0 °С
Облачно
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Әдәбият
15 Апреля , 03:50

"Мин сине үлеп яратам"

 Зөлфия белән Җәвит Шакировлар - татар эстрадасының үрнәк парларының берсе.

"Мин сине үлеп яратам""Мин сине үлеп яратам"
"Мин сине үлеп яратам"

Җәвит Шакиров хатынына шигырьләр дә багышлый, матур сүзләрен дә кызганмый. Һәм менә ул урманда, беренче чәчәкләрне тотып, хатынына мәхәббәт аңлата. Бу хакта "Интертат" язган.

Җәвит Шакиров хатынының алдына килеп тезләнә дә: «Зөлфия, тарихи мизгел. Ярату хисләремне Ишембай урманнарында аңлатыйм әле. Мин сине үлеп яратам. Минем белән тагын бер 40-50 ел яшәргә ризамы?» – дип сорый ул хатыныннан. «Белмим шул», – дип көлә Зөлфия Шакирова. «Рәхәтен күр, киләсе елга кадәр сакла», – дип, Җәвит Шакиров хәләленә чәчәк бәйләмен тоттыра.

«И, маладис та инде сез, Җәвит абый. Тагын шулай озак еллар бергә, исәнлектә, тигезлектә яшәргә язсын сезгә», «Әле дә син бар әле хатынны үлеп яратырга өйрәтүче. Озын гомерләр сезгә», «Тигезлеклектә картлыкка җитәргә насыйп булсын», – дип сокланган бу парга язылучылары.

Шул ук вакытта яз көне урманда талпан кадалу куркынычы булуы турында кисәтүчеләр дә табылган.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас