журналистлары, шулай ук якташыбызга багышланган тапшыруны төшерү өчен Башкортстан юлдаш телевидениесенең “Автограф” программасы авторлары да килде.
Таһир Ягафәр улы белән мин күптәннән, мәктәп елларыннан таныш. Аннары 2007 елда район гәзитенә дубляж буенча мөхәррир урынбасары булып эшкә килгәч, хезмәттәшлек, дуслык тагын да ныгыды. Аның иҗат җимешләре “Үзән” гәзитенең һәрбер санын диярлек бизәп килде. Әйткәндәй, бу әле дә шулай дәвам итә. “Кызыл таң”да да алар даими басылып тора. Таһир абый, гадәттә, ниндидер әсәрен язып бетерү белән, башлыча, ул кичләрен һәм төннәрен яза, шунда ук миңа җибәрә. “Эльвира, карап чык әле. Бүген шундый-шундый хәл булды, шул хакта юмореска язып салдым”, – дип төшереп тә җибәрә. Менә шулай күп еллар дәвамында аның иҗат җимешләренең тәүге укучысы мин булдым. Күрәсең, шуңа да хисләр биләп алды. Бу очрашуга мин шатланып һәм ашкынып килдем. Чөнки Таһир абыйның иҗатына гашыйк кешеләрдән чират тезелсә, мин анда беренче булып торыр идем. Төрле елларда ул үз көче белән “Бәхет нуры”, “Уйларым-хыялларым”, “Зәңгәр кыңгыраулар”, “Туган җирем, рәхмәт сиңа!”, “Тормышка ашкан хыял”, “Әфган сугышы яугирләре”, “Тапшырылмаган хатлар”, “Яшьлегем тугае” китапларын нәшер итеп, аларның һәрберсенең исем туйлары гөрләп үтте. Әле шушы көннәрдә генә табадан төшкән тагын бер иҗат җимеше – “Бөркетләр оя ташламый!” китабын да бәхетле язмыш көтәр, дип ышанасы килә. Һәрхәлдә, бу көнне аның өстендә эш алып баручылар – мөхәррире, корректорлары да үзләренең соклануын яшермәде.
Гомумән, Таһир Вилдановны туган авылы һәм районының елъязмачысы, дип кыю әйтергә мөмкин. Аның һәр әсәре – авыл кешеләре, аның тарихы белән бәйле, хәтта юмористик әсәрләрендә дә авылдашларының тормышындагы кызыклы вакыйгалар сурәтләнә.
Үзе әйтүенчә, аның аттестатында бер генә “5” билгесе, ул да булса, татар әдәбиятыннан. Әнә шул “бишле” белән укытучысы Мәрвә апа Әминева аның әдәбиятка юлын ачкандыр, күрәсең. Каләмне ул кулына мәктәп елларында ук ала. Армия сафларында хезмәт итеп кайткан авылдашы турында горурлык хисе белән язылган тәүге мәкаләсен район гәзите редакциясенә юллый. Ул басылып чыккач, егет тагын да канатланып китә. Шуның өчен 1 сум 40 тиен гонорар килә. Әйткәндәй, бу квитанция әле булса документлар арасында саклана. Тагын берничә мәкаләсе басылып чыга. Ә район басмасы белән ныклап хезмәттәшлек итүе фермада эшләп йөргән елларына туры килә. Шулай, бервакыт алдынгы савучылар турында мәкалә язу нияте белән хуҗалыкка журналист Әхәт Юлмөхәммәтов килә. Сүз артыннан сүз чыгып, егет тә үзенең каләм тирбәтүе турында сөйли. Шулвакыт Әхәт Юлмөхәммәтовның кызыксынуы тагын да арта төшә һәм ул егеттән иҗат җимешләрен күрсәтүне сорый. Өй түбәсенә мендереп куйган язмаларны: шигырь, хикәяләрне алып төшәргә туры килә. Менә шуннан башлап район басмасыннан аерылганы юк Таһир Вилдановның. Тора-бара республика басмалары белән дә дуслык күпере ныгый. Бүген инде хикәя-юморескалары, авыл уңганнары турындагы мәкаләләре 9 китапка тупланды. Чираттагысын типографиягә озату белән, “Аккошлар мәхәббәте” дигән унынчы китабына тотынды ул.
Берничә ел рәттән Кырмыскалы һәм Архангель районнары гәзитләренең “Ел лауреаты” исеменә, “Өмет”, “Кызыл таң” гәзитләренең Рәхмәт хатына лаек булуы да бу уңайдан актив эшчәнлек алып баруын ачык дәлилли Таһир Вилдановның. 1998 елда аны Русиянең һәм Башкортстанның Журналистлар берлекләренә кабул итәләр.
Таһир Ягафәр улы нәнәсе һәм картәтисе тәрбиясендә үсә. Тормыш бит... Авырга калган әнисе аерылып кайтырга мәҗбүр була. Ә өч яшендә малай бөтенләй ятим кала – әнисе Прибельский авылыннан эштән кайтып килгәндә йөрәк өянәгеннән вафат була. Нәнәй-картәтисе аны җил-яңгыр тидерми, һәр эшнең рәтенә, ә иң мөһиме – яхшы кеше булырга өйрәтеп үстерәләр. Якын кешеләрен искә алганда, Таһир абыйның һәрвакыт күзләре яшьләнә, тамагына төер утыра – рәхмәте шулай чагылыш таба, күрәсең.
