+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
16 октябрь 2014, 23:40

“Балаң үлгәч, килерсең...”

Табиб һөнәре, аларның авыруларга карата мөнәсәбәте турында бик озак фәлсәфә корырга була. Төпле белемгә ия, авыруның хәленә керә белүче, дөрес диагноз куючы табиблар алтынга тиң, әлбәттә. Кызганычка каршы, бүген ничек укырга керүләреннән алып, җиде(!) ел белем үзләштергәннән соң, эшләренең никадәр җитди, җаваплы икәнен аңламаучылар да бар.

Гөлназ исемле хатын белән күптән түгел балалар һәм үсмерләр үзәгендә таныштык. Кызын мәктәпкәчә әзерләү дәресләренә йөртә ул. Баласы матур, теремек, бик җитез, дәресне шундук үзләштерә, тиз ота.
Гөлназ — ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясендә фельдшер. Өч ставкага эшли, чөнки, беренчедән, кеше җитми, икенчедән, яшәргә акча кирәк. Мәхәббәтен дә ашыгыч ярдәм күрсәткәндә очрата һәм, үзенә ярдәм кирәк булгач, югалта да...
Бозлавык, кар-буранлы ноябрьнең бер көне. Смена кабул иткәннән бирле көнозын хасталар чакыруы буенча йөри Гөлназ. Кичкә таба станциягә кайтулары була, ике җиңел машина бәрелешкән урамга ашыгыч ярдәм күрсәтү бригадасын чакырталар. Тиешле эшләр башкарылгач, авыруларны ашыгыч рәвештә дәваханәгә илтәләр. Сменасын тапшырып, арып кайтып Гөлназ татлы йокыга тала. Төш вакыты җитүгә эшенә чакыртып алалар. Кемгә ни булды икән инде, дип, ашыга-ашыга килсә, бер кочак чәчәк гөлләмәсе тоткан, бер сумка күчтәнәч күтәргән яшь егет каршы ала үзен. Кичәге авариядә дөрес һәм оператив ярдәм күрсәтелеп, әтисе исән калу хөрмәтенә рәхмәт җиткерергә килгән икән Роберт.
Рәхмәт белдерү матур очрашуларга тәүге сәбәп була. Күп тә үтми, бу күрешүләр мәхәббәт җебенә үрелә. Бәхет күгендә йөзгән пар озакламый гаилә корып җибәрә. Робертның холкында шәһәр мохите тәрбиясе чагылуына Гөлназ игътибар итсә дә, яши-яши акыл керер, үзгәрер әле, дип уйлый. Ярты елдан Гөлназ авырга уза. Бу шатлыклы хәбәр икесенең дә күңеленә чиксез куаныч өсти. Ләкин йокысыз төннәр, өч көн урынына бер көн ял итү Гөлназның сәламәтлегенә уңай йогынты ясамый. Инфекция белән чирле балага беренче ярдәм күрсәтеп, дәваханәгә илтеп кайтканның икенче көненә Гөлназ үзе авырый, карынындагы балага һава җитми. Хатын-кызлар консультациясеннән яшь хатынны ашыгыч рәвештә бала тудыру йортына җибәрәләр. Анда исә табиб һич аптырамый: “Балаң үлгәч килерсең, үзең медик, хәлнең ничек тәмамланачагын яхшы аңлыйсың”, — дип җаваплый. Гөлназ мондый беренче хатын түгел, була торган хәл, янәсе.
Ачуыннан буылган Гөлназның тиргәшергә, сөйләшергә хәле, вакыты да булмый. Урамда узган такси эләктерә дә 4нче бала табу йортына җилдерә. Тәүлек тә үтми, биш кенә айлык Камилә 545 грамм авырлык белән дөньяга аваз сала. Ике ай дәвамында баланы дәваханәдә үстерәләр.
Ләкин күңелсезлекләр моның белән тәмамланмый. Дәваханәдән чыккач, баланы арытаба савыктыруны дәвам итәргә кушалар. Гөлназ коллегалары киңәше буенча сабыен түләүле хезмәт күрсәтүче неврологка йөртә. Боларның барысына да Роберт “түзә”, ә баласы сәламәтлеге өчен көрәшкән хатынына ярдәм итәр урынга, көннәрдән бер көнне гаиләсен ташлап чыгып китә. Чирле баланы поликлиникалар буйлап йөртүнең нәрсә икәнен мондый хәлгә тарыган һәр ата-ана үзе генә белә. Авыр була, әмма Гөлназ бөгелеп төшми, сабые яшьтәшләреннән аерылмасын, аң үсешендә артта калмасын өчен бөтен көчен сала, белемен куллана...
...Берничә ел гомер үткән. Бүген Гөлназ өчен ул вакыт, начар төш кебек кенә кабул ителә. Иң мөһиме – сабые исән. Камилә балалар бакчасына яратып йөри, хәрефләр таный, җөмләләр төзеп сөйләшә, уйный, шаяра. “Баштагы елларда ачу кайнады. “Балаң үлгәч килерсең”, дигән “коллегам”ның күзенә карарга кызым белән барып килергә теләгән идем дә, кул селтәдем инде, — ди Гөлназ. — Минем хәлдә калганнарга шундый юньсез табиблар очрамасын иде...”
Читайте нас: