

Һәр елыбыз Ватаныбыз тарихындагы әһәмиятле вакыйгага, я булмаса, җәмгыять тормышы өчен мөһим мәсьәләгә багышлана, чөнки һәр яңа ел илгә яңа сынаулар да алып килә. Шунысы кыйммәт: багышлап кына калмыйбыз, ел агымында хәтерне яңартып, бу юнәлештә күп фикер алышабыз, төрле эшләр башкарабыз. Мисал өчен, узган ел Русиядә “Ватан сакчылары елы” дип аталган иде. Бөек Ватан сугышы тарихы турында мәгълүматны халык хәтерендә яңартуга юнәлтеп, олуг Җиңүнең 80 елына багышлап, ил күләмендә дә, шәһәрләр-авыллар җирлегендә дә әллә күпме чаралар үткәрелде. Илебезгә ерткычларча һөҗүм иткән Европадагы фашизмны тар-мар итү өчен 1941-45 елларда барган изге сугышта башка сыймаслык югалтулар кичергән халкыбызның тарихи батырлыгы турында яңа буын замандашларыбызның белемен арттыруда бу чараларның файдасы әйтеп бетергесез. Бүгенге көндәге дөнья вакыйгаларына анык аң белән карап, аларны дөрес бәяләү өчен бигрәк тә.
Билгеле булуынча, Президент Владимир Путин 2026 елны илебездә “Русия халыклары бердәмлеге елы” дип игълан итте. Әлбәттә, илебезнең тарихи үсеш юлыннан чыгып, я булмаса бүгенгесен күздә тотып фикер йөртсәк, Русия – федератив дәүләт, ягъни күп халыкларны берләштереп яшәүче ил. Монда күпсанлы халыклар бер-берсе белән тыгыз мөнәсәбәттә гасырлар дәвамында үз көннәрен үзләре күреп, планнарын тормышка ашырып яши. Һәркайсы үз халкының милли-мәдәни үзенчәлекләренә тугры калып, ил күләмендә гомум икътисадта булсынмы, мәдәнияттәме, фән һәм мәгарифтәме, я булмаса, сәясәттәме, бертуктамый барган күптөрле үзгәреш процессларында актив катнашып, үзләренең ихтыяҗларын канәгатьләндереп килә.
Бу шартларда дөнья илләре тарихы да, үзебезнең ил халыкларының язмышы да агымдагы елны “Русия халыклары дуслыгы елы” дип атауның нигезендәге төп фикернең дөреслеген күрсәтә. Илдә яшәүче халыкларыбызның үзара дуслыгын һәм бердәмлеген күз карасы кебек сакларга, тагын да ныгыту мөмкинлеген яңарту юлларын табу бурычын бөтен халык алдында иң җитди мәсьәлә итеп куярга вакыт җиткән. Халыкларыбызның бердәм булып, дуслык мөнәсәбәтләрен саклап һәм ныгытып яшәүләре илебезнең тыныч тормышының нигезен тәшкил итә, яңадан-яңа үсеш программаларын тормышка ашырып, көнкүрешебезнең сыйфатын күтәрү мөмкинлеген арттыра.
Бүген Русиядәге 190 милләт арасында яшәүче 5 миллионга якын татар халкы да урыс, башкорт һәм башка халыклар белән бергә гасырлар буена ил язмышында булган вакыйгаларда бердәм катнашып, авырлыкларын бергә кичереп, шатлыклы көннәрдә бергә бәйрәм итеп яши. Ә быел бигрәк тә, илебездә халыклар бердәмлеге елын игълан итү татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу тантанасы белән туры килүе үзе бер символик вакыйгага әверелде. Чөнки, бер яктан, Русиянең үсеш юлы, монда яшәүче барлык халыкларның дуслыкта, бердәмлектә гомер итүе, илнең төп яшәү шарты икәнлеге бөтен тарихи чынбарлык белән исбат ителә. Хәзерге “глобализм” дип аталган заманда бу бигрәк тә актуаль булып, тарихның императивы, ягъни катгый таләбе булып күренә. Тыныч тормышта яшисегез килсә, кешеләр арасында дуслыкны, халыклар арасында бердәмлекне ныгыту өстендә туктаусыз эш алып барыгыз дип искәртә кебек тарих-бабай.
Икенче яктан, бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗатының нигез ташы – халыклар дуслыгы, бердәмлеге. Аның тирән гуманизм белән сугарылган иҗаты туган халкына чын йөрәктән хезмәт итүе башка халыклардан читләшү түгел, киресенчә, чын гуманизмга тартылу. Ул иҗатының башыннан азагына кадәр үз халкына хезмәт итүне алга алып, бу мөнәсәбәтне үзенең үлмәс әсәрләрендә оста яктыртып килә. Әле мәдрәсәдә укыганда язган шигырьләреннән үк күренүенчә, Тукайның шигъри теле “милләт” сүзе белән ачылган. Арытаба шагыйрь, үзенең халкына мөрәҗәгать итеп:
“Бар уем кичен-көндезен
сезнең хакта, милләтем,
Саулыгың – минем саулык,
авыруың минем авыруым”, –
дип язуын аның гомерлек декларациясе дип атарга булыр иде. Соңрак бу принцип тагы да әһәмиятлерәк пунктлар белән баетыла.
Шагыйрь егетебез үз халкын бервакытта да башкалардан яхшырак дип, безнең халык – югары, башка халыклар түбән дип карамый. Халыкларны бер-берсенә каршы кую түгел, киресенчә, аларның югары үсеш алганнарына сокланып, үз халкының артта калган якларына игътибар итеп кенә калмый, тәнкыйтьли, үз халкының җитешсез якларын шәхсән үзенең җитешсезлеге кебек кабул итә. Нәүбәттәге 1905 елда басылган “Дустларга бер сүз” шигыре бу җәһәттән аерым игътибарга лаек: “башка милләтләрнең хәлен карыйк”, “гыйлем белмәс хайваннарга охшамыйк” ди ул. Милләтенең башка халыклардан артта калуының сәбәбен дә ачыклый: “...дуслык булмау сәбәпле милләт шушы хәлгә калды”, “Хәзерге хәлебезгә карата” шигырендә “...көнчелек, үчлек белән тулган татарлык” югарыда күрсәтелгән сәбәпләргә кушыла.
Тукайның Романовлар династиясенең Русиядә патшалык итә башлавының 300 еллыгы уңае белән язылган “Олуг юбилей мөнәсәбәте илә халык өмидләре” дип аталган шигыре язылу датасы “21 февраль, 1913 сәнә” дип билгеләнгән. Үләренә ике ай гына калганда язылган бу шигыре безгә, аңардан соң калып яшәүчеләргә, язма васыять булып тора. Романовларга кадәр дә, алардан соң да гасырлар буена без шушы җирдә, башка халыклар белән бергә яшибез: кирәк чакта ат кебек эшлибез, кирәк чакта илебезнең азатлыгы өчен арысландай кыю көрәшәбез, кирәк чакта матур ял итәбез:
“Без туган бер җепкә
бергә теркәлеп.
Без сугышта
юлбарыстан көчлебез,
Без тынычта аттан
артык эшлибез”, –
дип яза шагыйрь бу турыда.
Бу тирән һәм көчле аралашып яшәүдә безнең бердәнбер максатыбыз – Русия дәүләтенең һәр тарафта зур үсеш алуына, мөстәкыйль һәм ирекле булуы максатына ирешү, ди Тукай бу әсәрендә. Бу максатта, әлбәттә, илдә яшәүче барлык халыкларның да мәнфәгатьләре чагыла. Бер үк вакытта халыкларның бу бердәмлеге яшәешнең иң тирән тамырларына барып тоташа, бергәлек “чиктән аша”. “Рус белән тормыш кичердек сайрашып, Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып...”, – дип яза Тукай, телләрдә, сөйләмнәрдә уртак сүзләр урын алганына басым ясап. Дөрестән дә, урыс телендә – татар сүзләре, татар телендә урыс сүзләре кушылып, фикер алышуга, кирәк чакта икътисадта булсынмы, бигрәк тә сәнәгать тармаклары киңәя барган заманда бер-берсен аңлашырга ярдәмгә үзара төрле телдәге сүзләр кушыла торган була.
Мәкаләдә аның шигырьләре язылган яисә басылган даталарны күрсәтеп килүемнең сере юк. Бу бары тик аның кайчан язган әсәрләре дә, андагы фикерләрнең дә бүгенге көн сорауларына туры килүенә игътибар итәргә чакыру. Чөнки бу – шагыйрьнең үзе яшәгән заманның үзенчәлекләрен күрә белү генә түгел, ә, гомумән, кешеләр арасында, халыклар арасындагы мөнәcәбәтләргә туры килә торган кагыйдәләрне тирән аңлап фикер йөртүнең нәтиҗәсе.
Шунысын да янә сызык өстенә алырга кирәк: Тукай үз татар халкын – югары күтәреп, башка халыкларны түбән төшерергә тырышмый, киресенчә, “милләтләрне күзәтергә, алардан белемгә, хезмәткә өйрәнергә” чакыра, “урыс балаларының итәкләренә ябышып, алар укыган мәктәпләргә барсын балалар” дип чакыра. Әлбәттә, сүз кемнең дә булса баласы икенче кеше баласының итәгенә ябышу турында бармый. Беренчедән, киләсе буын укучылары ата-аналарының милләтенә карамыйча, барысы да яңача системада белем алырга тиеш. Икенчедән, Тукай яшәгән чорда урыс мәктәпләре белән татар мәктәпләре төрле программаларга нигезләнеп эшләве билгеле. Урыс мәктәпләрендә белем бирү системасы, Тукай аңлавынча, алдынгырак, киләчәктә илнең үсешенә ярдәм итәрлек белем бирүгә юнәлтелгән. Шуңа күрә шагыйрьнең хыялы – илдәге бөтен белем бирү системасын яңа юлга чыгарырга, яңалык алып килгән үзгәрешләр таләбенә тәңгәл белем бирүне тормышка ашыру.
Бу юлда Тукайның күзаллау нәтиҗәсендә формалашкан тагын бер фикеренә игътибар итик. “Татар баеса – хатын ала, урыс баеса – чиркәү сала”, – дигән мәкаль татар телендә күптән, Тукайга кадәр дә булган. Ләкин шагыйрь күптән яшәп килгән бу мәкальнең үзе яшәгән чорга бигүк тәңгәл килмәвен күреп ала. Чыннан да, вакыт барыбер яшәү шартларын да, кешеләрнең яңалыкларга карашын да үзгәртә, уку-укыту системасына да акрынлап яңалыклар алып килә. Тик бу үзгәрешләрне, яңалыкларны һәр кеше үзенчә кабул итә. Кабул итә алмаучы кешеләр дә, әлбәттә, була. Аларның саны һәр халыкта төрлечә. Һәм бу үзенчәлек халыкның тормыш-көнкүрешенең үзгәрү тизлегенә дә йогынты ясамый калмый. Уку-укыту системасындагы үзгәрешләр белән дә шул ук хәл. Әлбәттә, бу шагыйрьнең үткен карашында чагылмый калмый. Дөресе дә шул: “Татар баеса – хатын ала, урыс баеса – чиркәү сала”. Тик урыс аннан алда мәктәп сала, ди шагыйрь, бу өлкәдә татар халкының урыс халкыннан артта калуына ишарә итеп. Әлбәттә, биредә сүз хатын алу, чиркәү салуда гына түгел. Хәзер татарлар да, баеп алсалар, хатын алмаштыру гына түгел, мәчет тә салалар, чөнки, ни дисәң дә, ничек баеганы турында (тикшерү органнарына кадәр) Хак Тәгаләгә аңлатырга кирәк; урыс байлары да хатыннарын алмаштыргалый. Ләкин Тукай, үзе әйткәндәй, шагыйрь генә түгел, ул – тормыш кагыйдәләрен тирән аңлый торган даһи акыл иясе дә. Җәмгыятьтә рухиятне яшәүгә яраклы, файдалы итеп үзгәртеп корыр өчен башта мәктәп салырга, яшь буынны дөрес итеп укырга, язарга, белем алырга өйрәтергә кирәклеге турында аның фикере.
Русиядә халыклар гасырлар буе бер географик һәм иҗтимагый җирлектә, бер сәяси системада дөнья көтеп яши. Төрле дин кагыйдәләре кысаларында көн күреп яшәсәләр дә, туган телләре бер-берсеннән аерылып торса да, илгә килгән гарасат нәтиҗәләрен уздыруга бердәм көч салып, шатлыкны да, кайгыны да туганнарча бергә уздырып яшәү бердәмлекнең нигезен тәшкил итә. Бер-береңнең мәдәниятен ихтирам итү, бер-береңнең тормыш кагыйдәләрен аңлап яшәү халыкларны көчсезләндерми, киресенчә, үсеш процессының дәрәҗәсен дәртләндерә. Бергә яшәүче һәм эшләүче төрле милләт кешеләренә мөнәсәбәтне ихтирам нигезендә тәрбияләү кагыйдәләре язын сабан җирне сөреп, ашлык чәчү, үсемлекләр утырту, көзен урып-җыю, эшкәртү һәм саклау кагыйдәләре кебек үк табигый һәм кирәкле икәне аңга сеңеп, буыннан-буынга күчеп килсә, җәмгыятьнең киләчәге якты һәм өметле дигән сүз. Ни чәчсәң – шуны урырсың, дип, халык аны ташка басып язып, үзенең “яшәү конституциясендә” канун итеп ныгытып куйган.
Равил Насыйбуллин,
социология фәннәре докторы, профессор.
Мәскәү шәһәре.