Гармун моңына, әдәбиятка, сәнгатькә гашыйк егет мәктәптән соң Стәрлетамак мәдәният-мәгърифәт училищесына укырга керү теләге белән янып йөри. “Авыл кешесе җиң сызганып эшләргә тиеш, гармун уйнап дөнья көтеп булмый!” – ди картәтисе. Җил-яңгыр тидерми, какмый-сукмый, үзен сөю белән үстергән якын кешеләренең сүзенә каршы килми ул һәм бу хакта башкача сүз кузгатмый. Урта мәктәпне тәмамлау белән хезмәт юлын урындагы “Победа” колхозында башлап җибәрә. Башта көтүче булып эшләсә, бераздан хәрби комиссариат аны электрик белгечлеген үзләштерү өчен укырга җибәрә. Ике айлык курсларны тәмамлап кайткач, мәктәп казанлыгына кочегар булып урнаша. Шул вакыт колхоз бригадиры тырыш егеткә тагын бер тәкъдим ясый – Карлыман сөт-консерва комбинатында сөт блогы лаборантларын әзерлиләр икән – шунда укырга барырга киңәш итә. Егет көндез укый, ә төннәрен кочегаркада эшли. Укуын тәмамлап, ун елга якын урындагы фермада сөт блогы лаборанты булып хезмәт сала. Күрше авыллардан килгән сөтне кабул итә, анализ үткәрә һәм заводка озата. Шул ук вакытта егет белем эстәвен дәвам итә. Стәрлетамак совхоз-техникумында читтән торып зоотехник һөнәрен үзләштерә. Зоотехник-селекционер, парторг, ферма мөдире... Шулай итеп, туган колхозына 22 ел гомерен багышлый.
Кызганычка каршы, колхозлар таркала башлый, бу ачы җилләр “Победа”ны да урап узмый. Таһир да киләчәге турында уйлана башлый. Шулай итеп, ул тагын бер тапкыр бәхетен сынап карарга була: 1996 елда Стәрлетамак шәһәрендәге мәдәният-мәгърифәт техникумына юллана. Кызганычка каршы, укырга керсә дә, ни кызганыч, режиссерлык дипломы алырга насыйп булмый. Колхоз эше җибәрми. Соңыннан язмышы аны барыбер, урау юллар белән булса да, мәдәният өлкәсенә китерә. Ләкин моңа кадәр бер ел – район гәзите редакциясендә корректор, 10 елга якын Карлыман ремонт-механика заводында электрчы булып эшләргә туры килә. Һәм, ниһаять, 2015 елда аны Сахай авыл мәдәният йортына эшкә чакыралар. Бераз куркып торса да, балачак хыялы көчлерәк булып чыга. Биредә ул алты ел мәдәният учагына җитәкчелек итә.
Әле дә Таһир Вилдановның эшчәнлеге шул ук мәдәният йорты белән бәйле. Авыл биләмәсендәге, райондагы бер генә чара да аның катнашлыгыннан башка узмый. Кырмыскалы районы иҗатчыларын берләштергән “Илһам”, Архангель районының “Дулкын” әдәби берләшмәләренең актив әгъзасы да ул.
Таһир Вилдановның иҗатында гаиләсенең – тормыш иптәше Лена Вәсим кызы, уллары Илшат, Илнурның да өлеше зур, бүген инде киленнәре һәм оныклары да аңа илһамланып иҗат итәр өчен көч-дәрт биреп тора. Әсәрләрен китап итеп бастырып чыгару өчен дә иганәчеләр эзләми, уллары, якыннары ярдәме белән, үз исәбенә чыгара ул аларны. Лена апа да әдәби эшчәнлегенең әһәмиятен яхшы аңлый, чөнки китапларында – авыл тарихы, кешеләр язмышы һәм бу киләсе буыннарга мирас булып калачак.
Нинди генә өлкәдә, кем генә булып эшләмәсен, Таһир Вилданов бервакытта да иҗаттан аерылмый, ул аңа күңел канәгатьлеге бирә. Менә әлеге вакытларда да үзе волонтерлар штабында маскировка челтәре үрә, шәмнәр ясый, ә күңелендә чираттагы әсәренең сюжеты тавис кошыдай очып йөри. Димәк, кайту белән йорт-курадагы эшләрне тәмамлый да, янә компьютеры артына барып утырачак һәм төн йокысын йокламый, уй-хисләрен ак кәгазьгә төшерәчәк.
Әйткәндәй, әлеге очрашуда Таһир Ягафәр улының күпкырлы талант иясе булуын күп тапкырлар билгеләп үттеләр. Һәркем аны үзенчә ачкан. Мәдәният йорты директоры Гөлнара Йөзлекбаева өчен ул – коеп куйган артист: 20 елдан артык Яңа ел кичәләрендә Кыш бабай булудан тыш, үзенең әсәрләрен дә сәхнәләштерә Таһир Ягафәр улы, соңгы вакытта аны еш кына яугир образында күрергә мөмкин.
Авыл китапханәчесе Эльвира Зәйнуллина өчен дә ул – чын табыш. Күпме проектларны бергә тормышка ашыралар һәм алар белән төрле дәрәҗәдәге конкурсларда катнашып, җиңү яулыйлар.
Менә шундый күпкырлы, искиткеч талант иясе ул безнең Таһир абый! Әйткәндәй, моны очрашуга килүчеләрнең һәммәсе дә билгеләп үтте. Әйе, дөресе дә шул бит. Гомумән, үткәнне сагынуны, бүгенгенең кызыклы мизгелләрен чагылдыручы, киләчәккә өмет уята алучы язучы ул! Ярты гасырлык иҗаты дәверендә ул моны кат-кат дәлилләп килә.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА, "Кызыл таң"ның үз хәбәрчесе.
Автор фотолары.