+6 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Әдәбият
1 Сентября , 04:33

Халыклар һәм милли әдәбиятлар илчесе

Башкортстанның халык шагыйре Кадим Аралбайга – 85 яшь.

Халыклар һәм милли әдәбиятлар илчесеХалыклар һәм милли әдәбиятлар илчесе
Халыклар һәм милли әдәбиятлар илчесе

“Кадим Аралбай – бүгенге башкорт поэзиясенең иң алгы сафларында атлаучы шагыйрьләребезнең берсе. Аның һәр яңа шигыре яки поэмасы хәзерге заманның иң кискен милли, әхлакый-этик, социаль-сәяси, рухи-мәдәни мәсьәләләрен күтәреп чыгуы, шагыйрь теленең үткерлеге, чаялыгы белән сискәндерә. Егетлек һәм тәвәккәллек – Кадим Аралбай шигъриятенең хәлиткеч сыйфатлары. Нәкъ менә шуның өчен яраталар да шагыйрьне киң катлам укучылар”, – дип язды әдипнең яшьтәше, рухташы, язмышташы – күренекле прозаик, филология фәннәре докторы, профессор Тимергали Килмөхәммәтов моннан унбиш еллар чамасы элек.

“Язмышташы” дигән фикеремә бераз аңлатма кирәктер: ике әдип тә дәшһәтле 1941 елда дөньяга килә, Кадим – көзнең башлангыч көннәрендә, Тимергали – кыш башының нәкъ уртасында. Әтиләренең исем-шәрифләре бер – Әбделгалим. Бөек Ватан сугышы каһарманнары илебез азатлыгы хакына батырларча һәлак була. Сабыр холыклы әниләр кулында, әтисезлекнең бар газабын татып, кеше була яугир уллары. Элек ул заманда сирәкләргә эләгер урта мәктәп тәмамлап, колхозда берсе – шофер, икенчесе бригадир ярдәмчесе, хисапчы була, ә соңрак БДУ, филфак, аннары аспирантура. Берсе – МДУда, икенчесе Уфада Тарих, тел һәм әдәбият институтында укыйлар. Тимергали – БДУ доценты, Кадим Бөрҗән, Баймак районнарында укытучы була, аннары башкала...
Кадим Аралбай – Башкортстанның халык шагыйре, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, атказанган мәдәният хезмәткәре, күренекле шәхес, актив җәмәгатьче, халкыбызның милли горурлыгы! Тимергали Килмөхәммәтов – Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе, Русия югары мәктәбенең шәрәфле хезмәткәре, Мостай Кәрим драматургиясен, башкорт прозасын, шигъриятен бар нечкәлекләрендә өйрәнгән зирәк әдәбият белгече.


Миңа Кырмыскалыда да, Хәйбуллада да алар белән күп аралашырга, төрле чараларда бергәләп катнашып, уртак бәхетле минутлар кичерүләр насыйп булды. Әбделгалим уланнарының бер-берсен никадәр кадерләвенә, олылавына хәбәрдар булдым. Кадим Аралбайның “Тимер!”, ә язмышташының “Кадим!” дип назлап эндәшүләре әле дә колагымда чыңлап китә. Кадим Аралбайның 85е тула, ә Тимергали Килмөхәммәтовның тууына ел азагында 85 ел була...
Соңгы арада шуны уйлап йөрүем: барлык кешеләр, әнә, бер-берсенә язмышташ-каләмдәшләр кебек, һәрвакыт игътибарлы була белсеннәр иде, бу фани дөньяларда бер-береңне олылаудан, кадер күрсәтүдән дә изге әйбер юктыр. Сүземне куәтләр өчен Кадим Аралбайның яшьтәшенә багышланган шигырь юлларын китерәм:
“Аталардан калган буразнаны
Өзми генә ерак сузаек,
Иҗат кыры – яу кырыннан кимме?!
Изге яуда тузсак тузаек.
Әнкәйләрнең җырланмаган җырын
Күтәрешеп озак бараек.
Тукылсын ул безнең гомердән дә
Бу аһәңле, моңлы аралык...”
(“Тынмас моң”).


Кешеләр, дуслар гына дисең! Бүгенге болгавыр заманда, фани дөньяларга әллә ниләр булган, төрле телләрдә аралашкан, төрле мәдәният, дин, әхлакларга бүленгән халыкларның кинәт бер-берсен “аңламаганга” салышкан бер вакытта, чын ирләр дуслыгы, илләр татулыгы бик тә кирәк!
Русия Президенты Владимир Путин Указына ярашлы, 2026 елның илебездә “Русия халыклары бердәмлеге елы” дип, ә үзебезнең республикада “Зур һәм тату гаилә елы” дип билгеләнүе – Ватаныбызда гына түгел, ә бар дөньяда шәфкатьлелек, татулык, бердәмлекне ныгытуга юнәлтелгән. Бу хакта искә төшерүем юктан түгел: Башкортстанның халык шагыйре Кадим Аралбайның алты дистә елга сузылган бай һәм сокландыргыч иҗаты кешеләр, халыклар һәм илләр арасындагы дуслыкны, бердәмлекне, үз дәүләтеңнең чын гражданы булып калуны данлады, бу изгелекне, шигъри оран итеп, дөньяга яңгыратты! Асылда, шагыйрь халыклар һәм милли әдәбиятләр илчесе булып формалашты, бай эчтәлекле иҗаты шуңа хезмәт итә. Заманында Н. А. Некрасовның “Поэтом можешь ты не быть, но гражданином быть обязан”, – дигән канатлы сүзләре бик популяр булган. Шөкер, бүген Кадим Аралбайга берьюлы шагыйрь дә, гражданин да булу бәхете язды...


Зиһенле укучыбыз хәтерлидер, “Кызыл таң”да (3 сентябрь, 2021 ел) “Ата-баба эзен юллап, чумам тарихларга” дип аталган иҗади портретыбыз дөнья күргән иде, анда шагыйрьнең гомум иҗаты турында үз фикеребезне җиткергән идек. Алдан ук билгеләнүенчә, бүген сүзебезне күренекле шагыйрьнең гражданлык лирикасы турында әйтмәкчебез, чөнки бу мотивлар әле барыбыз өчен дә мөһим һәм көнүзәк.
Иң элек шунысы: Кадим Аралбайның егермедән артык шигъри җыентыклары дөнья күргән, утызлап поэмалары ташка басылган. Алар арасында урыс телендә “Гонец: стихи и поэма” (1983), Татарстан китап нәшриятында “Ак тирмәләр иле: шигырьләр, поэмалар” (1996), “Тау иясе: заман әкияте” (1998), Чувашия китап нәшриятында “Песни степей: стихи и поэмы” (2001) китаплары басылган. Шагыйрь 90нчы елларга кадәр илебезнең төрле республикаларында, бүген Русиянең бик күп милли төбәкләрендә шигырьләрен башкорт һәм урыс телләрендә дәртләнеп укый. Кайсы тарафларда йөрсә дә, туган телендә 1812 елдагы Ватан сугышы каһарманына багышланган тарихи халык җыры “Каһым түрә”не башкарып, кешеләрне сокландыра ул. Шагыйрь Муса Гали болай дип хәтерләр булган: “Бер очрашуда Кадим үзенең “Каһым түрә”се белән таныштырды. Бу очракта Мәскәүдәге Башкорт мәдәнияте һәм әдәбияты көннәрендәге урыс язучылары алдында җырлаганын күз уңында тотам. “Менә, ничек тә җырлап була икән ул җырны!..” – дидем эчтән генә бу күренешкә сокланып...” Җырның һәм шигъри сүзнең, әнә шулай, кодрәте киң шул...
Әйткәнебезчә, гражданлык лирикасы Кадим Аралбайның төп үзенчәлеге, иҗади кредосы. Ватанпәрвәрлек шагыйрьнең һәр әсәрендә лейтмотив – әйтәсе төп фикере булып яңгырый:
Ак кылганнар, уйларымның очы
Әллә нигә сездән башлана...
Галәм гизеп кайтса,
Космонавт та
Даланың чал кылганнарын кочып,
Ватан кочагына ташлана...


Патриот шагыйрь үз җире, үз халкы турында гына уйланмас, аның бар хәстәре дөньялар иминлеге, халыклар бердәмлеге, милләтләр дуслыгы булыр. Авторның киң таралган “Ак тирмәләр” поэмасы әнә шул илаһияткә дан җырлый, чөнки шагыйрьнең дә, изге халкының да күңеле – ”ак тирмәләр иле”:
Башкортстан – ак тирмәләр иле,
Бар Ватанга тора күренеп.
Якты моңга, наз-сагышка тулы
Ак тирмәле халкым күңеле.
Мең газаплы халкым,
Күпме ялкын
Йөрәгеңне өтеп купканда,
Ак тирмәне,
Аманатың итеп,
Саклагансың, калкып калкандай!
(“Ак тирмәләр”).


Урыс шагыйре Евгений Евтушенконың афоризмга әйләнгән сүзләре хәтергә килә, ул юлларда мин Кадим Аралбай булмышын да ап-ачык күрәм:
“Поэт в России – больше, чем поэт.
В ней суждено поэтами рождаться
лишь тем, в ком бродит гордый дух
гражданства,
кому уюта нет, покоя нет”.


Нәкъ шундый шагыйрь иҗат башында ук ватанпәрвәрлек мотивларына тугрылыгын күрсәтте. Мостай Кәрим: “Гомумән, әти-картәтиләрнең, борынгы бабаларыбызның аваз-ораннары Аралбайның иҗади намусына, шәхси булмышына туры йогынты ясый кебек. Тормыш вакыйгаларына, чорыбызның аклы-каралы күренешләренә ул әнә шул тарихи намус, тарихи әдәп таләпләреннән чыгып карый. Бу карашта иҗади тирәнлек күренә”, – дип билгеләде.
Күренекле язучы Хәким Гыйләҗев язуынча: “Кадим Аралбай поэзиясенең төп сыйфаты – дөньяви күренешләргә дөнья кешесе, бу дөнья хәстәрлеге белән янып-көеп яшәүче граждан булып карый белүендә. Буш, декларатив белдерүләрдән азат шагыйрь хәтта интим темага язылган шигырьләрендә дә бу зур тойгылар эчендә яши... Шуңа күрә аның теге яки бу шигыре “гражданлык темасына” язылганмы, әллә “саф лирикамы” дип аерып әйтүе дә авыр. Бу – шагыйрь шәхесе белән аның шигърияте органик тоташып, үрелеп үсүе дигән сүз. Бу – ахырда, чын шагыйрь, чын шигърият сыйфаты”.
Халык шагыйренең шигырьләрендә генә түгел, зур күләмле лиро-эпик поэмаларында да милләтләр дуслыгы үзәккә куела. Мәсәлән, “Без – кеше”, “Рух язуы”, “Тарас белән Карас”, “Атлы башкорт”, “Оҗмах капкасы” кебек әсәрләрендә халыклар дуслыгын, атап әйткәндә, урыс һәм башкорт халыклары дуслыгын данлый. Соңгы поэма шундый юллар белән тәмамлана:
“Беркемгә дә зыян эшләмәгән –
Күңелебез – оҗмах капкасы!
Чыккан аннан бары яхшылыклар –
Башкортымның тугры калканы!”


Шунысы үзенчәлекле: шагыйрьнең моңлы герое да Башкортстаннан, аның борынгы тарихыннан, бүгенгесеннән, халкыбызның рухи байлыгыннан, шатлык-куанычлардан, югалту-газапларыннан аерылмас.
Милли хәтер, милли аң багланышы шагыйрь иҗатында тоташ бер ызан булып җәйрәп ята. Халык шагыйренең иҗат югарылыгы, эчке дөньясы, рухы, милли асылы әнә шул хәтер һәм тарихи аң тәңгәлендә якты тоемлана. “Шәҗәрә” шигырендә әнә ни ди Кадим Аралбай:
“Ата-бабам эзен юллап, чумам тарихларга,
Ыру каны тарта мине төрле
тарафлардан.
Һәр исеме – телле, түлле,
җирле шәҗәрәмнең,
газап, хафа, комар, оран кайный
карашларда!”

Шагыйрь ватанпәрвәрлегенең нигезе чал далада, туган туфрагында. Күз алдыгызга китерегез: акылсыз башларның уйсыз сәясәте “перспективасыз” дип туган авылы Таңатарны җир йөзеннән мәңгегә җуеп ташлый, бүген авыл исеме аның паспортында, почта бүлекчәләрендә юк авылга һаман хатлар килә икән... Даласына, сызылып таңнар атканда Таңатарына шагыйрь кайтып тора, кадерле туфрагы, ата-бабалар рухы тарта, бу хәлдә дә шигъри күңеле дөньяга, кешеләргә катмавына гаҗәпләнәм. Аның өчен иң мөһиме – Җиһан имин торсын!...
Заман золымнан зыян күргән
Язмышкае җанны каната…
Имин торыр Җиһан.
Кабат-кабат
Җир Кояшны урар, таң атар...
Килер буыннарның хәтерендә
Озак яшәр әле Таңатар...
( “Үлемсезләр”).


Патриот шагыйрь, гражданин шагыйрь, чын мәгънәсендә, халыклар, милли әдәбиятлар илчесе ул. Кадим Аралбай озак еллар төрле шагыйрьләрнең әсәрләрен башкортчага тәрҗемә итә, китапларына кертә. Алар арасында Тарас Шевченко, Сергей Чекмарев, Геворг Эмин, Михаил Покачи-Петров, Борис Примеров, Аржан Адаров, Петро Ребро, Дим Дәминев һәм башкаларның әсәрләре бар. “Аяклары юлда, күңеле җырда” Аралбайның, сәфәрләре юктан түгел: кыйтгалар, илләр буйлап илче рух язуын тарата; милләтләр, әдәбиятлар арасында дуслык һәм изгелек орлыкларын чәчә Башкортстанның халык шагыйре Кадим Аралбай! “Алтай моңнары”, “Алатау шаңлавы”, “Казан дәфтәреннән”, “Палдиски дәфтәреннән”, “Себер дәфтәреннән” кебек шәлкемнәр Халыклар Бердәмлегенә һәм Дуслыкка дан җырлый. Татарстанның халык шагыйре Ренат Хариска багышланган “Дусларыма барам” шигырендә шундый юллар бар:
“Казаннарга күпме барганым бар,
Чакырганга йөрәк утлары.
Барган саен арта соклануым,
Барган саен арта дусларым...
Кырлайлардан илһам төяп кайтып,
Нурлыймын мин халкым күңелен.
Шушы юлда күпме каһарманнан
Рух орлыгы калган түгелеп”.


Бар Казаннарга, ешрак бар, Шагыйрь-илче, чөнки анда сине һәм Башкортстанны, Уфаны, Хәйбулланы үз күргән каләмдәшләрең бар. Юкса, якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин: “Кадим Аралбай башкортның иң милли шагыйрьләренең берсе. Ул аның шигъри сүзендә дә, шигъри формасында да ярылып ята. Шагыйрь безгә шуның белән кадерле дә”, – дип язар идеме?!
Шагыйрь Харрас Әюпнең дә сүзләре дуслык белән тулы күңелләребезгә канат куя, бердәмлекне ныгыта: “Ак тирмәләр иле... Кайчан да булса бер шундый гаҗәеп бер илгә барып чыгармын да, аннан китә алмыйча йөрермен дип минем элегрәк башыма да китереп караганым булмады. Күренекле башкорт шагыйре Кадим Аралбай иҗаты белән танышу, аның шигырьләрен үз телебезгә тәрҗемә итү алып килде мине бу гүзәл илгә, алып килде дә, күңелдә әллә нинди өермәләр, очына чыгып булмый торган уйлар кузгатты. Шундый ил бу – аны гизеп йөргәннән соң инде син тугандаш башкорт халкына икенчерәк күз белән карый башлыйсың, ак тирмәләр эчендәге бик борынгыдан килгән җылыны ныграк тоясың, даладагы кылган башларында мәңгелекнең җилбердәвен көчлерәк ишетәсең, йолдызлар керфегеннән сирпелгән сөю яктысын җаныңа тирәнрәк сеңдерәсең... Ни үкенеч – элегрәк булынмаган бу илдә...”
Халыкларыбыз: “Илче диңгез кичә ди...” Әйдә, шагыйрь, диңгезләр кич, иңнәребезгә канатлар куй, рухларыбызны ныгыт, ак тирмәләр иле – Башкортстаның дуслык, туганлык, бердәмлек тирмәсенә әйләнсен! Бай иҗатың халыклар, милли әдәбиятларның рухи дөньясына әверелсен, килер яңа буыннар да сине Шагыйрь-илче, дип олыласын! Син моңа хаклы: олпат Шагыйрь, Гражданин көн дә туып тормый! Сиксән бишеңнең арьягында да Дөнья, Галәмнәр, Изге күңеллеләр терәге булып кал!

Фәнзил Саньяров,
филология фәннәре кандидаты, әдәби тәнкыйтьче, Башкортстан Хөкүмәтенең Ш. Ходайбирдин исемендәге премия лауреаты, Салават Юлаев ордены кавалеры.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас