+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
8 ноябрь 2014, 22:13

Европа буйлап — велосипедта

Студент чагымда, стипендия акчасын җыеп, шәп велосипед сатып алдым. Аннан соң китте инде: иртәле-кичле “тимер ат”ымнан төшмәдем дә!.. Институтка да, эшкә дә, кунакка да аның белән генә йөрдем. Авылда җиләккә дә велосипед белән йөрергә иде, тик шәһәрдән аны ничек итеп алып кайтырга? Озак уйлап тормадым: иртән институтка барып, сессиядәге соңгы имтиханны уңышлы итеп тапшырдым да, велосипедка утырып, авылга кайтып киттем. Педальләрне әйләндерәм... 20, 30, 50 чакрым үттем... Кушнаренкода туктап, су алдым, тамак туйдырдым һәм юлымны дәвам иттем. Уфадан иртәнге 11дә чыгып киткән булсам, авылга төнге бердә генә кайтып җиттем. 180 чакрым үткәнемә күпләр гаҗәпләнде, ышанмаучылар да булды. Үз-үземә дә озак вакыт хәйран калып йөрдем әле, ә менә Гөлназ Мәсәлимованың Европага юл тотасын ишеткәч: “Нәрсә инде ул мин үткән Уфа — Илеш арасы?!” — дип уйлап куйдым.

— Дөнья күрәсем килә, дигәннәргә велосипед кына юлдаш була ала. Самолетта берни дә күрмисең, машина белән тиз үтәсең, тәрәзә артында бер-бер артлы алышынып торучы күренешләрне аңламый да каласың. Ә велосипед белән көненә 150-180 чакрым үтеп, күпне күрергә, күзәтергә була. Дөресен генә әйткәндә, спортның әлеге төренә мин балачактан битараф түгел, шуңа да велосипед белән сәяхәткә чыгу күптәнге хыялым иде. Эш буенча Мәскәүдә идем, сәяхәтне шуннан башладым да. “Мәскәү – Львов” поезды белән Венгрия чигенә якынлаштым да, Мукачево шәһәреннән старт алдым, — ди Гөлназ.
Миңа калса, мондый кыю адымның куркыныч яклары байтак. Мәсәлән, транспортның кайчак ватыла торган гадәте бар. Ерак юлга чыкканда һәр нәрсәгә әзер булу мөһим. Чылбыр да ычкына, багажник та ватыла, тәгәрмәч тә тишелә! Гөлназ кайбер запас частьләр, ачкычларны үзе белән йөртә. Аптырап тормый, кирәк икән, үзе төзәтә дә. Әгәр дә җитди проблема булса, якындагы “велосервис”ка бара, Европада алар җитәрлек, ди.
— Беркөнне багажник ватылды. Сервиста мастер ялкаурак булдымы, кирәгенчә эшләп бирә алмады. Лаблатан авылына җиткәч, янә ватылды. Караңгы, куркыныч, беркем юк... Иң мөһиме – паникага бирелмәскә. Якындагы пабка кадәр велосипедны этеп алып килдем. Андагы кешеләр бик тә ярдәмчел һәм аралашучан булып чыкты. Мине күрү белән яныма җыелдылар. Ун-унбиш минут эчендә велосипедны төзәтеп тә бирделәр һәм үзләрендә кунып калырга тәкъдим иттеләр. Эйва исемле кызда тукталдым. Ул әлеге пабта эшли. Аның эш сәгате паб ябылгач кына тәмамлана, шуңа аны берникадәр көтеп утырырга туры килде, — диде.
Педаль әйләндерә-әйләндерә, сәяхәтче кыз Франциянең көньягына Будапешт, Братислава, Вена, Көнчыгыш Австрия аша барып җитә. Италиянең күп шәһәрләрен йөреп чыга. Әйткәндәй, Гөлназ — һөнәре буенча спелеолог, тау куышларын, мәгарәләрне өйрәнә. Европаның һәр илендә аның спелеолог дуслары яши, сәяхәт вакытында ул, әлбәттә, аларда туктала. Гарденда дусларында бер атна яшәгәннән соң, Испаниягә юл тота. Сәяхәт маршрутын алдан планлаштырмый, барысы да — импровизация.
Гадәттә, сәяхәт вакытында очраган, күңелеңә ошаган ят әйберләрне дә сатып аласы килә. Гөлназ да аларга кызыга, аеруча китапларга, тик көрсенеп кенә куя — урын юк. Велосипедка арба тагып була, әлбәттә, тик бу очракта тизлек кими һәм сәяхәт берничә айга сузылырга мөмкин.
Гөлназның сәяхәткә чыгуына әти-әнисе каршы төшми. Ун ел буена спелеолог булып эшләү һәм спорт туризмын өйрәнү дәвамында кызлары сәяхәтләрдә күп йөргән, шуңа әти-әнисе күнегеп беткән инде.
Сәяхәтче һава торышын да зарланмый кабул итәргә өйрәнгән. Гөлназ өчен кояш ни, яңгыр ни, җил ни!.. Европага сәяхәт кылганда ул 5 мең чакрымны — велосипедта, бер меңен поезд һәм автомобильдә үтә. Сәяхәткә чыкканына тәүдә бераз үкенә дә, кире кайтып китү уе да туа, әмма көчле ихтыярлы кыз куйган максатыннан тайпылмый. Гөлназ үзе әйтүенчә, аның бу сәяхәте соңгысы түгел әле, киләчәккә планнары зурдан.
Читайте нас: