Бу көнне дә Камил түземсезлек белән көтеп алган география дәресе башланды. Бер кулына сыйныф журналы, икенчесенә указка тоткан, озын кара чәчләрен артка өеп бәйләгән, буй-сынына килешле күксел күлмәк кигән Сәкинә Фатыйховна сыйныф бүлмәсенә керде дә, укучылар белән исәнләшеп, биремнәрне тикшерә башлады. Тик укытучысыннан күзләрен дә алмаган Камил күпме генә кулын сузса да, мөгаллимә бер парта аша гына утырган Флүзәне бастырды. Тегесе белер-белмәс кенә җавап бирде. Камил укытучысын аңлый иде. Ул игътибарын күбрәк йомшаграк укучыларга бирә, алардан күбрәк сорый. Шулай да Камилнең такта янына чыгып, укытучылары янына басып, бирелгән теманы чатнатып сөйләп бирәсе килә. Яраткан укытучысыннан: “Утыр, Сабиров, “бишле”, — дигән сүзләрне тагын бер кат ишетәсе килә аның. Тагын татлы хушбуй исен, яраткан кешесенең җылысын, якынлыгын тоясы килә...
Парталар арасыннан үткәндә Сәкинә апасының җиле кагылып китсә дә дәртле кан уйнаган яшь тәне эсселе-суыклы булып китә, Йөрәге дөп-дөп тибә башлый... Әллә Сәкинә апасы да сизә инде Камилнең халәтен? Күзләреннән карашын ала алмаган егеткә башта гаҗәпләнү, сәерсенү белән караган Сәкинә соңгы арада аның карашы белән бик очрашмаска тырыша. Егетне такта янына чакырып сорау биргәндә дә җылы, йомшак тавышына ясалма кырыслык керә... Ялгыш кына күз карашлары очрашканда укытучы апасының җиңелчә кызаруын да күрә кебек Камил... Унҗиде яшьлек егет шулай тәүге мәхәббәтенең әсирлегенә эләккәнен сизми дә калды. Үзләреннән ерак та түгел ялгыз Оркыя әбидә яшәүче укытучысын күрер өчен көненә әллә ничә уза ул бу өй яныннан. Карчыкның ир заты кулы тимәгән йорт-курасында үзе өчен берәр йомыш чыкса, рәхәтләнеп ярдәмләшә егет.
Хәер, чакырмаска да, йомышка йөртмәскә дә тырыша аны Сәкинә. Бик ияләштерергә теләми, чөнки үзеннән күзен дә алмаган егетне күңеле белән аңлады Сәкинә. Егетнең карашы барысын да сөйли иде. Ярата бит ул аны! Үзеннән алты яшькә кече укучысы аңа гашыйк булган! Бу бит башка сыймаслык, һич тә ярамый торган күренеш! Укытучының төп бурычы — белем бирү! Һәм шуның белән бетте! Менә тиздән мәктәптә чыгарылыш кичәсе булачак. Унынчы сыйныф укучылары, шул исәптән Камил дә, урта белем турындагы таныклыгын алып, укытучылар һәм бергә укыган иптәшләре белән саубуллашып, киләчәгенә табан очар... Үсмер чакның тилелеге кемдә булмый? Берчак онытыр әле Сәкинәне. Барысы да үтәр, үз тиңен очратыр...
Шулай уйлана торгач, үзе дә шушы ихлас карашлы егеткә битараф түгеллеген аңлый башлады Сәкинә. Аның серле күзләре, магнит кебек, үзенә тартып тора бит. Карыйсы килеп кенә тора... Ю-у-у-к! Юк, юк! Бу мөмкин түгел! Мондый уйларны куарга кирәк! Ул бит укытучы! Башкаларга үрнәк булырга тиеш! Сизеп калсалар, укытучылар аның турында ни уйлар? Ә укучылар? Авыл халкы?
...Аллы-гөлле чәчәкләрне хәтерләтеп, матур-матур күлмәкләр кигән кызлар, җитдиләнеп киткән егетләр чыгарылыш кичәсенә җыелды. Мәктәп директоры чыгыш ясагач, соңгы кыңгырау яңгырады. Дулкынлангыч та, моңсу да, шатлыклы да мизгелләр...
Спорт залында берсеннән-берсе чибәр кыз-егетләр, парлашып, вальс әйләнә... Камил, яшьтәш кызлары янында тукталып тормыйча, Сәкинә каршына килеп басты да кыяр-кыймас кына биюгә чакырды. Иң курыкканы укытучысының укучысы белән биюдән баш тартуы иде... Юк! Чыкты Сәкинә апасы биюгә. Аның кечкенә йомшак кулларын зур, көчле учларына алып, карашын укытучысының яңагына төшеп торган күперенке кара чәчләреннән ала алмыйча, кинәт авыраеп киткән аякларын хәрәкәтләндереп, әллә биеде Камил, әллә бер урында таптанды... Сәкинәнең якынлыгы аны акылдан шаштырды. Әллә кыз да онытылып китте инде, музыка тынгач та алар күпмедер вакыт бер урында басып торды... Шулай итеп, чыгарылыш кичәсе дә үтте. Димәк, Камил хәзер Сәкинәне көн дә күрә алмаячак...
Көзгә унсигезе туласы егет беркая да укырга кермәде. Яше тулгач та хәрби хезмәткә китеп барды. Сәкинәнең, Камил аны әллә анда онытырмы, дигән өмете акланмады. Хат артыннан хат яудыра башлады егет. Башта хәрби хезмәтенең ничек баруы, авыл яңалыклары турында язышсалар, соңрак егет кызга яратуы турында ачылды. Сәкинә аның бу хатына җавап кайтармады. Камилнең: “Җавап язмасагыз, качып кайтам”, — дигән хатын алгач кына үзен онытырга киңәш итеп хат язды. “Ярамый болай, —дип язды ул. — Син бик акыллы егет, Камил. Аңла”. Акыллыга акыллы да, тик йөрәк акылга буйсынамы соң?! Егетне үзеннән ничек тә ерагайтырга, биздерергә тырышкан Сәкинә дә мондый саф хисләр алдында көчсез иде...
Хәрби хезмәттән авылга кайтып төшкәч тә Камил, әнисе белән күрешкәннән соң, Оркыя карчык йортына очып кереп китте. Хәрби хезмәттә чыныгып, тагын да үсеп, үзгәреп киткән Камилне күрүдән Сәкинә югалып калды. Егет кочагында гына ул бераз аңына килде. “Мин сине шулай күтәреп кенә йөртергә әзермен, сөеклем... алиһәм минем...” Ике йөрәк кайнар иреннәре кушылганны сизми дә калды...
Яшьләр мәхәббәт утында янганда Камилнең әнисе Сәйдәнең йөрәген кайгы-хәсрәт басты. Егермене яңа тутырган улы үзеннән алты яшькә зур кыз белән бәйләнә! Элекке укытучысы белән! Кеше ишетмәгән, күрмәгән хәл! Җаен туры китереп, улы белән ачыктан-ачык сөйләшергә булды ул.
— Нишлисең син, улым? Яшьлегеңнән тилердеңме әллә? Пар түгел ул кыз сиңа. Үзеңнең яшьтәш кызларың беткәнмени? Читтән килгән, нәсел-тамыры билгесез кыз белән йөрисең! Акылыңа кил, улым! — дип кисәтеп карады. Бу вакытта бөтен авыл халкы әлеге хакта белә иде инде. Өйләнәм, ди бит әле шуңа! Кертмәячәк аны Сәйдә үз өенә! Карт кызлар өчен үстермәде ул улын! Яп-яшь баланың тормышын бозмакчы! Кавышсалар да озакка бармас. Бераз яшәрләр дә аерылышырлар... Шулай уйлап, мәктәп директоры белән дә сөйләшергә булды Сәйдә.
— Сезнең укытучыларыгыз яшьләрне боза, ә сез берни күрмисез-белмисез! Нинди мәктәп бу? — дип ачыргаланды ул.
Шушы сөйләшүдән соң директор Сәкинәне янына чакыртып алды. Кабинетта икәүдән-икәү генә калгач:
— Сәкинә Фатыйховна, моңа кадәр сез мәктәбебезнең иң белемле, иң дәрәҗәле укытучыларыннан идегез. Тик соңгы вакытта дәрәҗәгезне төшерә башладыгыз. Сез ялгыш юлда. Монда эшлисегез килсә, тиешле нәтиҗә ясагыз, — диде ул гаепле укучы сыман басып торучы Сәкинәгә.
Кыз, бертын уйланып торды да, эштән китәргә гариза язды. Камилгә берни әйтмичә, тиз-тиз генә әйберләрен җыештырды да авылдан чыгып китте. Арыды ул тиңсез мәхәббәттән. Авыл халкының әче теленнән, хурлы карашларыннан арыды. Гайбәтләрдән җиләде. Камилне күрми торса, бәлки, ул да онытыр. Пар түгел ул аңа! Эх, табасы иде картада берәр бәхетле утрау!..
Сәкинәнең юкка чыкканын белгәч, Камил сыер савып йөрүче әнисе янына атылып барды, ачынып: “Эх, әни!.. — дип кенә әйтте дә, мотоциклына атланып чыгып китте. Шул китүдән әнисе улын күрмәде...
Ә Камил, ике ай эзләгәннән соң, шәһәргә барып эшкә урнашкан Сәкинәсен тапты. Араларына кысылучы булмаган, күңелләрен гайбәт өтмәгән җирдә алар үзләрен бик бәхетле итеп тойды. Камил заводка эшкә урнашкач, тулай торакта яшәделәр. Бер-бер артлы кызлары, аннары уллары туды. Фатирлы булдылар.
“Бер-ике ел яшәрләр дә кайтыр”, дигән өмете акланмады Сәйдә карчыкның. Сөеп үстергән улын көтә-көтә, дөнья куйды карчык. Әнисен җирләргә кайткан Камил, аның салкын кулларын тотып, күңеленнән генә анасыннан бәхиллек сорады. “Эх, әни! Үз-үзеңне улыңнан, оныкларыңнан мәхрүм иттең бит...” — дип пышылдады аның иреннәре.
Тормыш булгач, төрле чаклар булса да, Камил белән Сәкинәнең хис-тойгылары ныгый гына барды. Алар арасында кабынган сөю хисе дә тора-бара яңа төсләр алып көчәйде генә. Йөзен бәхетле җыерчык нурлары бизәгән Сәкинә яшь чакларын елмаеп искә алганда чәчләренә кырау йөгергән Камилен һаман “минем яраткан укучым” дип атый... Хатынын бер караштан аңларга өйрәнгән Камилнең исә аңа “минем алиһәм” — дип дәшмәгән көне сирәктер...