+17 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Әдәбият
18 Сентября , 06:41

Җир сулышыннан – югары шигърияткә

Тугандаш Башкортстан Республикасында яшәп, иҗат итүче талантлы каләм иясе Наилә Миңнеханова – Татарстан Язучылар берлегенең җиң сызганып, илһамланып иҗат итүче иң актив әгъзасы. Быел Казанда инде аның өченче (!) китабы дөнья күрә, Аллаһның рәхмәте! “Каләм яктысында ай туа”, “Җилләрнең көмеш ялы” һәм, ниһаять, “Җир сулышын тоям үземдә” җыентыклары!  

Җир сулышыннан – югары шигърияткәҖир сулышыннан – югары шигърияткә
Җир сулышыннан – югары шигърияткә

“Җилләрнең көмеш ялы” китабында, автор үзе әйткәнчә, аның “кышкы” шигырьләре урын алса, “Җир сулышын тоям үземдә” – җәйге әсәрләрен берләштерә. Һәр икесендә дә авторның үзенчәлекле табигать күренешләрен, әйләнә-тирә дөнья хозурлыгын чагылдырган фотолары һәм әлеге сурәтләр тәэсирендә туган шигырьләре урын алган.


“Җир сулышын тоям үземдә” (Казан, “Ихлас” нәшрияты) җыентыгында шагыйрә кеше һәм табигать, адәм баласы һәм тормыш, кеше һәм Аллаһ бердәмлеген шул дәрәҗәдә нечкә тоя ки, ул, бүгенге заманның философы булып, укучы каршына килеп баса. Халкыбызның меңәр еллар дәвамында буыннан-буынга күчеп, сакланып килгән җор теллелеге, акылы, тапкырлыгы-зирәклеге булсынмы, Аллаһ кушканны үтәп, динебез юлында илаһи яктылыкка таба, каршылыкларны җиңә-җиңә, туры юлдан баруы булсынмы, дистә гасырлар буе ата-бабаның гүзәл җирендә, туган туфракка ун тырнагыңны батырып, нигез белән изге бәйләнешләрне саклап, бәхет дулкынында тирбәлеп тә, утлар-сулар кичеп тә көн итүе булсынмы – барысы да Наилә Миңнеханованың шушы китапта урын алган ихлас һәм төпле шигъриятен ассызыклый. Биредә каләм иясенең тормышы дөньяда, табигатьтә барган төрлелекләр, үзгәрешләр белән бәйләнеп китә. Әйе, беренче чиратта, үз җиреңдә, үз өеңдә, табан астыңда туган туфрак җылысын тоеп, бакча тутырып чәчәкләр, яшелчә, җиләк-җимеш үстереп, җәйнең ямьле эссе көннәрендә, эштән арып, күшәккә, ягъни беседкага чыгып, туган якның иркен кырларында үскән шифалы үләннәрдән үз авылыңның саф чишмә суларында әзерләнгән чәйләрен авыз итеп, шушы гүзәллеккә сокланып, хозурланып, дөнья мәшәкатьләрен беразга булса да артта калдырып, җир сулышын тоеп, берара онытылып, шигърият дәрьясына чумып, илһамланып утыруга ни җитә! Шушы мизгелдә хис һәм акыл, берсе белән берсе узыша-узыша, каләмгә – илаһи галәмгә юл ача. Чыннан да, җир сулышы, тулышып, югары шигърияткә әверелә!


Наилә Миңнеханованың матур да, серле дә, якты да, сагышлы да, хисле дә иҗат дөньясына рәхим ит, хөрмәтле укучым!

Ленар Шәех,
Татарстан Республикасының Муса Җәлил исемендәге премиясе лауреаты.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас