+27 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Әдәбият
15 Май , 05:50

Бала-чагага ярамаган тагы...

Яки балалар өчен язылган шигырьләр ни дәрәҗәдә камил?

Бала-чагага ярамаган тагы...Бала-чагага ярамаган тагы...
Бала-чагага ярамаган тагы...


Күптән түгел Башкортстан Язучылар берлегенең татар әдипләре берләшмә­сендә балалар өчен язылган китап кулъязмаларын тикшерү узды. Аларның җидесенең бише – шигырьләр иде.

Агымдагы елда Зәйнәб Биишева исемендәге “Китап” нәшриятында балалар өчен татар телендә бер генә китап чыгачак. Ул, әлбәттә, шәп булыр дип өмет итәм, чөнки авторы – Салават Рәхмәтулла. Китаплар аз чыгу сәбәпле, кулъязмаларны иң вак иләктән иләргә туры килә. Китап итеп нәшер итәргә тәкъдим ителгән кулъязмалардагы “ши­гырь”ләрне укып шаклар каттым. Күпчелек авторлар балалар өчен язылган шигырь­ләрнең нинди булырга тиешлеген бөтенләй күз алдына да китерми кебек.
Балалар шигырьләре, минемчә, аңлаешлы, рифма-ритмнары төгәл, мавыктыргыч, тапкыр, шаян, җор булырга тиеш.
Әминә елый үкереп,
– Тубым суга төште, – дип.
– Чү, Әминә, елама,
Туп батмый ул елгада.
“Туп” дип аталган бу шигырь бер укуда хәтердә кала. Аның авторы Әминә Бикчәнтәева дип куелган. Ләкин, минемчә, ул аны Агния Бартодан тәрҗемә иткән.
Наша Таня громко плачет:
Уронила в речку мячик.
– Тише, Танечка, не плачь,
Не утонет в речке мяч.
Югарыда телгә алган шигырьне бар да белә дип уйлыйм.
Мин Зәкия Туфайлованың “Миннән дә зур үсәрсез” дигән шигырен дә бер укуда күңелдә калдырган идем. Аны тулысынча китерәм:
Кишер суы күп эчтем,
Шуңа быел бик үстем.
Кайсын кырып ашадым,
Кайсын тешләп ашадым.
Ялкауланып тормадым, 
Үзем эшләп ашадым.
Сез дә кишер кырыгыз,
Баллы суын эчәрсез.
Күрегез дә торыгыз:
Миннән дә зур үсәрсез.      
Улым да, кызым да татар балалар бакчасына йөргәндә көз турында дүртьюллык ятлап кайтканнар иде.
Үтте-китте матур җәйләр,
Көзләр килеп җиттеләр.
Ак каенның яфраклары,
Саргаешып киптеләр.
Бу Кави Нәҗминең “Көз” шигыре. Балалар бу юлларны һаман яттан белә, аларга ияреп без дә.
Дөрес, улым аның соңгы юлын үзгәртеп хәтерендә калдырды. Аныңча:   
Ак каенның яфраклары
Саргаешып беттеләр.
Ни өчен гадиләштергән? Чөнки “саргаеп кибү” аның кабул итүенә авыррак, “саргаеп бетү” җиңелрәк үзләштерелә. Димәк, балалар үзләре кабул итәрдәй, аңлаешлы шигырь­ләрне генә хәтерендә калдыра. Бу урында балалар китапларының төрле яшьтәгеләргә тәгаенләнүен дә онытмаска кирәк. Гадәттә, мәктәпкәчә яшьтәге, кече яшьтәге мәктәп балаларына, урта, өлкән сыйныфлар өчен дигән бүленешләр кулланыла. Аларга караган шигырьләр шул яшьтәгеләр өчен аңлаешлы, кызыклы һәм мавыктыргыч булырга тиеш.
Инде Язучылар берлегендә балалар өчен шигырь китаплары кулъязмаларын тикшерүдәге авторлардан мисаллар китерәм. Күпчелек кулъязмалар шыр хаталы, алардагы орфография һәм пунктуация үзләре тәкъдим ителгәнчә бирелә. Авторларның исем-шәрифләрен атап тормыйм, алары мөһим түгел.
Шул сыерны сауган әңкәм,
Нуры – Кояш чаклыгы,
Юлларыбызны яктыртсын,
Күңелкәең аклыгы!
Кемнең нуры кояш чаклы? Сыерныңмы, әнисенеңме (аныңча ул әңкә), яки сауган сөт нурлар чыгарып утырамы? Мондый камил булмаган, аңлаешсыз юлларны һәр автордан диярлек табып була.
Шигырьне шигырь иткән рифмаларга игътибар итик.
Футбол уйнадылар шулай,
Дөм караңгы төшкәнче.
Инде тупны тапмадылар,
Тагын кемдер типкәнче.
Ә бу мисалда рифмадан тыш бул­ган фикер буталчыклыгын да һәркем тоя алырлык.
Карлы-яңгыр ява  тышта,
Тамчылар тама.
Гадел җылы өйләрендә
Тәрәз каршында.
“Тама-каршында” рифма булырга дәгъва итә аламы?
Бер авторның шигырен тулысынча китерәм:
Данияр әйтә: “Зур үскәч
Шофёр булырмын әле.
Басулардан келәтләргә
Иген ташырмын әле”.

Кәрим әйтә: “Зур үскәч,
Умартачы булам”, – ди.
“Барлык дус, туганнарны
Бал белән сыйлыймын”, – ди.

Картәтәсе канәгать,
“Оныгым үсте”, – дия.
Чын күңелдән сөенеп,
“Ярдәмчем минем,” – дия.
Һичьюгы бер строфада рифма булса икән. Әлеге авторның калган рифмаларына да игътибар итик: куйды-салды, балкый-сыйлый, кунды-сузды, ял итә-ярдәм итә, тормыйсың-аңламыйсың, бирмисең-бетергәнсең, чәчте-сипте, килмәде-чүпләмәде, яратам-булышам, яклар-башлар, чистартабыз-коендырабыз...
Ритм төгәлсезлекләре авторларда азрак очрый. Бер генә мисал:
Үткән еллар аша әңкәемнең,
Җырына кушыла авыр чиләге. (11 иҗек.)
“Берегез алма, берегез хөрмә,
Берегез кура җиләге!” (8 иҗек.)
Бер автор ритм камил­легенә сүзләрне хаталы язып ирешкән:
Яшьлек дигән җиргә җиткәч,
Ул урыннан мин китмәм. (7 иҗек.)
Әни сөйләгән картлыкны
Ишектән дә керетмәм! (7 иҗек.)
“Кертмәм” дип язса, бер иҗеккә кимеп, ритм төгәлсез булыр иде. Автордан тагын бер мисал.
Артта калды безнең тәтәй
җыеп,
“Чәйгә” барган чаклар күршегә. (9 иҗек.)
Бәйрәм җитсә, канатланып
кайтам,
Дусларымны кочып, күршергә. (9 иҗек.)
Бу очракта, киресенчә, бер хәрефне төшереп калдырган.
Кулъязмаларда диалекталь сүзләр дә очрый:
Кар бөртегеннән сорадым
Матурлыгының серен
Ә ул миңа җавап бирде:
Тышта күбрәк йөрең!..
Яки:
Бишек җырын сабыйларга
Тукайча көйләң.
Меңъеллык бит
безнең тарих
Шуларны сөйләң!
Әйдәң, уйлаң, сыйлаң, тыңлаң...
Башка төр хаталар арасында тавтологияләр дә очрый.
Бер әни һәм бер нәни,
Бакчада бер иртәдә.
Җәйге кояшта бер кошчык,
Әй сайрый, бер киртәдә.
Шулай ук урыс сүзләре куллану очраклары да бар, аеруча “жәл” сүзен яратып файдаланалар.
Кулъязмаларда еш очраган тагын бер күренеш – ул да булса өлкәннәр өчен балалар турында язылган әсәрләрне   балалар өчен дип тәкъдим итү. Мәсәлән:
Йә, Аллаһым, шушы сабыеңны
Зинһар, сакла! Барсын юлыннан.
Каурый каләмнәрен төшермәче,
Төшермәче, зинһар, кулыннан.
Кайсы бала сабыеңны сакла дип Аллаһка ялварып утыра икән! Тагын бер мисал:
Шуңадыр да күңелем ак минем,
Ә уйларым, фәкать, изгедә.
Хаклык яклы булдым.
Мин ышанам:
Бәхет елмаер бит безгә дә.
Яки:
Сөйләшегез туган телдә
Балалар белән.
Телем бетсә, милләт бетә,
Мин шуны беләм...
Бу балалы балалар өчен язылгандыр инде. Башкача аңлап булмый. Лирик герой һичьюгы туган телдә курчагы белән сөйләшсә дә, мантыйкка туры килер иде.
Ә бу шигырь оныклары булган балалар өчен язылган булса кирәк:
Пар алмадай оныкларым
Белсен тел бөеклеген.
Күрсен гореф-гадәтләрен,
Милләтебезнең йөзен.
Әлеге шигырьләргә өлкәннәр авызыннан бала чакны сагыну, мораль уку, акыл сату, киңәш бирү, төрле үгет-нәсыйхәтләр хас. Югыйсә, шул ук моральне кызыклы күренешләр аша да биреп булыр иде бит.
Зурлар өчен балалар шигырьләре шулкадәр күп, алардан аерым китаплар чыгарырга мөмкин.
Һәр шигырь бала өчен нинди дә булса ачыш, могҗиза булырга тиеш. “Бакчага барам, әни озата, мин анда уйныйм” һәм башка шундый фикерләрне кат-кат туку шигырь була алмый. Балалар – көчле тәэсирләнүчән, эчкерсез, саф күңелле. Шуңа тема сайлаганда да игътибарлы булырга кирәк.
Бер авторның балалар өчен языл­ган “Ятим поши” шигыре шулай башлана:
Нигә аттың, гамьсез кеше,
Пошины кызганмыйча?..
Ярты көн баласы торды
Урыннан кузгалмыйча...
Бу җыр тексты буларак тәкъдим ителә. Һәм текст шулай тәмамлана:
Мылтыгыңны төбәгәнче,
Җиде кат уйла, кешем!
Төзәлмәслек була кайчак
Синең эшләгән эшең.
Бу браконьерларга концерт куйганда үтемле булсын өчен балалар тарафыннан җырлату өчен махсус язылган кебек.
Халыкта бер мәзәк йөри. Имеш, инкыйлаб елларында бер авыл агае урамнан кайтып барганда күршесе очрый.
– Каян кайтып килүең? – дип сорый анысы.
– Менә улыма туу турында таныклык алып кайтуым.
– Нинди исем куштың?
– Винегрет дип.
– Нигә андый исем?
– Бала-чагага ярамаган тагы.
Бездә шигырьләрне дә бала-чага өчен ярамаган тагы дип язалар булса кирәк...

Мөнир ВАФИН.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас