+6 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Әдәбият
1 Сентября , 04:37

Ташта үскән гөлләр сулмасын!

Танылган шагыйрә Фәния Чанышеваның тууына – 100 ел.

Ташта үскән гөлләр сулмасын!Ташта үскән гөлләр сулмасын!
Ташта үскән гөлләр сулмасын!

Фәния Чанышева Башкортстанның Бүздәк районы Күзәй авылында туып-үсә. Морзалар токымыннан булган Еникеевлар, Кинзикеевлар, Чанышевлар яшәүче бу авылдан күп кенә талантлы шәхесләр чыккан. Фәния Чанышевага да язмыш танылу, дан-хөрмәткә ия булу бәхетен бүләк иткән.
Урта мәктәптән соң, Тимирязев исемендәге педагогия институтының әдәбият факультетын тәмамлагач, хезмәт юлын мәктәптә укытучы булып башлый. 1949-51 елларда Кыйгы райо­нының Абзай авылында мәктәптә укыта. 1952-53 елларда “Китап” нәшрия­тында дәреслекләр бүлегендә мөхәррир, “Башкортостан укытыусыһы” журналында әдәби хезмәткәр булып эшли.
Ныклап иҗатка кереп китүе 1968 елда була. Шигырьләре башта “Кызыл таң”да басыла. Беренче кулъязмасына шагыйрь Марат Кәримов яхшы бәя биреп, нәшриятка тапшыра. Шуннан соң шигырь һәм проза җыентыклары нәшер ителеп килә. Шигырьләренә композиторлар көйләр язган.

 

Фәния Чанышева

Җиремә җитәмени?

Илем киңлекләрен иңләп
Үткән чакта юлларым,
Күктә, биектә булсам да,
Җиргә төшә уйларым.

Көзгедәй гүзәл күлләрнең
Камышы, юкәләре,
Кар суларында йөздергән
Хыялым җилкәннәре.

Абагалы урманнарның
Бормалы сукмаклары,
Каерылып карап калган
Каеннар, усаклары.

Дулкынлана басуларда
Арышы, бодайлары.
Кочагына әйдәп торган
Чәчәкле тугайлары.

Хәйран итсә дә күкләрнең
Киңлеге, тынлыклары,
Аккош мамыгы шикелле
Агылган болытлары.

Урман, кырлар, урау юллар
Сагынып көтә мине,
Күктә тизлек.
Ни дисәң дә,
Җиремә җитәмени?!

Балам өчен

Бар хәсрәтем, бар хәсрәтем –
балам өчен,
Хөрмәтем дә, хезмәтем дә –
балам өчен,
Үкенүләр, үтенүләр –
балам өчен,
Утка-суга тукталуым –
балам өчен,
Таңнан әүвәл кайнар аш та –
балам өчен,
Тәгәрәгән кайнар яшь тә –
балам өчен,
Иртә-кичем, йөрәк хисем –
балам өчен,
Янам, көям, күнәм, сүнәм –
балам өчен,
Горур башны түбән иям... –
балам өчен.

* * *
(Мостай Кәримгә)

Акыл, киңәш сорап сиңа килдек,
Җанга авыр булган чакларда.
Кичер, берүк, өлешебез булса
Чәчләреңә төшкән акларда.

Теләкләрнең изгеләре
бездән –
Якты гәүһәрләре күңелнең,
Теләсәк тә инде, гомереңнең
Калган ягы илле түгелдер.

Килер еллар булсын бәрәкәтле,
Иҗат чишмәләрең тынмасын,
Пар канатың биекләргә
илтсен,
Ташта үскән гөлләр сулмасын!

* * *
Барам әле сиңа...
(Мәрьямгә)

Ярсу, җилкенүле студент чак,
Буламыни сине онытып?
Салкыннарда туган кайнар
дуслык
Һаман яши безне җылытып.
Вуз заллары, тулай
торактагы
Шаулы көннәр үткән.
Берзаман
Очраштык та икәү,
әйттең миңа:
– Барам әле сиңа, бер барам!
Алмашына айлар.
– Саумы, дускай!
– Тормыш ничек?
– Үсә бер балам.
– Күңел бушаганчы сөйләшергә
Барам әле, – дисең, – бер барам!
Игенчегә тиңдәш синең гомер:
Язын чәчү, җәен печәне,
Көзен уңыш җыю,
өмә, туйлар...
Егәрленең эше бетәме?!
Еллар үткән, кызлар,
уллар җиткән,
Күздә – күзлек, чәчләр агарган;
Кабатлыйсың шул
ук сүзләреңне,
– Барам әле сиңа, бер барам.
Беләм, дускай, айлар
ашкынулы,
Йөгең авыр, көннәр кабалан.
Тормыш сынауларын
җиңеп үткән
Шул дуслыкка тугры
без һаман.
Замандашым, сиңа бүләк
булсын
Яңа талпынуы җырымның,
Мин бит син яулаган
үрләр белән,
Биеклекләр белән горурмын.
Вазыйфасын үтәп,
эшләр йөкләп,
Җилә һаман вакыт – узаман,
– Барам, барам,– дисең,
бер килерсең,
Соң булмасмы икән ул заман!

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас