+19 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Әдәбият
22 Июня , 08:55

Соңлап кайту

Кояш батканнан соң көнне сагынудан ни файда?

Соңлап кайтуСоңлап кайту
Соңлап кайту
Галия йокысыннан куркыныч төш күреп уянды. “Озакламый үләчәкмен” дигән уй үтте башыннан. Тәненә салкын тир бәреп чыкты. Йөрәге күкрәген тишеп чыгардай булып типте. Үкереп елап җибәрергә уйлаган иде, тыелып калды.

Бәреп чыккан күз яшьләре бите буйлап ап-ак тышлы юрганга тамды. Моңа кадәр үлем турында уйлап та карамаган Галия бу уйдан бик нык тетрәнде. Тырышып-тырышып утыз ел буе дөнья малы җый да, беркөн килеп, барын да ташлап кит, имеш. Нинди гаделсезлек! Берничек тә килешә торган хәл түгел бу! Түшәгеннән көчкә торып, дару эчте. Бераз тынычлангач, бар гомерен күз алдыннан үткәрде.
...Алар бәхетле иде. Бәхеттән башы әйләнгән Галия, ире нәрсә әйтсә, шуның белән килеште. Матур яшәделәр. Баштарак Галиянең туган авылына еш кайттылар. Тәүге балалары тугач, бала белән йөрү уңайсыз дип, ә ире Фәритне җитәкче вазыйфага үрләткәч, вакыт тарлыкка сылтанып, бөтенләй кайтмый башладылар. Фәрит: “Үзең күреп торасың, вакыт юк”, — дип кенә җавап кайтарды. Икенче балалары туды. Шул елны Галиянең әнисе үлеп китте. Аны җирләргә кайтып җитә алмадылар, соңладылар. Галия әнисенең йөзен соңгы мәртәбә күреп тә кала алмады. Өч көн үксеп елады ул. Фәритенә дә үпкәләде. Ярый әле бергә эшләгән дуслары күп. Галия янына көн дә килеп, күңелен тынычландырырга тырыштылар.
Көн артыннан көн, ел артыннан ел үтә торды. Яңа йорт салып керделәр. Дөнья җитеш, ихатада ике җиңел машина. Галиянең дә байлыктан башы әйләнә башлады. Элегрәк туган авылын, туганнарын сагынса, хәзер аларны исенә дә төшермәде. Туганнары сирәк кенә үзләре килеп чыга иде, тора-бара алар да бөтенләй килмәс булдылар. Дуслар белән аралашу, күңел ачулар барын да оныттырды. Байлык җыюны өстен күрделәр. Ике кызларын зур туйлар ясап, кияүгә бирделәр. Барысы да шулай әйбәт кенә барганда, көтмәгәндә Фәрит, инфаркт булып, дөнья куйды. Галия үз-үзен белештерми елады, төсе качты. Башта кызлары еш кына кайтып торды, дуслары килеп юатты. Ләкин аларның килүләре дә тора-бара сирәгәйде, соңрак бөтенләй килми башладылар.
Зур йортта байлык эчендә Галия берүзе калды. Җитмәсә, бүген күргән төш ярасына тоз салды. Галиянең уйлары буталды. Читлектәге кош кебек, өй эчендә тегеләй-болай йөренде. Кинәт аңына килеп:
– Мин авылыма, туганнарым янына кайтып килергә тиеш! — дип ашыгып киенә башлады.
Авылга кайткач, иң тәүдә авыл зиратына керде. Әнисенең каберенә чәчәкләр салды. Озак кайтмый торганы өчен гафу үтенде. Күз яшьләре аралаш байтак вакыт әнисе белән сөйләште. Зираттан ничектер җиңеләеп чыкты. Үзе дә сизмәстән, Агыйдел буена төшеп, балачакта, үсмер вакытта су коенган урынга атлады.
– Саумы, Агыйделем, сине шундый сагындым! — Аяк киемен салып, суга керде, кулларын, битен юып алды. Су эчендә атлап йөрде. Ә күзләреннән яшьләр тамды. Галия бер кызны күкрәгенә кысты да:
– Әй, кызым, минем дә синең кебек чакларым шушы су буенда үтте бит, — диде. Балалар, гаҗәпләнеп, бер-берсенә карашып алдылар да су чәчрәтә-чәчрәтә йөзеп киттеләр.
Яр башына утырып, Галия кияүгә чыкканчы булган вакытларын бер-бер артлы искә төшерде.
– Менә кайда икән гомернең иң татлы, иң күңелле, кадерле минутлары!
Туган җирдән, туганнардан аерылып ничек яшәгән ул? Кинәт аңа тормышы ничектер мәгънәсез үткән кебек тоелды. Гомеренең иң матур чагында туган җиреннән, кан-кардәшләреннән читләшеп яшәгән. Ничек кенә үкенсәң дә, хәзер ул елларны кире кайтарып булмый. Галия янә үксеп елап җибәрде. Шулчак бер кыз бала килеп:
– Апа, сезгә нәрсә булды? — дип сорады. Әйтерсең дә балачагы эндәшә.
– Юк, кызым, бернәрсә дә булмады, рәхмәт...
Кыз сикерә-атлый китеп барды. Галия исә бәбкә үләнле балачак урамына таба атлады.

Риф ЙӨЗЛЕКБАЕВ.
Кырмыскалы районы.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас