+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
14 октябрь 2014, 03:00

Син безгә кирәк әле!

Гомер буе авыруларны дәвалауга зур көч салган шәфкать туташы бүген үзе ярдәмгә мохтаҗ.Авыр чакларда, нәрсәгәдер өмете өзелгәндә кеше үзенең тормышы турында уйлана. Моңа гаҗәпләнәсе дә юк, без һәрвакыт нәрсәнедер булдырырга, каядыр өлгерергә тырышабыз. Шулай гомер үткәне сизелми дә кала. Әйе, арада бу тормышта бик күп нәрсәләргә ирешергә өлгергәннәр дә җитәрлек, әмма бик тиз арабыздан китүчеләр дә юк түгел. Шунысы кызганыч: еш кына дөнья мәшәкатьләренә чумып, балалар тәрбияләп, башкаларга ярдәм итеп, үзебез турында онытабыз. Аскын районында яшәүче Ирина Галәмшина да шулай тормышка гашыйк булып, башкаларны кайгыртып яшәгән чагында бәхетсезлеккә дучар булды.

Андыйларны “тәгәрмәчтә әйләнүче тиен” дип атыйлар. 30 елга якын Аскын районының Үзәк дәваханәсендә шәфкать туташы булып эшләгән ханым үз гомерендә кемгә генә ярдәм итмәде икән?! Авыруларның хәлен төрлечә яхшыртырга, дусларына, якыннарына кулыннан килгәнчә, ярдәм итәргә тырышты ул.
Күпбалалы гаиләдә туып-үскән Ирина урта мәктәптән соң Бөре медицина училищесында белем ала. Кулларына диплом алган кыз, ике дә уйламыйча, туган якларына кайтып эшкә урнаша. Күп тә үтми, акыллы гына егет белән гаилә коралар. Яшьләр, шәхси йортларын булдырып, матур гына яши башлый. Бәхет өстенә бәхет дигәндәй, озакламый кызлары Регина, аннары уллары Артур дөньяга килә. Тормышы әкияттәге кебек тоела яшь хатынга: янында яраткан ире, балалары бар, көн саен ашкынып барган эшендә үзен хөрмәт итәләр. Әмма кайгы җиле бу гаиләне дә читләтеп үтми.
— Иремнең автоһәлакәткә таруы турындагы хәбәр аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте. Иң якын кешемне шундый хәлдә күрермен дип уйлаганым да булмады. Аннан башка яши башлавыбызга 14 ел узса да, ул һәрвакыт исемдә, балалар да әтиләрен юксынып искә ала, — ди Ирина.
Ире һәлак булгач, балаларны тәрбияләү, йорт мәшәкатьләре Ирина иңнәренә торып кала. Хатын балаларын ким-хур итмичә үстерергә тырыша: иртәдән кичкә кадәр дәваханәдә булса, эш көне тәмамлангач, балалары янында бөтерелә, хуҗалык эшләрен башкара. Әлбәттә, ялгыз хатынга авыл җирендә яшәү җиңелдән булмый, әмма ул иренә тугрылык саклый.
Шөкер, балалары да әниләренә ярдәмче булып үсеп җитә, аның йөзенә беркайчан да кызыллык китерми. Мәктәптә яхшы укучылар исәбендә булудан тыш, алар спортта, башка төрле бәйгеләрдә дә еш кына алдынгы урыннар яулап, әниләрен сөендерә.
Тормыш шулай үз җаен алып, акрын гына алга тәгәрәвен дәвам иткәндә Галәмшиннар гаиләсенә янә бәхетсезлек килеп керә.
— Дәваханәдә эшләүчегә нинди генә авырулар белән очрашырга туры килми! Район җирендә эшләгәч, мондый авырулар арасында еш кына таныш-белешләр дә очрап торды. Кулымнан килгәнчә һәркайсына ярдәм итәргә тырыша идем. Үзем дә бер көнне шундыйлар исемлеген тулыландырырмын дип уйлаганым да булмады, — ди ул.
Әйе, яман шеш авыруының башлангыч чорын күпләр сизми. Ирина да үзендә үзгәрешләр сизеп, табибларга мөрәҗәгать иткәндә чир таралып өлгергән була инде. Уфа онкология диспансеры табиблары Иринада бөер өсте бизләрендә яман шеш барлыгын ачыклый. Кызганычка каршы, авыру соңгы чорына барып җиткән. Табибларга хатынны туган авылына кайтарып җибәрүдән башка чара калмый...
Әмма кешене өмет, туганнарның, якыннарның ярдәме яшәтә. Әлбәттә, хатында шундый авыру ачыклануы якыннарын зур борчуга сала. Кайсы аңа матди ярдәм күрсәтергә тырыша, икенчеләре хатынны әлеге чир капканыннан йолып калу юлларын эзли. Ә балалар... Аларның бүген иң курыкканы — әнисез калу...
— Өлкән кызым эшли, улым Уфада укып йөри. Икесенең дә киләчәк тормышлары ачыкланган вакыт. Шулай булуга кармастан, укуларын, эшләрен калдырып, минем янда яшиләр. Рәхмәт якын дусларыма, туганнарыма. Алар минем кайгымны уртаклаша, — ди ул.
Чыннан да, Ирина кайвакыт төшенкелеккә бирелсә дә, дуслары ничек тә хатынны сәламәтләндерү турында уйлый. Һәм мондый мөмкинлек туа да. Иринаның ахирәте Зөбәрҗәт, Израильдә мондый операцияләр эшләнүен ачыклап, хатынны шунда әзерли башлый.
— Юк, мин Иринаның безнең арадан китәчәгенә ышанмыйм. Ул яшәргә тиеш, мондый кешеләр җирдәгеләргә кирәк әле. Тормышымда нинди генә авырлыклар булса да, иң беренче аның телефон номерларын җыям. Ул беркайчан да киңәшеннән, ярдәменнән калдырмый. Шушы ук сүзләрне аңа карата бик күпләр әйтер. Аның изге күңелле булуын балаларына карап та ачыклап була. Әниләренең чирләве турында белгәч, алар дәвалау өчен акчаны ничек булдыра ала, шулай җыя башлады. Бүген алар да миндә яши, чөнки әниләре яныннан бер генә минутка да китәселәре килми. Кеше ышанмаслык хәл бит: студент улы да, инде эшләп йөргән кызы да, әниләренең ике ягына ятып, бер караватта йоклыйлар,— дип күз яшьләрен сөртте Зөбәрҗәт.
Әйе, тормышта изге җанлы кешеләр дә күп. Иринаны дәвалау өчен туганнары гына түгел, хәтта социаль челтәрләрдәге таныш булмаган кешеләр дә акча күчергән.
— Һәркемгә зур рәхмәтлебез. Мондый куркыныч хәлләр беркемгә дә кагылмасын иде. Израиль дәваха­нәсендә мондый операцияләр уңышлы ясала икән. Безне бүгеннән анда табиблар көтә. Әмма операция өчен миллион сумнан артык акча кирәк. Аннары тагын бер ел дәвалану мотлак. Әлбәттә, бу кадәр акча әлегә җыел­мады. Кемнең кулыннан килә, безгә ярдәм итсен иде, — ди Зөбәрҗәт.
Халыкта “Кайгы агач башыннан түгел, кеше башыннан йөри” дигән әйтем бар. Чыннан да, мондый хәлләргә алдан әзерләнеп тә, аны кисәтеп тә булмый. Барыбыз да адәм балалары. Кеше кайгысына битараф калмыйк, дуслар. “Бер рәхмәт мең бәладән коткарыр” дип тә әйтәләр бит әле.

Акча күчерү өчен счет номеры:
“Яндекс. Деньги”: 4100 1250 465 9059
Web Моnеу WMR-кошелёк: R429004336783
Саклык банкы картасы номеры: 4276 0600 1134 6619
Карта счеты номеры: 4081 7810 7060 0883 0684
Читайте нас: