+19 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Әдәбият
19 Июня , 02:28

“Алмалар алсу вакыт”

З. Биишева исемендәге “Китап” нәшрияты кибетендә шагыйрә, хезмәттәшебез Ләйсән Якупованың шул исемдәге әдәби җыентыгының исем туе узды

“Алмалар алсу вакыт”“Алмалар алсу вакыт”
“Алмалар алсу вакыт”
Әйе, табигатьнең шундый гаҗәеп бер мизгеле бар – алмалар алсу вакыт. Әле сары көзләр җитмәгән, ә җәйнең матурлык, муллык, юмартлык белән мөлдерәмә тулы чагы. Алмаларның оялчан яшь кызларның битләредәй алсуланган чоры. Шагыйрьләргә илһам һәр иртәдә чыккан кояш белән иңеп кенә торган бер тылсымлы вакыт.

Башкортстанның һәм Русиянең Журналистлар һәм Язучылар берлекләре әгъзасы, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, шагыйрә, язучы, “Кызыл таң” гәзитенең әдәбият бүлеге мөдире Ләйсән Якупова нәкъ шул тылсымны тотып алган һәм шигырьләренә, хикәяләренә салган. Чараны ачып, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, З. Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятының баш мөхәррире Зөлфия Карабаева авторны яңа китабы белән тәбрикләде һәм аны чыгаруга нәшриятта эшләүче һәркемнең өлеш кертүен билгеләп үтте.
 
Татар әдипләренең яңа китапларының исем туен соңгы елларда нәшриятта җиң сызганып эшкә керешкән татар басмалары мөхәррире Дилбәр Әхтәмова оештыра.
Дилбәр Гомәр кызы, уңганлык һәм осталык үрнәге күрсәтеп, бәйрәмнәрнең искиткеч эчтәлекле сценариен төзи, кунаклар, артистлар чакыра, авторлар белән даими бәйләнештә тора. Бу юлы да үз һөнәренең һәм оештыру сәләтенең югары осталыгына ирешкән мөхәррир тырышлыгы белән бәйрәм югары дәрәҗәдә үтте.
Китапта шигырьләр белән бергә хикәяләр дә урын алган, ә иң кызыклысы – көтелмәгән, серле, мистик хикәяләр дә кергән аңа. Алар кыскалыгы, гаҗәеп иҗади табышлары, көтелмәгән, әмма шулкадәр күңелгә якын образлары белән новелланы хәтерләтә. Авторның иҗат офыклары киңәюе аеруча шатлыклы күренеш.
– Ләйсән – уңдырышлы җиргә төшкән алтын орлык кебек, – диде бу хакта “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррир урынбасары Резеда Нуртдинова. – Без аның гәзитебездә төрле елларда хезмәт салган биш халык шагыйре һәм ике халык язучысының иҗат чылбырын дәвам итүенә ышанабыз.
 
Әдәбият сөючеләргә соңгы елларда иҗат ителгән шигъри һәм чәчмә әсәрләр тупланган китап тәкъдим ителде. Чыгыш ясаучылар фикеренчә, Ләйсән — нечкә хисле шагыйрә, фәлсәфи, романтик һәм шул ук вакытта моңсу рухлы шигърият вәкиле. Әтисенең бертуганы, Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташның һәм әнисе – шагыйрә Нәҗибә Әминеваның иҗат юлын күркәм рәвештә дәвам итүче дә ул.
Бу хакта язучы, журналист, “Тулпар” журналының проза бүлеге мөхәррире Дилбәр Булатова, журналның шигърият, сәнгать һәм сатира-юмор бүлеге мөхәррире Мөнир Вафин, “Кызыл таң” гәзитенең авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире Олег Төхвәтуллин да сөйләде. Ә “Өмет” гәзитенең әдәбият бүлеге хәбәрчесе Рәүф Идрисов аның иҗат җимешләрен үзе эшләгән гәзит битләрендә дә күрергә теләве турында әйтте.
 
Ләйсән әле мәктәп елларында, студент чагында ук үзен үзенчәлекле иҗади шәхес итеп таныта. Бер дәрестә БДУның татар-урыс бүлегендә укыган һәркем өчен хөрмәтле остаз Камил Дәүләтшин Ләйсәнгә тәрәзәгә карап, образ тудырырга куша. Студент кыз аңа: “Урамда көз елый”, – дип җавап бирә. Шунда Камил Салих улы аның киләчәктә шигырьләр генә түгел, проза әсәрләре дә язачагын фаразлый. Һәм ялгышмый.
Шагыйрәнең сабакташы, якташы
М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Нурия Хәлиуллина җыелучыларны гүзәл яшьлек елларына алып кайтты.
– Ләйсән ул вакытта да, хәзер дә нәфислеге, гүзәллеге белән күңелне ымсындыручы күбәләкне хәтерләтә, – диде ул. – Еллар кагылмаган чибәрлеге сокландыра, иҗаты белән мавыктыра. Аның китабын кулга алсаң, тиз генә ябармын димә, бетмәсен иде, дип укыйсың.
 
Яшьлектән килгән янә бер көтелмәгән кунак та чарага ямь өстәде. Ул Ләйсән белән бергә 1997 елда “Нәүруз гүзәле” конкурсында катнашып, Гран-при алган, ерак араларны якын итеп килгән Гөлназ Әхмәтҗанова-Белголова булды.
Бер кәрзин җиләк-җимеш тотып килеп кергән яшьлек дусты Ләйсән өчен көтелмәгән зур шатлык булды. Гүзәл ханым чараны җыр-моңга күмде!
 
Гомумән, җырлар белән үрелеп барды чара. Бик күп дәрәҗәле конкурслар лауреаты, Башкортстан татарлары конгрессының Иглин районы бүлекчәсе рәисе Илмир Шәйхелисламов, “Нур” татар дәүләт театры актеры, Башкортстан һәм Татарстан республикаларының атказанган артисты Айнур Баянов, гаҗәеп тавышлы, бик борынгы җырларны халыкка кайтаручы Илгиз Әхмәтшин, гармунчы Данис Мофазалов җырлы күчтәнәчләре белән сөендерде.
Шагыйрәгә шагыйрь егетләр Рәсим Шәфи-Рәхмәт, Вәрис Акбашев, Айдар Маннанов шигырьләрен багышлады, чәчәк гөлләмәләре бүләк итте. Ләйсән Рәфит кызының өч баласы да укыган мәктәптән килгән укытучылар – Уфаның 84нче Татар гимназиясеннән Айгөл Ахунова һәм Диана Байзигитова алсу алмалар бүләк итеп, тәрбияле балалар үстергәне өчен рәхмәтләрен җиткерде.
 
Чараны билгеле җәмәгать эшлеклесе, журналист Зәлия Ахунова хисле, ипле, матур итеп алып барды. Чара ахырында Ләйсән Рәфит кызы җыелучыларга рәхмәтләрен җиткерде, алсу алмалар таратты.
 
Шундый нәфис, затлы чара күңелдә җәй тылсымы, алмалар алсулыгы булып озак сакланачак әле.

Резида ВӘЛИТОВА.


Автор:Резида Валитова
Читайте нас