Русиядә беренче фермер хуҗалыклары оештырыла башлауга быел 36 ел тулды. Шушы вакыт эчендә аграр җитештерүдәге яңа милек хуҗалары төрле авырлыклар һәм сынаулар үтеп, бүген үзләрен зур көч буларак күрсәтте. Тарихи чыганакларга караганда, 1991 ел йомгаклары буенча, илдә 49 мең КФХ теркәлгән булса, 1995 елда ул — 280 меңгә җитеп, 1999 елда 261 мең берәмлеккә кадәр кими. Рәсми белешмәдән күренүенчә, 2016-20 елларда илдә 60 мең фермер хуҗалыгы эшчәнлеген туктаткан. Аннары, алдагы биш ел дәвамында аларның саны тагын 35 меңгә кимеп, әлеге вакытта 200 мең чамасы тәшкил итә. Әлеге категориядәге хуҗалыклар саны ни сәбәпле кими, дигән сорауга экспертлар фермерлар өчен уртак проблемаларның елдан-ел кискенләшә баруында, дип җавап бирә. Аның иң зурлары, әлбәттә, лизинг һәм кредит ставкаларының даими үсүе, кадрлар кытлыгы һәм эшчеләренә югары хезмәт хакы түли алмаулары, импорт сәүдәсе мөмкинлегенең чикле булуы, дәүләт ярдәме белән бәйле проблемалар, аларның эре корпорацияләр белән көндәшлек итә алмавы, коммуналь хезмәт, логистика бәяләре һәм тарифлар үсү — һәммәсе дә фермер хуҗалыкларына кинәнеп эшләү мөмкинлеген чикли.
Быелдан илебезнең крестьян-фермер хуҗалыклары эшчәнлегенә дәүләт ярдәме тоемлырак һәм нәтиҗәлерәк булмакчы. Русиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, 2026 елдан башлап төрле программалар буенча моңа кадәр фермерларга һәм авыл хуҗалыгы кооперативларына күрсәтелгән дәүләт ярдәме барысы да “Кече аграр бизнесны үстерү” дигән яңа федераль проектка берләштерелә. Аны тормышка ашыру өчен казнадан 14,5 миллиард сум акча бүленә. Ярдәм күрсәтү тәртибендә моңа кадәр булган төп механизмнар сакланачак. Шул ук вакытта, яңа проектның үзенчәлеге игътибарга лаек: быелдан башлап техника, җиһазлар эшкәртү корылмалары һәм башка юнәлешләр өчен тотылган чыгымның бер өлешен кайтарып алуга, ягъни, компенсацияләүгә элекке программадан аермалы буларак, үз эшен яңа башлаучы фермерлар да дәгъва итә ала. Болардан тыш, аерым юнәлеш эшчәнлегендә 60 процентка кадәр субсидия алу шартлары каралган.
Болары әлегә хөкүмәт карары белән ныгытылган булса да, кәгазьдәге ярдәм генә. Яңа программаның фермерларга тәгаен ни рәвешле файдалы булуын вакыт күрсәтер.
Бүген илнең крестьян-фермер хуҗалыклары алдында нинди бурычлар тора? Эчке азык-төлек сәүдәсе базарын, илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә алар нинди өлеш кертә? Март азагында Казанда узган Русиянең Крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең 37нче съездында шулар һәм уртак проблемаларны хәл итү юллары турында сүз барды.
Фермерлар форумында илнең 65 төбәгеннән 600дән күбрәк делегат катнашты. Чарага Дәүләт думасы Рәисе урынбасары Алексей Гордеев килде һәм чыгыш ясады. Пленар утырышта Мәскәү кунагы Русия Президенты Владимир Путинның съездда катнашучыларга сәламләү хатын укып ишеттерде. Ил башлыгы үзенең мөрәҗәгатендә Русиядә фермерлык хәрәкәтенең сынаулы зур юл үтеп, “җитди, төзүче көч” булуын билгеләде. “Сез крестьян хезмәтенең иң яхшы традицияләрен лаеклы рәвештә дәвам итәсез. Нигездә, сезнең һәм сезнең җиргә булган мөнәсәбәтегез, тырышлыгыгыз, инициативагыз белән агросәнәгать комплексының барлык өлкәләрендә алдынгы технологияләр кертелә, кирәкле проектлар тормышка ашырыла, авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләр арта, аграр җитештерү культурасы яхшы якка үзгәрә”, диелде Президентның сәламләвендә. Владимир Путин, шулай ук, илдә Фермер хуҗалыклары ассоциациясенең авыл территорияләрен үстерүгә, анда яшәүчеләрнең тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга зур көч салуын билгеләде.
Бүген илнең фермер хуҗалыклары алдында нинди проблемалар бар һәм бурычлар куела?
Фермерларны борчыган мәсьәләләр Алексей Гордеев өчен яңалык булмагандыр. Чөнки аграр тармакта реформалар нәкъ ул тармак министры булган вакытта башланды. Шуның өчен дә агросәнәгать комплексындагы глобаль проблемалар буенча үз фикерен кыю әйтте.
– Кызганычка каршы, без хәл итә алмаган беренче проблема авыл хуҗалыгы продукциясе һәм чимал бәяләренең гадел булмавында, – диде ул. – Соңгы елларда җитештерелгән продукция күләме турында күбрәк сөйлибез, отчет бирәбез. Хәзер инде җитештерүдә Совет чорындагы икътисад күләменә якынлашабыз. Икенче яктан керемнәрнең кимүе күзәтелә.
Белешмә. Рәсми чыганаклар мәгълүматларына караганда, узган ел илнең авыл хуҗалыгы 100 миллиард сумнан күбрәк күләмдә керемен югалтты һәм ул, нигездә, ашлык һәм сөт продукциясенә туры килә. А. Гордеев сүзләренә караганда, нәкъ әлеге продукция Русия авыл хуҗалыгы икътисадының нигезе булып тора.
Әйтергә кирәк, фермер продукциясенә генә түгел, тоташ аграр тармак җитештергәнгә бәяләр тигезсезлеге дистәләрчә еллар дәвам итә. Шунысы да бар: 2006 елдагы авыл хуҗалыгын үстерү турындагы законда дәүләтнең авыл хуҗалыгы продукцияләре бәяләре индексы мониторингын алып барырга тиешлеге бәян ителгән иде. Кызганычка каршы, ул нигездә сәүдә ноктасында бәяләрнең күтәрелмәвенә һәм, шулай ук, аграрийларга саткан продукция хакларын арттырмауга басым ясау белән генә чикләнде. Керем түгел, үз чыгымнарын да көч-хәл белән капларлык кына табыш алган фермер ничек яшәргә, җитештерергә тиеш? Әлеге риторик сорау съездда Алексей Гордеев тарафыннан да яңгыратылды. Аның чыгышындагы сүзләренә караганда, бу мәсьәләдә тармак министрлыгы Дәүләт думасы депутатлары белән берлектә Хөкүмәтнең икътисади блогы тарафыннан каты каршылык тоя. “Әмма без һич тә бирешергә уйламыйбыз һәм илдә бәяләр тигезсезлеге сәясәте көйләнүне, Хөкүмәтнең авыл хуҗалыгы базарында бәяләр тотрыклылыгы өчен җаваплылыгын арттыруны таләп итәчәкбез”, – диде Дәүләт думасы Рәисе урынбасары.
Форумда ил төбәкләрендә авылларның күпләп юкка чыгуы һәм бу проблеманы җайга салуда фермерларның җаваплылыгы турында җитди фикер алышу булды. Авылларның “деградацияләнүе” дә бүген аграр сәясәттә мөһим проблема булып тора.
Белешмә. Алексей Гордеев чыгышыннан күренүенчә, әлеге вакытта Русиядә 150 мең авыл бар. Аның 20 меңнән күбрәгендә халык даими яшәми.
Күренүенчә, әлеге проблема буенча да Дәүләт думасы депутатлары җитди фикер алышкан, тәкъдимнәр әзерләгән. Алексей Гордеевның форумдагы чыгышы да бу фикерне куәтли.
– Без Русия Хөкүмәте тарафыннан кабул ителгән киңлек үсеше стратегиясе буенча каршы чыгыш ясадык, – диде ул. – Аңарда төп игътибар шәһәр агломерацияләренә ярдәм итүгә бирелә, шулай ук, “база халык яшәгән пункт” дигән яңа термин барлыкка килүе дә сагайта. Илдәге авыл район үзәкләренең яртысына якыны әлеге зонага керми, ягъни, дәүләтнең социаль-икътисади сәясәте йогынтысына эләкми... Дәүләт думасы рәсми рәвештә Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустинга авыл территорияләрен социаль-икътисади үстерү алымын үзгәртергә кирәклеген әйтеп мөрәҗәгать итте. Минемчә, бүген авыл агломерациясен үстерүгә күбрәк игътибар бирү зарур. Бары тик уңайлы тормыш шартлары тудырып кына без авыл кешеләрен туган җирендә калырга дәртләндерә алабыз. Һәм, билгеле, куәтле фермер хуҗалыклары авылларны саклап калуда, анда яшәүчеләрне эш белән тәэмин итүдә бүген төп көч булып кала...
Күптән түгел Башкортстан фермерларының да узган елдагы эшчәнлегенә багышланган зур сөйләшү булды.
Белешмә. Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, грант программалары тормышка ашырыла башлаган 2012 елдан республикада КФХлар саны 1,7 тапкыр артып, узган елда 8365 берәмлеккә җиткән. Шул ук вакытта, төрле икътисади сәбәпләргә бәйле, КФХ һәм шәхси малтабарлык субъектлары, узган ел аннан алдагы ел белән чагыштырганда, 344 берәмлеккә кимегән. Экспертлар моның сәбәбен аграр бизнесның эреләнүе һәм оптимальләштерү белән дә аңлата.
– Республикада тулай җитештерелгән ашлык һәм көнбагышта фермерлар өлеше – 30, шикәр чөгендере буенча 20 проценттан арта. Сөт терлекчелегендә гомум күләмдә 11 процент – аларныкы. Гомумән, узган ел әлеге категориядәге хуҗалыклар тарафыннан 36 миллиард сумнан артыграк күләмдә продукция җитештерелде. Бу – тулай аграр җитештерүнең 12 проценты, – диде Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров фермерлык һәм кооперация эшчәнлеген үстерү мәсьәләләре буенча үткәрелгән утырышта.
Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов билгеләвенчә, соңгы елларда республикада фермерларга ярдәм итүне системалы оештыру кече аграр бизнеска ышанычлы рәвештә үсәргә булышлык итә. Аның сүзләренә караганда, бары тик узган елда гына хуҗалык итүнең кече формаларына дәүләт программалары кысаларында күрсәтелгән ярдәм 416 миллион сум тәшкил иткән, шуның 87 проценты – федераль казнадан. Дәүләт ярдәмен кече һәм урта малтабарлыкка караган 96 субъект алган. Алар тарафыннан 39 яңа эш урыны булдырылган, 80нән күбрәк кеше кооперациягә җәлеп ителгән.
– Әлбәттә, республикада фермер хуҗалыклары санының кимүе табигый хәл. Ләкин, әлеге категориядәге хуҗалыклар тарафыннан аграр җитештерүнең артуы, гомум күрсәткечтәге өлеше үсә баруы фермерларның зур көч булуын дәлилли. Фермерлыкны һәм кооперацияне үстерү республиканың аграр сәясәтендә берсүзсез өстенлекле юнәлеш буларак кабул ителә. Ә инде ел башыннан гамәлгә кергән “Кече аграр бизнесны үстерү” федераль проектын тормышка ашыру авыл территорияләренең тотрыклы үсешен тәэмин итүгә, кече аграр бизнесның нәтиҗәлелеген күтәрүдә яңа мөмкинлекләр өсти. Фермерларга дәүләт ярдәменең ни дәрәҗәдә файдалы булуын, минемчә, ел саен төрле юнәлешләр буенча үз көчен сынаган яшь фермер хуҗалыклары саны арту да яхшы күрсәтә, – диде министр.
Белешмә. Республика фермерлары ташламалы кредит алу тәртибен уңышлы куллана. Быел алар өчен еллык процент ставкасы 6,65 процент тәшкил итә. 2020-26 елларда хуҗалык итүнең кече формалары тарафыннан 26 миллиард сум күләмендә кыска вакытка исәпләнгән һәм 12,7 миллиард сум инвестиция кредиты алынган. 2026 елга республикада аграр бизнесны үстерүгә 468,8 миллион сум акча бүлү каралган. Бу – 2025 елгы дәрәҗәгә караганда 113 процент тәшкил итә.
– “Республикада фермерларның киләчәге бармы?” – дигән сорау күптән актуаль түгел, – ди Илшат Фазрахманов. – Алар башка категориядәге, атап әйткәндә, эре аграр предприятиеләр белән көндәшлек шартларында эшләсә дә, “баш ияргә” җыенмый. Чөнки, кече аграр бизнесның үз өстенлекләре дә аз түгел. Сәүдә базарында экологик продукция тәкъдим итүдә, авыл белән бер сулышта яшәве, иң мөһиме – тоемлы дәүләт ярдәме алуы, грантларда уңышлы катнашуы – барысы да фермер хуҗалыкларының нигезе көчле булуын күрсәтә. Кыскасы, авыл хуҗалыгы тармагын индустрияләштерү темпы үскәндә дә фермерлар үз позицияләрен төшерми. Республикада туклану продуктлары җитештерүдә аларның роле зур һәм киләчәктә ул тагын да артачак, дип ышанам. Әйтергә кирәк, “Азык-төлек хәвефсезлеген технологик тәэмин итү” гомумдәүләт проектын тормышка ашыруда без республика фермерлары өлешен югары бәялибез.
Мәгълүм булуынча, ел башыннан илдә “Кече аграр бизнесны үстерү” дигән яңа федераль проект гамәлгә ашырыла башлады. Мөһим аграр документның үзенчәлеге нәрсәдә һәм анда кемнәр катнаша ала? Әлеге сорау белән без Авыл хуҗалыгы министрлыгының бүлек начальнигы Алмаз Галимовка мөрәҗәгать иттек. Ул безгә түбәндәгеләрне бәян итте:
– Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин кул куйган федераль программа беренче гыйнвардан үз көченә керде. Документ кысаларында аграрийларга ярдәм итү буенча берничә яңа юнәлеш бар. Беренчесе – авылда кече пекарня булдыручылар өчен каралган 10ар миллион сумга кадәрге грантлар. Әмма шунысы бар: грант күләме проект бәясенең 50 процентыннан узмаска һәм акча 18 ай дәвамында мотлак үзләштерелергә тиеш, ә Украинаның хәрби көчләре тарафыннан зыян күргән төбәкләр өчен ул 30 айга кадәр каралган. Шарты бар: грантка ия булган берәмлек икмәк-күмәч җитештерүне ел саен кимендә 3 процентка арттыра барырга тиеш.
Яңа программада агрегаторларга, ягъни фермер продукциясен сату, эшкәртү һәм сатып алу белән шөгыльләнүче кооперативларга үз чыгымнарының бер өлешенә субсидия алу мөмкинлеге каралган. Әгәр, мәсәлән, фермерлардан сатып алынган продукция күләме 5-25 миллион сумга җитә икән, компенсация күләме 10 процент тәшкил итәчәк. Ә 25-50 миллион сумлык булганда, дәүләт компенсациясе – 12 процент, 50 миллион сумнан узса, 15 процентка җитәчәк. Ягъни, кооперативның сатып алуга тотынылган акчасының бер өлешен дәүләт субсидияли.
Болардан тыш, әгәр авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә электр энергиясе газ ягулыгы ярдәмендә алынса, кече хуҗалык итү берәмлекләренә әлеге корылманы урнаштыру чыгымнарының 60 процентына кадәрен дәүләт каплый. Әмма, чыгымнарны каплау күләме бер хуҗалык өчен 10 миллион сумнан артмаска тиеш.
Яңа федераль программада моңа кадәр гамәлдә булган “Агростартап” һәм “Гаилә фермаларын үстерү” программалары урынына яңа юнәлешләр буенча ярдәм итү чаралары бар. Авыл хуҗалыгы кооперативларын үстерү буенча грантларга үзгәрешләр кертелгән һәм аларны алу тәртибе гадиләштерелгән “Агротуризм” программасы дәвам итә һәм бу максатларга республикада быел 49,5 миллион сум акча бүленәчәк. Янә дә быелдан башлап аграр туризмны үстерүгә грантлар гына түгел, субсидияләр бирү дә каралган.
Әйткәндәй, апрель ахырында фермер хуҗалыкларын үстерүдә яңа грант юллауга сайлап алу конкурслары игълан ителәчәк. Без яңа федераль программада каралган чараларның республикада хуҗалык итүнең кече формаларын һәм аграр бизнесны үстерүгә зур этәргеч бирәчәгенә ышанабыз.
Олег Төхвәтуллин.