+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
9 октябрь 2014, 03:00

Фәнәвигә барам әле...

Миңа калса, буынчы белән гармунчы арасында бик күп уртаклык бар. “Гармун” һәм “буын” сүзләре юктан гына халык телендә бергә йөрмидер.“Гармунчының мәхәб­бәте — бармак буыны саен!” — дип юкка такмакламаганнардыр.

Миңа Әлшәйнең шактый танылган буынчысы белән аралашырга насыйп булды. Чебенле авылында яшәүче Миңнегөл апага мин, шөкер, буыным чыгып бармадым.
— Буынчының бармаклары гармунчыныкы кебек, үтә дә сизгер. Шуңа без кешедәге дистәләгән буынны бармак белән сиземлибез, аларның торышын чамалыйбыз — аннары инде чыккан буынны урынына утырту берни тормый, — дигәне хәтердә саклана Миңнегөл апаның.
Ә гармунчы белән буынчы арасындагы иң зур уртаклык — аларның рекламага мохтаҗ булмавында. Оста гармунчының даны, гадәттә, үзеннән алда йөри. Буынчыныкы да.
Фәнәвигә мин беренче тапкыр, кешеләрдән ишетеп, моннан утыз еллап элек бардым. Авыр күтәрүләрдән аркам авырта башлаган иде. Бер-ике баруда буынчы мине, чынлап та, кеше итеп кайтарды — аркам авыртмый башлады. Алтынчы дистәне куганда авылга кайтып төзелешкә тотынганнан соң аркам тагын үзен ныклап сиздерә башлады. Дәва­ханәләргә ятмас өчен без Фәнәвигә генә түгел, җәһәннәмгә китәргә дә риза. Фәнәвигә тагын бардым.
— Син бит инде аркаң белән бер килгән идең, — дип аптыратты ул мине.
Күрәсең, соңгы елларда аның күрәзәчелек сәләте турында халыкта таралган сүз дә хакыйкатьтән ерак түгел, югыйсә, утыз елдан соң мине исенә төшерер идемени.
— Мин бит сиңа шунда ук, мунчаң булса, мунчага чакыр — җылыда буыннарны дәвалау күпкә нәтиҗәлерәк, дигән идем! Син югалдың, — дип, икебез дә утыз тирәсендә булган сөйләшүне искә төшерде Фәнәви.
Караидел районының Подлуб авылында туып-үскән, Шадринскида индустриаль-педагогик техникум тәмамлаганнан соң Раевкада яңа ачылган училищега мастер итеп җибәрелгән Фәнәви ул чакта шул уку йорты ихатасына терәлеп торган ике катлы йортта яши иде. Ул әле дә шунда. Күрүебезчә, чын халык табибы, кайбер сихәтчеләрдән аермалы буларак, хан сарайлары төзетә алмаган. Чөнки ул үзенә килгән кешене “саву” түгел, савыктыру турында уйлый. Аның бар байлыгы — йорт алды участогында салган мунчасы. Анысы да күбрәк үзе өчен түгел, җитдирәк авыруларны җылы мунчада дәвалау өчен.
— Хатын-кызны да дәваларга туры киләме? – дип кызыксынам данлыклы буынчыдан.
— Хатын-кызлар да, үсмерләр дә килә. Хатыннарны бары тик ирләре белән бергә дәвалыйм, балаларны сылаганда ата-аналары карап тора, — ди Фәнәви. — Балага узалмаган хатыннарны савыктыру өчен мотлак җылы мунча кирәк. Берничә гаилә парына ата-ана булу шатлыгын бүләк иттем, шөкер.
Аның бик ачык, аралашучан, ярдәмчел һәм эчкерсез кеше булуы да зур әһәмияткә иядер. Халык аңа тартыла. Башка төбәкләрдә “Галигә барам әле!” — дип җырласалар, Әлшәйдә “Фәнәвигә барам әле!” — диләр.
Читайте нас: