+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
27 сентябрь 2014, 14:02

Туйларның да була төрлесе

Бүгенге заман яшьләре туйларын үзенчәлекле итеп уздыру яклы. ЗАГСта язылышу, һәйкәл янында, паркта фотога төшү, туй мәҗлесен ресторанда үткәрү белән генә чикләнмиләр. Булачак кияү белән кәләш, хәтта бию түгәрәгенә махсус йөреп, тантанада кунакларны таң калдыра. Үзләре сценарий төзи. Еш кына туйны нинди дә булса тематикага багышлыйлар. Мәсәлән, шәхсән мин үзем “гангстерлар “ туенда булдым. Ир-егетләрдә кара эшләпә, гүзәл затлар табигый күнгә төренгән, һәркайсында сигара белән пистолет, чемодан-чемодан доллар акча. Кияү кәләштән күпкә өлкәнрәк иде. Аның сиксән яшен тутырган әтисе дә үз теләге белән, башка кунаклардан калышмыйм дип, бандит булып киенеп килгән. Шуңа карамастан, туй бик күңелле үтте!

Бүгенге заман яшьләре туйларын үзенчәлекле итеп уздыру яклы. ЗАГСта язылышу, һәйкәл янында, паркта фотога төшү, туй мәҗлесен ресторанда үткәрү белән генә чикләнмиләр. Булачак кияү белән кәләш, хәтта бию түгәрәгенә махсус йөреп, тантанада кунакларны таң калдыра. Үзләре сценарий төзи. Еш кына туйны нинди дә булса тематикага багышлыйлар. Мәсәлән, шәхсән мин үзем “гангстерлар “ туенда булдым. Ир-егетләрдә кара эшләпә, гүзәл затлар табигый күнгә төренгән, һәркайсында сигара белән пистолет, чемодан-чемодан доллар акча. Кияү кәләштән күпкә өлкәнрәк иде. Аның сиксән яшен тутырган әтисе дә үз теләге белән, башка кунаклардан калышмыйм дип, бандит булып киенеп килгән. Шуңа карамастан, туй бик күңелле үтте!

“Пижамалы туй”

Лиана белән Алексей Мазиннар күптән түгел генә никахлашты. Җәй — туйлар чоры, ЗАГСта зур чират. Яшьләргә иртәнге сәгать сигездә язылышырга тәкъдим итәләр, башка буш вакыт табылмый. Гашыйк йөрәкләр риза булмаса, туйларын көзгә күчерергә туры килә.
—Туебызны җәй көне үткәрәсе килде. Шуңа да, иртәнге алтыда килегез, дисәләр дә баш тартмас идек, мөгаен. Теркәлү вакыты бик иртә булачак, дигәч, шунда ук башка “пижама туе” дигән фикер килде. Дуслар да безнең идеяне ошатты, озак вакыт үгетләгәннән соң, әти-әниләр дә бу фикерне кабул итте, — ди Лиана.
Йокы киемнәрендә, өйдә йөргән тапочкаларда кияү белән кәләш һәм барлык кунаклар ЗАГСка юл тоткан. Шулай итеп, мондый туй сценариенең уңай ягы: иртән торып, теш кенә чистартырга кирәк.

“Милли туй”

Марина белән Рөстәм Шәрәевларның туенда кунакларның күбесе чит өлкәләрдән булган. Мәскәү, Санкт-Петербург, Себер якларыннан килгән туганнарын һәм дусларын башкорт милли моңнары белән каршы алганнар. Башкорт орнаментлары мәҗлес үткән зал, туй ав­томобильләре бизәлешендә дә кулланылган, чакыру кә­газьләрендә дә урын алган. Әлбәттә, кичке программаны да башкортча алып барганнар, җырчылар да башкорт халык җырларын башкарган, ку­райчылар милли уен коралы моңын яңгыраткан.

“СССР туе”

Учалыда “СССРда тудык!” дигән девиз астында үзенчәлекле туй уза. Андрей белән Алена туй күлмәге белән костюм урынына джинсы чалбар һәм СССР гербы төшерелгән футболка кияләр. ЗАГСка алар элеккечә машина капотына курчак утыртып, “Волга” автомобилендә килеп туктый. Яшь гаиләнең парлы беренче биюен дә алар шул заманда популяр булган “Море любви” композициясенә башкара.

“Велотуй”

Ә менә Алексей белән Регинаны ике тәгәрмәчле транспорт таныштыра. Интернеттан велопарад булачагы турында мәгълүматны укып, һәркайсы анда катнашырга була. Спорт дөньясында кайнаган яшь­ләрне уртак кызыксынулары берләштерә. Кышын тау чаңгысында, сноубордта шууга, ә язгы ташкын вакытында көймәдә йөзүгә битараф түгел алар.
Бер ел дуслашып йөргәннән соң, Алексей Регинага тәкъдим ясый һәм яшьләр туй мәшәкатьләренә чума. Гадәттәгечә, беренче чиратта ЗАГСка гариза язалар, ресторан һәм фотограф сайлыйлар. Туйның тагын бер мөһим атрибуты — лимузин. Инде бу күренеш гадәтигә әйләнсә дә, өйләнешергә теләүчеләр әлеге машинага чират тора. Алексей белән Регинаның туйлары бил­геләгән көнгә Уфада буш машина калмый һәм яшьләр, озак уйлап тормыйча, иң бәхетле мизгелләрен дә яраткан велосипедларында уздырырга була.
— Хәзер башкалардан аерылып торсаң, димәк, син – мода үзәгендә. Мотоцикллы, тарантаслы туйлар — узган гасыр. Ә менә велосипедлар модасын башкалада без башлап җибәрдек, бездән соң да күпләр туйларын нәкъ шулай уздырачакларында шиклән­мим. Билгеле, Европа халкының күбесе велосипедта йөри. Беренче тапкыр мондый туйны Бельгия башкаласы Брюссельдә күзәтергә туры килгән иде. Анда ике педальле, ике утыргычлы бер велосипедка кәләш белән кияү утырган. Тик транспортның ике утыргычлы мондый төрен Уфада табып булмады.
Туй көненең программасын алдан ук Интернет челтәрендә элдек, велосипеды булган барлык дусларыбыз безгә кушылды. 70 велосипед катнашкан туй бөтен шәһәр халкын хәйран калдырды һәм шул ук көнне республикабызның берничә телеканалында безнең хакта күрсәттеләр. Бер генә үкенеч — чәчәк гөлләмәсе җилдә таралып бетте, кияүдә булмаган ахирәтләремне чәчәк ыргытып сөендерә алмадым…
Велосипед – безнең өчен алыштыргысыз транспорт, ел әйләнәсенә велосипедта йөрибез. Эссе көннәрдә генә түгел, кышкы чатлама суыкта да көненә дистәләрчә километр үтү — безнең өчен гадәти күренеш, — ди Регина Клянина.
Шунысы рәхәт – шәһәрнең ыгы-зыгылы бөкеләрендә утырып, тантаналы мәҗлескә соңга калам дип, борчыласы юк. Шул уңайдан Уфа шәһәренең барлык ЗАГСлары каршында велопарковкалар булдыру комачауламас иде.

Сүз ахрында

Соңгы арада туйны чит илдә уздыручылар да күбәйде. Бу очракта ике куянны берьюлы тотарга була: туй да уздырасың, ширбәт аенда да ял итеп кайтасың. Күп илләрдә рәсми теркәү рөхсәт ителә: Австралия, Кипр, Куба, Италия, Мексика, Коста-Рика, Чехия һ.б. Һәр илдә никахлашуның үз тәртибе, кагыйдәсе бар. Яшьләргә бу мәшәкатьләрне ерып чыгарга махсус агентлыклар ярдәмгә килә. Алар синең өчен ЗАГСка гариза гына тапшырып калмый, ресторан да таба, машина һәм туй чәчәкләренә дә заказ бирә. Туган ягыңда туй уздыруга караганда, иң якын кешеләрең белән генә чит илдә бәйрәм итү күпкә арзан­ракка төшә, диләр.
Ни дисәң дә, туйларда милләтебезгә, динебезгә хас йолалар югалмасын иде. Сандык сатуга, саф чишмәгә су юлы күрсәтү йоласына, чәкчәк тәмләп карауга ни җитә?!
Читайте нас: