

Акыл белән гамәл кыла белгән
Халыкта тик шәхес табыла.
Халык белән шәхес даны үсә,
Шәхес белән халык таныла.
Бу юллар, әйтерсең лә, гомерен халкына, туган җиренә, милләтенә багышлаган, үзенең ихлас хезмәте, тирән фикерле язмалары белән күпләрнең күңелендә якты эз калдырган күренекле журналист, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре Идрис Сәетгалиевка багышланган.
2025 елның 24 маенда ул арабыздан китте. Әмма чын иҗат кешеләре югалмый – алар теркәп калдырган сүзендә, үз китапларында, үзләрен белгән кешеләрнең хәтерендә яши. 2026 елның 16 апрелендә, аның туган көнендә, туган төбәге Илеш районының Иштерәк авылында якыннары, дуслары, хезмәттәшләре, якташлары җыелып, аның 65 еллыгын искә алды һәм авторның “И газиз туган җирем!” китабын тәкъдим итте.
Гомер баскычлары
Идрис Мөдәрис улы Сәетгалиев 1961 елның 16 апрелендә Илеш районының Иштерәк авылында гади, хезмәт сөючән гаиләдә дөньяга килә. Авыл мохите, табигать, кешеләр арасындагы ихласлык аның күңеленә кечкенәдән үк сеңә, бу хисләр соңыннан аның иҗатының төп нигезенә ята.
Мәктәп елларында ул тарих белән кызыксына, күп укый, фикер алышырга ярата. Укытучылары да, авылдашлары да аны зирәк, тырыш, эзләнүчән егет итеп искә ала.
Урта мәктәпне тәмамлагач, Уфа педагогия училищесында белем ала, аннары Башкорт дәүләт университетында укый. Белемен тагын да тирәнәйтеп, Башкортстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясен тәмамлый. Бу аңа киң карашлы, тирән аналитик фикер йөртә белүче шәхес булып формалашырга ярдәм итә.
1984 елда ул “Кызыл таң” гәзитенә эшкә килә. Хезмәт юлын стажер буларак башлап, корректор, үз хәбәрче, җаваплы секретарь урынбасары, бүлек мөдире, җаваплы секретарь вазыйфаларын башкара. 2006 елдан икътисад бүлеге мөхәррире булып эшли.
Аның икътисад темасына язылган мәкаләләре тирән анализлау, фактларга нигезләнүе белән аерылып тора. Ул республика һәм Бөтенрусия күләмендә үткәрелгән конкурсларда җиңүләр яулый, ике тапкыр “Кызыл таң”ның ел лауреаты исеменә лаек була. 2007 елда аңа “Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелә.
Соңгы елларда ул Илеш, Бакалы, Шаран районнары буенча “Кызыл таң” гәзитенең үз хәбәрчесе булып эшләде. Аның интервьюлары, аналитик язмалары, тарихи очерклары укучылар тарафыннан һәрвакыт яратып кабул ителде.
Журналистика белән беррәттән, ул туган як тарихын өйрәнү буенча да зур эш алып барды. Башкортстан авыллары тарихы, шәҗәрәләр, милли йолалар, балалар өчен юл хәрәкәте иминлеге буенча кулланмалар – барлыгы дистәдән артык китабы дөнья күрде. Аларның һәркайсы архив материалларына, тарихи чыганакларга нигезләнеп язылган.
Аның соңгы, иң кадерле хезмәтләренең берсе — “И газиз туган җирем!” китабы булды.
Авыл тарихында — милләт тарихы
Чара “Авыл тарихы – милләт тарихы” дип исемләнгән әдәби-хәтер кичәсе форматында узды. Бу исем үзе үк Идрис Сәетгалиев иҗатының асылын чагылдыра: ул һәрвакыт тамырларга, тарихка, туган туфракка зур хөрмәт белән карады.
Кичәгә район хакимияте вәкилләре, республика матбугатының күренекле шәхесләре, “Кызыл таң” гәзите хезмәткәрләре, авылдашлары, якыннары килгән иде. Алар арасында район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Вадим Нурыев, “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов, баш мөхәррир урынбасары Фәнис Гәрәев, журналист Фәнүр Гыйльманов һәм башкалар бар иде.
Идрис Мөдәрис улының иң кадерле кешеләре – кызы Алина, сеңлесе Назилә, туганы Илбира ханым да бу көнне туган якка кайтып, аның якты рухы алдында баш иделәр.
“Иҗаты яшәгәндә, ул яши”
Вадим Нурыев үз чыгышында болай диде:
– Без Илеш районыннан шундый шәхес чыгуы белән горурланабыз. Ул бүген безнең арада булмаса да, чын язучы үлми. Аның иҗаты яшәгәндә, ул үзе дә яши. Безнең бурыч – Идрис Мөдәрис улының исемен мәңгеләштерү.
Бу фикер һәр чыгышта яңгырады, һәр истәлектә аны югалту сагышы белән бергә, аның эшен дәвам итү зарурлыгы да кызыл җеп булып үтте.
“Өлгермәдек...”
Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Айгөл Якупова:
– Идрис абый белән бу китап турында сөйләшкән идек. “Китап туе үткәрербез әле”, – дип әйткәч, “Соңрак…” – диде. Әмма өлгермәдек… Бүген инде ул үзе юк, ләкин без аның туган авылында, якыннары арасында бу изге эшне башкарабыз.
Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Илһам” әдәби-музыкаль клубы җитәкчесе, район китапханәсе китапханәчесе, чараны әзерләп алып баручы Клара Хәлиуллина бу фикерне дәвам итеп, болай диде:
– Идрис Мөдәрис улы китап чыгу белән үк аны безгә алып килде. Мин инде китап туена әзерләнә башлаган идем, сценарий да язып куйдым. Әмма язмыш башкача хәл итте… Бүген без аның туган көнендә, аның рухын искә алып, шул ниятне тормышка ашырдык. Бу – безнең аның алдындагы бурычыбыз.
“Туган төягенә тугры калды”
Идрис Сәетгалиев – үзенең туган авылы Иштерәккә гомер буе тугры калган кеше. Ул аны яратты, өйрәнде, саклады, танытты.
Аның “И газиз туган җирем!” китабы – Иштерәккә рухи һәйкәл. Китапта Иштерәк авылының тарихы, килеп чыгышы, халыкның көнкүреше, репрессия корбаннары, Бөек Ватан сугышы еллары, мәгариф, мәдәният, йолалар, шәҗәрәләр – барысы да киң яктыртылган. Архив материаллары, өлкәннәр истәлекләре, риваятьләр – барысы да бербөтен булып үрелгән.
Аның тышлыгына ук автор: “Авылдашларыбызның якты истәлегенә багышлыйм”, – дип язып калдырган...
“Авыл дип янды”
Карабаш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Фәрит Баязитов:
– Ул туган ягым дип янып яшәде. Безгә дә шул мәхәббәтне күчерде.
Күршесе, яугир-интернационалист Рәзыйф Маннапов:
– Авыл өчен бик күп эшләде. Буалар, һәйкәл проекты, мәчет төзетү, агачлар утырту – болар барысы да аның башлангычы белән эшләнде.
Чыннан да, Идрис Мөдәрис улы авыл тормышында зур эз калдырды. Аның тырышлыгы белән авылда обелиск барлыкка килде. Шулай ук аның башлангычы белән инде өченче ел рәттән кичке сабантуй үткәрелә – бу да авыл халкын берләштерүче матур традициягә әверелде.
“Алыштыргысыз журналист”
“Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов аның журналистикадагы урынын бәяләп, болай диде:
– Идрис – безнең өчен бик кадерле кеше иде. Ул үзенең язмаларын миңа еш җибәрә, киңәшләшә иде. Без кайчак бәхәсләшә дә идек, әмма һәрвакыт уртак фикергә килә идек. Ул архивларда эшләде, тарихны тирәнтен өйрәнде. Бүгенге көндә икътисад темасына шундый тирән аналитик материаллар язучы журналистлар юк. Ул алыштыргысыз иде. Без аны бик сагынабыз.
“Юлларыбыз бергә барды”
Хезмәттәше Фәнис Гәрәев та истәлекләре белән уртаклашты:
– Безнең тормыш юлларыбыз гел янәшә барды. Балачакта да, студент елларында да, эштә дә – һәрвакыт Идрис янәшәдә булды. Без бер бүлмәдә яшәдек, ул баянда уйный, мин җырлый идем. Ул һәрвакыт тарих белән кызыксынды, энциклопедик белемгә ия иде. Туган авылын шулкадәр яратты һәм бу мәхәббәтен китапларында мәңгеләштерде.
“Горурлыгыбыз булды”
Кызы Алина:
— Мин һәрвакыт “минем әтием кем” дип әйткәндә, горурлык хисе кичердем. Ул теләсә нинди сорауга җавап таба белә иде. Ул миңа бик җитми...
Бу сүзләр залда утырган һәркемнең йөрәгенә үтеп керде.
“Тормышны яратты”
Күршесе, Башкортстанның атказанган табибы Илфат Билалов:
— Аның турында сөйләгән һәркем бер нәрсәне ассызыклады: ул тормышны яратты, кешеләрне яратты, туган җирен яратты. Ул һәрвакыт эзләнде, уйлады, эшләде. Туган җирен бик яратты.
Якын туганы Өнсия апа:
– Яшәү көче бик зур иде аның…
Күңелләргә үтеп кергән чыгышлар
Кичә барышында сәхнәдән яңгыраган җырлар, шигырьләр, музыкаль номерлар чарага аерым җылылык һәм ихласлык өстәде.
Сәхнәдә мәдәният йорты хезмәткәре Вилнур Фазылов, җырчылар Гөлназ Нуриязданова һәм Илнара Кадраева, “Илһам” әдәби-музыкаль клубы әгъзасы Эльмира Насыртдинова, шулай ук Фәвәрис Әһлетдинов башкаруындагы һәр җыр, һәр шигъри юл тамашачылар күңелендә тирән хисләр уятты, сагыш белән горурлыкны бергә үрде.
Исемен мәңгеләштерү – изге бурыч
Чара ахырында авыл мәдәният йортының мәдәни чаралар оештыручысы Нәсимә Инсапова бик әһәмиятле тәкъдим белән чыкты:
– Идрис абыйның соңгы китабы “И газиз туган җирем!” дип атала. Бу сүзләр – аның күңел авазы. Шуңа күрә авылга кергән урында шушы сүзләрне язып кую тәкъдиме белән чыгам. Бу – аның исемен, аның иҗатын мәңгеләштерү булыр иде.
“Авыл тарихы – милләт тарихы” дип исемләнгән әдәби-хәтер кичәсе югары дәрәҗәдә, оешкан төстә, тирән эчтәлек белән үтте. Ул биредә җыелган һәркем өчен онытылмас мизгелләр бүләк итте, Идрис Сәетгалиевның бай мирасын тагын бер тапкыр искә төшерде һәм аның исемен мәңгеләштерү юнәлешендә әһәмиятле адым булды.
Идрис Сәетгалиев – халкы белән бер сулышта яшәде. Ул авылның рухи дөньясын, кешеләр язмышын, тарихны иҗатында чагылдырды.
Аның гомере өзелсә дә, эзе калды. Китапларында, язмаларында, кешеләр күңелендә. Кешенең кыйммәте җир йөзендә кылган эшләре белән үлчәнә. Әгәр ул яхшылык калдыра икән – димәк, ул үлемсез. Идрис Мөдәрис улы Сәетгалиев – әнә шундыйлардан.