Бу Уфадагы гастрольләренә кагыла.
- Уфа тамашачысы - ут. Чыгышларымны ничек кабул итүләре минем өчен мөһим һәм бик кадерле. Уфада чираттагы сезон ябык. Концертларда сюрпризлар күп булды. Минем чыгышым вакытында көтмәгәндә-уйламаганда затлы костюмнар кигән башкорт ансамбле пәйда булды. Мин егылып китә яздым.
Бу матурлыкны сүз белән генә тасвирлап булмый. Концертта булганнар минем хисләремне аңлар һәм минем белән килешер, – диде җырчы.