+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
1 ноябрь 2014, 21:05

“Пассажирым — Хо Ши Мин”

Вьетнамның беренче Президентының шәхси очучысы якташыбыз Равил Хөсәенов булган.Вьетнам Президенты Хо Ши Мин, якын көрәштәшләре, тән сакчылары һәм СССРның биредәге илчесе белән берлектә, Мәскәүдә үзе өчен махсус ясалган, очканда ял итәргә, эшләргә уңайлы шартлар тудырылган, иң камил элемтә чаралары урнаштырылган “Ил-18” самолетын бик җентекләп карап чыга. Самолет һавада берничә әйләнеш ясап, аэродромга йомшак кына төшеп утыра. Президент күргән-кичергәннәрдән бик канәгать кала, “Ил-18”не Мәскәүдән алып килгән экипаж командиры Владимир Николаевич Хөсәеновны һәм СССРда очучылыкка укып кайткан вьетнам егетләрен кочаклый. Урысча ярыйсы шома гына сөйләшә. Моңа гаҗәпләнәсе дә түгел: 1923 елда (33 яшендә) Советлар Союзына килеп, Көнчыгыш халыкларының коммунистик университетын тәмамлаган, азатлык өчен көрәшчеләр лидеры буларак шунда формалашкан шәхес бит ул.

Читайте нас: