Бу хакта ул "Честный репортаж" порталына бәян иткән.
Юл-транспорт һәлакәте 28 февральдә үк булган иде. Ул чагында Гөлназ Асаева гаебе белән трассада авария теркәлде. Кешеләр зыян күрде. Артистлар үзләре дә, башка машинада килгән өлкән яшьтәге пар да. Әгәр дә пенсионерларга ниндидер ярдәм булса. Асаева үзләре турында оныткан булып чыга. Бу җырчы төркемендәге биюче кызга кагыла.
"Мин сынулар, оча сөякләре һәм күкрәк читлеге имгәнгән хәлдә дәваханәләрдә 3 айга якын яттым, башта Бәләбәйдә, аннары Казанда РКБда һәм хәрби госпитальдә. Дәваханәдән 13 майда гына чыктым. Ике ай йөри һәм утыра алмадым", - дип сөйләгән зыян күрүче.
Шул вакыт эчендә Асаева ханым бернинди ярдәм дә тәкъдим итмәде. "Ул эшләгән бердәнбер әйбер - төркемнән алып атты", - дип зарлана кыз.
"Мин берничә мәртәбә акча мәсьәләсен тыныч кына хәл итәргә тырышып карадым, ләкин Гөлназ баш тартты һәм судка мөрәҗәгать итүне сорады, чөнки аның минем өчен акчасы юк. Дәваханәдән чыкканнан соң без Бәләбәйгә бардык һәм зыян күрүчеләр исемлегендә минем юклыгым ачыкланды - мин шаһит булып саналам", - дип белдергән зыян күрүче. Аның сүзләренә караганда, ул башта бу хакта сөйләргә теләмәгән. Ләкин хәзер ахыргача барырга карар иткән.
Әңгәмәдәш элекке кебек бии алмаячагын өсти. "Физик планда йөз процент терелү булмаячак", - дип нәтиҗә ясый ул.