Ул әти-әнисенең гаилә бәйрәме кадрлары белән уртаклашты - быел аларның никахына 46 ел тулган. Артист Мәскәүгә барганнан соң абыйсы Ринат һәм иҗат төркеме белән әти-әнисен котларга кергән.
- Бүген бездә бәйрәм, әти белән әни бергә булуга 46 ел. Кайда соң син, матурым? Әти-әниемнең теләге бик зур. Киләчәктә миндә дә алардагы кебек мәхәббәт булуын телим, - дип язды Марат Яруллин социаль челтәрләрдә.
- Безнең сәламәтлегебез һәм тормышыбыз сездән — сезнең никадәр дус һәм намус белән яшәвегездән тора. Ринатның балаларын күрдек инде, Маратның балалары белән дә аңлаша алырбыз дип өметләнәбез, - ди Маратның әтисе Максут Яруллин.