+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
5 ноябрь 2014, 12:03

Кайда соң син, Габделхәй?..

Габделхәй 1936 елда Әлшәй районының Айдагол авылында дөньяга килә. Әтисе Хөснулла бригадир булып эшли. Әнисе — гади колхозчы.

1939 елда башланган икенче Бөтендөнья сугышы барлык гаиләләрнең планнарын челпәрәмә китерә. Башта Фин сугышы авылның күп кенә егетләренең башына җитә. Бөек Ватан сугышы башлангач, Габделхәйнең әтисен сугышка алалар. Әнисе өч улы һәм бер кызы белән кала. Гаилә башлыгы фронтка китеп, өч ай үтүгә, кече энеләре дөньяга аваз сала. Сугыш чорында һәм аннан соңгы ачлык елларда иң олысы нибары 10 яшьтә, калганнары берсеннән-берсе кече булган 5 баланы үстереп, кеше итү әниләренә җиңел булмагандыр, мөгаен. Гаиләдә өченче бала булган Габделхәйгә дә ун яшь тулыр-тулмастан эшкә җигелергә туры килә. Шулай ук, кече яшьтән чабата үрергә өйрәнә. Бәхеткә, ул яшәгән йортның янәшәсеннән үк урман башлана. Габделхәй абыйлары белән чабата үрергә юкә әзерли. Кышкы озын кичләрдә өчәүләшеп чабата үрәләр. Оекбаш, тула оекны әнисе белән кызы җитештерә.
1946 елда Габделхәйләргә әтиләренең хәбәрсез югалуы турында хат килә. Әниләре Әминә апа хәбәрсез югалу әле “үлде” дигәнне аңлатмый, дип, өметен өзми, башкага кияүгә чыкмый, балаларын ташламый, аларны ким-хур итмичә аякка бастырырга көч таба.
Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, Габдел­хәй, Приютка барып, төзелешкә эшкә керә. Өс-башын бөтәйтә, әнисенә ярдәм итә. Бу вакытта олы абыйсы, армиядән кайтып, өйләнеп, Приютта яши. Кече абыйсы да, армиядән кайтып, өйләнеп, Сибай шәһәрендә төпләнә. 1955 елның көзендә Габделхәйне армиягә алалар. Ул Ерак Көнчыгышта Владивосток янындагы частьта хезмәт итә.
Кайткач, бер җәй колхозда эшли һәм көзгә туган йортына күрше авылдан килен төшерә. Хатыны Зөлфирә, гаиләсендә төпчек кыз, бик иркә һәм үзсүзле булып үскән. Бер елдан уллары туа, аңа Рәфис дип исем кушалар. Малайга бер яшь тулуга, Сибай шәһәренә барып урнашалар. Габделхәй — бакыр-күкерт комбинаты карьерында шофер, Зөлфирә кибеттә сатучы булып эшли. Тормышлары матур гына барганда Рәфис фаҗигале рәвештә вафат була. Бу кайгыны Габделхәй бик авыр кичерә, аның Сибайда калырга теләмәве дә шуның аркасында булгандыр, ахры, шул ук көзне алар Уфа шәһәренә күченәләр.
Уфада Габделхәй таксист булып эш башлый, ә Зөлфирә сату эшенә керә. Ике ел үтүгә — кызлары Зөлфия, тагын ике елдан Гөлнара туа. Берничә елдан алар яшәгән урамда йортларны сүтәргә дигән карар чыгарыла һәм гаиләгә “Инорс” бистәсеннән өч бүлмәле фатир бирәләр.
Кызлары үсә, Зөлфиясе медицина институтына укырга керә, Гөлнарасы 11нче сыйныфта укый. Шулвакыт Зөлфирә белән Габделхәйнең аралары суына башлый. Гаиләдә бик еш тавыш чыга. Ахыр чиктә гаилә таркала. Фатирны бүлешәләр. Ике кызы белән Зөлфирәгә — ике, Габделхәйгә бер бүлмә тия. Әлбәттә, Габделхәй бу фатирга күчкәч, берүзе яшәми. Ашханәдә пешекче булып эшләгән Фәйрүзә исемле хатын белән танышып, аңа өйләнә. Икәүләшеп ару гына дөнья көтә башлыйлар.
2001 елның язында 94 яшен тутырган Әминә апа каты авырый башлый. Никифарда яшәүче энесе Габделхәйгә телеграмма җибәрә. Ике көннән Габделхәй машинасына Фәйрүзәсен утыртып кайтып та җитә. Алар әнисе янында бер кич куналар. Ә икенче көнне кайтырга ашыга башлыйлар.
Шул китүдән Габделхәй башкача Айдаголга кайтмый. Әнисе Әминә апа август азагында бакыйлыкка күчә. Ул үлгәч, әлбәттә, энесе Габделхәйгә хәбәр итә. Тик ул хәтта әнисен җирләргә дә кайтмый. Габделхәйнең кече энесе дә хаклы ялга чыга. Ул берничә тапкыр Уфага барып Габделхәйләрнең ишеген шакып карый, ләкин аңа ишек ачучы булмый. Бу хәл берничә ел дәвам итә. Әниләренең вафатына ун ел тулуга энесенең хатыны да бакыйлыкка күчә. Ятим калган энесе ике ел үтүгә икенче хатынга өйләнә. Уфага элекке адресы буенча Габделхәйне эзләп баралар. Ләкин анда Габделхәйне белүче дә, кайда күченүләрен әйтүче дә табылмый. Шулай итеп 13 ел вакыт үтеп тә китә. Быел җәй Габделхәйнең энесе Мәскәүгә “Жди меня” телевизион тапшыруына да язып караган.
Әйе, энесе абыйсын һаман юксына, сагына, аны күрү уе белән яши. Фани дөньяда очрашмасак, бакыйлыкка күчкәч очрашырбыз дип өметләнә.
Читайте нас: