+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
18 октябрь 2014, 22:45

Әманәткә хыянәт

— Кит аннан, бу Заря гомерендә игелек күрмәс, тьфу! — дип ачуыннан җиргә төкерде терлекче Фәрит абый малларга азык салып йөргәндә. Абзарның икенче башында Заря апаның чыр-чыр килгән тавышы ишетелде.Без, мәктәпнең сигезенче сыйныфында белем алучы укучылар, дәресләрдән соң авыл фермасына эшкә килгән көннәрнең берсендә булды бу вакыйга. Мәктәп программасына сынау рәвешендә кертелгән “Общественно-полезный производительный труд” дигән дәреснең гамәли өлешен терлекчелектә үтәбез. Кичке савымны башыннан ахырынача үзебез башкарабыз. Бер савучыга беркетелгән 25 сыер белән үзаллы эш итәбез — асларын транспортерга төшерәбез, терлекче китергән онны, салам, печәнне терлекләргә тигез итеп бүлеп чыгабыз, автомат саву агрегаты ярдәмендә савып, сөтне үлчәп, исәп алучыга тапшырабыз...

Ул көнне кичке савымга савучылардан Заря апа гына килгән иде. Фәрит абый белән, күрәсең, ни сәбәпледер сүзгә килешкәннәр. Өлкәннәр сүзен игътибарга алмый гына эшләдек тә, көндәлек мәшәкатьләрне төгәлләгәч, өс киемнәребезне алыштырырга “кызыл почмак”ка керсәк, түрдәге диванда утыручы Фәрит абыйга тап булдык. Ярсыган, күренеп тора, эчендәгесен кемгә дә булса уртаклашасы килә абыйның. Без, халатларны салып, курткаларыбызны кидек. Ашыгуыбызны күргәч:
— Кызлар, биш минутка гына тоткарланыгыз әле, бер гыйбрәт сөйлим сезгә, —диде Фәрит абый.
Сыйныфташларым белән мин, бер-беребезгә караштык та, үзебезнең әтиләрдән өлкән абыйның ышаныч күрсәтеп дәшүенә берчә аптырап бүлмәдәге утыргычларга, ишек алдындагы агач эскәмиягә утырышып, Фәрит абыйга карап тынып калдык...
...Манзума белән Фәрит авылның түбән очындагы Түгәрәк күл буенда яшьләр җыелган кичке уенда якыннан дуслаша. Авылдашлар бер яшьтә булса да, кыз егеттән ике сыйныф түбән укый. Егет җиденчене тәмамлаган елның җәендә, сириннәр чәчкәгә күмелгән июнь кичендә Манзумасын тәү тапкыр озата. Очрашулар ешая. Бер-берсен бәләкәйдән белгән яшьләр киләчәккә матур планнар кора, вәгъдәләр бирешә.
Ике җәй ферма малларын көтә, кышын терлекче булып эшли Фәрит. Ул елларда Манзума да җиденчене тәмамлый. Язга егеткә армиягә чакыру кәгазе килә. Сөйгәненең әнисе авырып китү сәбәпле, соңгы көннәрдә күрешеп сөйләшә алмаган Фәрит иртәнге сәгать белән янчыгын иңбашына асып, ерак сәфәргә юллана. Ике адым атлый да борылып карый. Авылның көнбатышындагы калкулыкка менеп җиткәч озак кына басып тора. Манзумалар йорты турысында карашы озакка туктала. Менә сөйгәне аны күреп калыр да йөгерә-йөгерә килеп җитәр, җылы теләкләрен әйтеп, озатып калыр, дип өметләнә. Манзума гына күренми.
Фәрит алга атлый. Әрәмә буенда ферма бозауларын көтеп йөрүче үсмер кыз Заряны күреп кала. Кызны авылга йөгертә.
— Бозауларыңны үзем көтәм. Бар хәзер үк, Манзума апаңа әйт, Фәрит абый армиягә китә. Күрешәсе, сөйләшәсе бар дип әйтә, диң...
Кыз авылга йөгерә. Фәрит авыл ягын күзәтә. Күп тә үтмәс, Манзума белән Заря килеп җитәр дип өметләнә.
Озак кына вакыт үтә. Тик әрәмә буйлап Заря ялгызы килә. Йөгереп килеп җитә дә, Фәритнең сорау биргәнен дә көтмичә, егеткә бер тында:
— “Ишетәсем, күрәсем, беләсем дә килми! Армиягә булмагае, әллә кая китмиме”, дип әйтте Манзума апа, — ди. Фәрит аптырап кала, башын иеп:
— Чынлап та шулай дип әйттеме? — дип сорый. Кыз, Фәритнең күзләренә туры карап, әйткәнен раслый.
Ике ел озатышкан, яратуына ышанган егет тулы аптырашта калып, юлын дәвам итә.
Хезмәт иткән частеннан Манзумага берничә хат юллап та җавап ала алмагач, башкача язмый. Кайткач аңлашырбыз әле, дип уйлый. Әнисе әйтүе буенча күрше кызы язган хаттан Манзуманың өлкән туганнары янына Казахстан якларына чыгып китүе турында мәгълүм була. Шул чакта да өметен өзми Фәрит.
Ике ел хезмәт итеп, Фәрит туган авылына кайта. Манзума белән элемтәсе өзелгән егет билгесезлектән интегә. Манзума күптән кияүдә, улы бар икән, дигән хәбәр йөрәгеннән кызны сызып ташларга кирәклеге турында искәртсә дә, тәүге сөюен оныта алмый егет. Дуслары белән күрше авылларда үткән кичке уеннарда Манзумага охшаган кызны озак эзли. Эзли торгач, таба. Фәрдүнә йөзгә дә Манзума кебек чибәр, эчке дөньясы бай, ир сүзен санлап яши торган, эшчән хатын булып чыга. Аның белән кавышканга Фәрит гомерендә бер тапкыр да үкенми.
— Манзума апа белән бер дә күрешмәдегезме?— дип сорадым Фәрит абыйдан, хикәятенең шул урынына җиткәч.
— Авылга сирәк кайтты ул. Утыз биш елдан соң кайтканында күрешеп сөйләштек, аңлаштык. Теге вакытта, мин армиягә юлланганда, Заря аңа бармаган, үтенечемне әйтмәгән. Язган хатларымның да берсе дә Манзума кулына килеп җитмәгән. Заряның бертуган апасы Разия авылда хат ташучы иде. Шуның аша минем хатларны юкка чыгарып барган... Оятсыз кеше ул Заря...
Абый бер мәлгә тынып калды. Без, тын да алмыйча, хикәятнең дәвамын көттек.
— Ә мин, беркатлы, шуңа төшенмәгәнмен. Нинди үче булгандыр миндә, минем өчен әле булса табышмак бу.
Без авыр сулап куйдык. Заря апаның кылыгы башыбызга сыймый иде.
— Менә әле дә, Фәрит малларга азыкны вакытында кертми, эшенә көн дә соңлап килә, дип әләкләшеп, айлык премиямне кистергән...
Фәрит абый безгә ничектер кызганыч булып китте.
— Алай гына түгел әле ул, балалар. Акчасы акча инде аның. Әйтәсе килгәнем ул түгел. Әманәткә хыянәт бәндәне бер булмаса бер тота, дигән бик усал сүз бар. Шуны истә тотарга тырышыгыз. Язмышым белән зәһәр шаярды Заря. Ата-бабаларның сынап әйткән алтын сүзләре хак булса, ул хыянәте бик кыйммәткә төшмәгәе үзенә Заряның...—Абый тынып калды. Аннары дәвам итте:
— Фәрдүнә апагыз белән начар яшәмәдек, менә дигән балалар үстердек. Тик йөрәктән үткәннәрне сызып ташлап булмый. Их, булмый! — Фәрит абый бу минутларда күз яшьләренә ирек биреп елый иде... Без шунда тәү тапкыр елаган ир кешене күрдек.
Соңгы сүзләрен абый әрнү белән әйтте:
— Исән булсагыз, күрерсез, балалар, игелек күрмәячәк ул хатын...
...Без кайтырга чыкканда күз бәйләнгән иде инде. Урамда кеше очрамадык. Фәрит абый сөйләгәннәрне күңелебезгә салып, өйләребезгә таралыштык.
Фәрит абый күптән мәрхүм инде. Әйт­кәннәре әлегедәй колак төбендә. Заря апа, чынлап та, бер рәхәт тә күрми яшәп, якты дөньядан китте. Тормышы — тормыш, яшә­ве яшәү булмады. Ире, районда алдынгы водитель булса да, гомере буе эчте. Өстәвенә, холыксыз да иде. Эчеп кайткан саен апаны өйдән куып чыгарды. Олыгайган көнендә Заря апа кеше өстендә кунып йөрергә мәҗбүр булды. Ире, пенсия яшенә дә җитә алмыйча, яман шеш авыруыннан вафат булды. Ике уллары да игелек күр­сәтмәде. Өлкәне, “кайнар ноктада” хезмәт итеп кайтканнан соң, шәһәргә эшкә урнашты, явыз кешеләр кулына эләгеп, егерме дүрт яшендә һәлак булды. Кечесе наркоманга әйләнеп, анасына күп хәсрәтләр китерде, ахырда үз-үзенә кул салды...
Заря апаның соңгы көннәре урамда үтте. Хәсрәтләреннән үзе дә эчкечелеккә сабышты, ялгыша башлады. Шул ялгышлыгы белән өен көл-күмергә әйләндерде. Салкын көз иртәсендә күршеләре үле гәүдәсен бакчасыннан табып җирләде...
Читайте нас: