+19 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Әдәбият
17 Июля , 05:30

Ул – мәңгелек урман

Күренекле башкорт прозаигы, Башкортстанның халык язучысы, С. Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Ногман Мусинның тууына 95 ел

Ул – мәңгелек урманУл – мәңгелек урман
Ул – мәңгелек урман

Ногман Мусин 1931 елның 17 июлендә Башкорт АССРының Макар районы (хәзерге Ишембай районы) Колгона авылында туган. 1937-44 елларда Колгона авылында җидееллык мәктәптә белем ала. 1947 елда Макар урта мәктәбен тәмамлый һәм шунда ук укытучы булып эшли башлый. 1949 елда Стәрлетамак укытучылар инс­титутына укырга керә. 1951 елда институтны тәмамлагач, бераз Макар район мәгариф бүлегендә инспектор вазыйфасын башкара һәм ел азагында хәрби хезмәткә алына.

Солдаттан кайту белән “Совет Башкортостаны” гәзитендә әдәби хезмәткәр, аннан соң Колгона авылында дүрт ел укытучы булып эшли. Ә 1958 елда Уфага күченеп, “Ағиҙел” журналында – бүлек мөдире, җаваплы секретарь, 1962 елдан “Совет Башкортостаны” гәзитендә әдәби хезмәткәр булып эшли.
Ногман Мусин Башкорт дәүләт университетының кичке бүлеген тәмамлый, арытаба янә “Ағиҙел” журналында бүлек мөдире, Башкортстан телевидениесендә, соңрак Башкортстан китап нәшриятында мөхәррир булып эшли.
Ногман Мусин иҗаттагы тәүге адымнарын Стәрлетамак укытучылар институтында укыганда ясый. Беренче шигырьләре үзе хезмәттә чагында республика гәзитләрендә һәм “Әдәби Башкортостан” журналында басылып чыга.
Хәрби хезмәт вакытында проза жанрында да көчен сынап карый, солдатлар тормышына багышланган берничә хикәя яза. “Минем дус” дигәне — 1954 елда “Әдәби Башкортостан” журналында, калганнары “Совет Башкортостаны”, “Ленинсе” гәзитләрендә басылып чыга.
Ногман Мусинның беренче күләмле әсәре – “Зөһрә” повесте 1956 елда “Әдәби Башкортостан” журналында басыла. Аннан соң бер-бер артлы “Горурлык”, “Күкчә урманында”, “Җир бизәге”, “Авылым юлы”, “Кеше елмая”, “Чәчәкләр керфеген ача” дигән повестьлары басылып чыга. Язучының төп темасы – урман, аны саклау.
1968 елда колхоз тормышына багышланган “Өзәрем юл кешеләре” исемле роман яза.
“Сайлап алган язмыш”, “Зәңгәртауда ак болан”, “Язгы ташкыннар алдыннан” (“Яралы кеше тавышы”), “Мәңгелек урман”, “Таң белән чык юлларга”, “Соңгы чолык”, “Шунда ята батырлар йөрәге” романнары һәм күпсанлы повестьлары Ногман Мусинны талантлы башкорт язучысы итеп таныта.
Аның эшчәнлеге хөкүмәт тарафыннан югары бәяләнә. Ногман Мусин Башкортстанның халык язучысы, С. Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Башкортстан АССРының атказанган мәдәният хезмәткәре, “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” һәм “Салават Юлаев” орденнары кавалеры.
Ногман Сөләйман улы 2021 елның 31 октябрендә вафат булды.
2022 елда Уфада Ногман Мусинга мемориаль тактаташ ачылды. Ул Менделеев урамындагы 7/1 йортта урнаштырылды, анда язучы 1983 елдан 2021 елга кадәр яшәде. Истәлек тактасын язучының портреты һәм аның иң популяр романнарының берсе исеме буенча “Мин – мәңгелек урман” сүзләре бизи.

Зөһрә ИСЛАМОВА.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас