Апрельдә һәр төбәкнең югары һәм махсус урта уку йортларында, мәктәп-гимназияләрдә, мәдәният учакларында, хәтта балалар бакчаларында да Тукай бәйрәмнәре узды. Әйе, ул ел саен уздырыла, әмма быелгысы – аеруча истә кала торганы, күңелләрне аеруча нечкәрткәне, чөнки быел татар халкының сөекле улы, даһи шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел! Шушы уңайдан күптән түгел Бәләбәй шәһәренең 8нче урта мәктәбе башлангыч сыйныфлар корпусында “Тукай моңнары-2026” Бөтенрусия конкурс-фестиваленең муниципаль этабы узды. Әйткәндәй, әлеге чара Бәләбәйдә 15 елдан артык уздырылып килә. Бу шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләү конкурсы гына түгел, ә чын мәгънәсендә күңелле, ихлас туган тел, Тукай, шигърият бәйрәме дә!
Бәйрәм эчтәлегенә туры китереп, искиткеч матур итеп бизәлгән залда чара шагыйрь сүзләренә татар халкының “Туган тел” гимны белән башланып китте. Бөтен зал басып башкарган җыр һәммәсен бер дулкынга көйләде – өлкәннәр дә, балалар да гаҗәеп Тукай дөньясына чумды. Башкортстан татарлары конгрессының Бәләбәй бүлеге җитәкчесе Рәсүл Гәрәев җыелучыларны бөек шагыйрьнең туган көне белән котласа, районның мәгариф бүлеге методисты Светлана Гәрәева конкурста катнашачак балаларга уңышлы чыгышлар теләде.
Программаны алып баручы, 8нче мәктәпнең югары квалификацияле татар һәм башкорт телләре укытучысы Әминә Муллагалиеваның 27 ел гына яшәп калган шагыйрьнең кыскача тормыш юлы һәм гаять бай иҗаты белән таныштыруы җырлар белән үрелеп барды. Яраткан җырчыбыз Эльмира Маликова (баянда Валерий Гайнетдинов), 3нче сыйныф укучысы Риана Даутова башкаруында җырлар күңелләрне күтәрсә, 7нче сыйныф укучысы, урыс кызы Александра Гончарова исә татар халкының “Су буйлап” җырын саф татарча, искиткеч моңлы башкарып, бөтен залны сокландырды. Сөбханалла, талантлы җырчы үсә!
Ә аннары Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләү конкурсы башланды. Бәйге шартлары буенча, мәртәбәле жюри әгъзалары укучыларның әсәрне сәнгатьле укуын, башкару осталыгын, милли киеменең зәвыгын бәяләде. Шәһәрнең балалар бакчаларыннан кечкенә кызларның чыгыш ясавы ямь өстенә ямь булды. 23нче “Светлячок” балалар бакчасыннан Сафия Булатова (тәрбиячесе – Айгөл Имангулова) беренче урынга лаек дип табылды.
Жюри шәһәр-авыл мәктәпләреннән һәм Татар гимназиясеннән бәйгечеләрне аерым билгеләде. Кече звенода (1-4нче сыйныфлар) беренче урынга 5нче мәктәптән (Приют бистәсе) Азалия Шәрипова һәм татар гимназиясеннән Солтан Хәбибрахманов лаек булдылар. Урта һәм өлкән звенолар арасында беренче урынны Мәтәүбаш авылы мәктәбеннән Айгиз Мөхәммәдиев, Приют бистәсе 16нчы мәктәбеннән Эвелина Вахитова, татар гимназиясеннән Элиза Габдрәфыйкова һәм Әхәт Галиәхмәтов яуладылар. Без мактаулы II-III урыннар алучыларны да, номинацияләрдә җиңүчеләрне дә чын күңелдән котлыйбыз, әфарин, балалар!
Әлеге бәйгедә катнашуга балалар үзләре дә, ата-аналар, укытучылар да ифрат җаваплы караганнар. Балаларның шагыйрьнең сирәк яңгыраган шигырьләрен дә сөйләве мактауга лаек. Аларның сәхнәдә үз-үзен тотышына, милли киеменә, шигырь текстын яхшы итеп ятлавына, дөрес, матур интонация белән сөйләвенә сокланып бетәрлек түгел. Әйе, күңелне кырган нәрсәләр дә юк түгел, ул – дикция, ягъни күп кенә бәйгечеләрнең татарча шигырьне “урысча” сөйләве. Юк, моңа балалар гаепле түгел, моның сәбәбе – ни кызганыч, туган телләрнең гаиләдә, кадере бетә баруында, аны кирәксенмәүдә. Аннары, туган телләр укытылган мәктәпләр артсын иде дигән теләк тә күңелдә яши. Әгәр ата-аналар шушы теләкне күтәреп чыкса, әлбәттә, бу – мөмкин эш.
Бәйрәмнең эчтәлеген баеткан тагын бер нәрсә – ике иҗади коллективның Г. Тукай әсәрләре нигезендә әдәби композиция күрсәтүе. Мәтәүбаш мәктәбе укучылары (җитәкчеләре – Зинира Мөхәммәтҗанова) шагыйрьнең – “Аю мәҗлесе”н, ә 8нче мәктәпнең “Арлекино” балалар театры (җитәкчесе – Гөлшат Юлдашева) “Шүрәле” әкиятеннән өзек сәхнәләштерделәр. Балалар да, укытучылар да күп көч салганнар, костюмнары гына да һуш китәрлек! Шуңа ике коллектив та беренче урынга лаек дип табылды. Балаларның һәркайсына Рәхмәт хатлары, татлы призлар тапшырылды.
8нче мәктәпнең башлангыч звеносы коллективының (директор урынбасары – Олеся Абдуллина) һәркемне ачык йөз белән каршы алуы, музыкаль бизәлеш (Анжела Әбүбакирова), жюриның гадел бәяләве, үзара фикер алышу, җылы сүз, якты хис-тойгылар, истәлеккә фотога төшүләр – һәммәсе дуслыкның өзелмәс җепләре, бәйрәм бизәкләре булып җаннарга уелды. Әлбәттә, мәңгелек Тукай һәм бүгенге балалар! Шагыйрь күрмәгән яңа буын аны туган көне белән котлады, ерак киләчәктә дә яшәячәк иҗатын зурлап, алдында баш иде.
Хәтердә син гел тересең –
Һич бетмәс көчең.
Мәңгелек саф чишмә сыман
Син безнең өчен!
Әдип турында кызыклы фактлар
Тукайның кечкенә вакыттагы фотосурәтләре сакланмаган, дөресрәге, балачакта ул фотога төшмәгән, чөнки ул чорда авылларда фотограф булмаган. Шагыйрь 1903 елда унҗиде яшендә беренче тапкыр объектив каршына басарга җөрьәт итә. Тукай фотога төшәргә яратмаса да, архивларда шагыйрьнең ике дистәгә якын фотосы бар.
* * *
Язылган һәр шигырь юлы өчен Габдулла Тукайга 50 тиен көмеш яисә алтын белән түли торган булганнар. Үз заманында Тукаев иң күп түләнүче шагыйрь булып исәпләнгән.
* * *
Габдулла Тукай татар, гарәп, фарсы, төрек һәм урыс телләрендә ирекле аралаша һәм яза белгән.
* * *
Замандашлары сөйләве буенча, Габдулла Тукай кием-салымга артык игътибар итмәгән. Шагыйрь тормышыннан шундый вакыйга билгеле: базардан яңа пинжәк алгач, аның 2 үлчәмгә зуррак булуына карамастан, ул аны бер дә кыенсынмыйча шактый озак киеп йөргән.
* * *
Шагыйрь үзе исән чакта 22 төрле исемдәге 46 китабы нәшер ителгән. Ә 1917 елга кадәр Тукайның 72 китабы 221900 данә белән нәшер ителгән.
Зәйфә Салихова.