+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
12 ноябрь 2014, 20:44

Ядкарьләрдә – милләт, тарих чагылышы!

Онытылган традиция Башкортстанның кайсы авылында тергезелә?Мәгълүм булуынча, бүген күпчелек музейлар дәүләт милке санала. Башкортстан районнарында урнашкан төбәкне өйрәнү музейларының күпчелеге дә дәүләтнеке. Тарихыбызны, мәдәниятебезне үз эченә алган экспонатларны саклап калу өчен көч салучы фанатлар, эшкуарлар сирәк. Янәсе, бу эш керем китерми, тотылган акчалар үзен акламый. Мондый фикерне тарихи фактлар инкарь итә. 1917 елга кадәр Русиядә сәүдәгәрләр, меценатлар арасында музей оештыру киң таралган булган. Тарихтан күренүенчә, революциядән соң аларның милке дәүләтнекенә әверелгән. Русиядә шәхси музейлар XX гасырның туксанынчы елларында янә оештырыла башлады. Ә Көнбатыш Европада, дөньяда бу күркәм традиция сугышлар, революцияләр чорында да өзелмәде. Нәтиҗәдә, алар бу юнәлештә алга китте. Үзенчәлекле шәхси музейларның берничәсенә тукталып үтик.

Дания башкаласы Копен­гагенның Тиволи паркында 1897 елдан бирле “Карлсбергның яңа глиптотекасы” антик скульптура һәм таш әйберләр музее эшләп килә. Оештыручысы – “сыра короле” Карл Якобсен. Аның коллекциясендә борынгы Мисыр, Греция һәм Рим сәнгатенең ун меңгә якын экспонаты тупланган. Музейның 1906 елда архитектор Хэк Кампанн төзегән бинада урнашуы да игътибарны җәлеп итә. Шулай ук биредә Роден скульптуралары, Ренуар, Сезанн, Мане, Писарро, Ван Гог, Тулуз-Лотрек, Бонар һәм Гоген эшләре дә урнашкан.
Сер түгел, күпчелек музейлар түләүле. Аңлашыла, һәр тиенен санап тоткан байлар чыгымнарны капларга тели. Шул ук вакытта кайбер музейларда килүчеләрдән акча таләп итмиләр. Мексика магнаты Карлос Слима Европа буенча сәяхәт итә алмаган милләттәшләрен кайгыртып, 1994 елда музей оештырган. 2011 елда музей архитектор Фернандо Ромеро төзегән өр-яңа бинага кү­ченгән. Хакы – 20 миллион доллар. Биредә XV-XX гасырлардагы Европа скульптурасы һәм сынлы сәнгате шедеврлары саклана. Шулай ук, Мексиканың сәнгать осталары Диего Ривера белән Руфино Тамайоның эшләре дә урын алган. Экс­понат­ларның гомум хакы – 700 миллион доллар. Моңа карамастан, музейга керү бушлай.
Нидерландыда Оттерло шәһәрендәге “Krohler-Muller” музее Де-Хоге-Велюве милли паркында урнашкан. Музейга 1935 елда эре сәнәгатьченең хатыны Хелена Креллер-Мюллер нигез салган. Биредә XIX һәм XX гасыр сынлы сәнгате тупланмасы саклана. Шулар арасында Пикассо, Леже, Ван Гог әсәрләре дә бар. Музейга килүчеләр үлмәс сәнгать әсәрләре белән танышудан тыш, спорт белән шөгыльләнеп, сәламәт­лекләрен ныгытырга да өлгерә. Парк капкасына керү белән һәркемгә бушлай велосипед тәкъдим ителә. Музейга педаль әйләндереп барып килгән арада, биш гектар мәйданны биләгән парктагы агачларга, җәнлекләргә дә сокланырга мөмкин.
Музейларны меценатлар, байлар гына оештыра аламы? Әллә моның өчен сәнгатьне сөю һәм теләк тә җитәме? АКШның Майами шәһәрендә яшәүче студент Дональд белән мәктәп укытучысы Мера Рубелны мәхәббәттән тыш, уртак хобби да берләштерә. Алар сәнгать галереясы ачарга тели. Мера Рубел бер атнада эшләгән һәр 100 долларның 25ен яшь, әлегә танылмаган рәссамнарның әсәрләрен сатып алуга тота. Нәтиҗәдә, 1964 елда Нью-Йоркта “Rubell Family Collection” (“Рубел­ларның гаилә коллекциясе”) заман сәнгате галереясы ачыла. 1993 елда галерея Майамига күченә. Бүген биредә дөньяга танылган Жан-Мишель Баския, Кита Харинга, Дэмиен Херст, Джефф Кунс, Синди Шерман һәм Энди Уорхол эшләре дә саклана. Галереяда бәхетен сынарга теләүче яшь рәссамнар чират тора.
Башкортстанда да мирасыбызны саклап калырга омтылып, музей оештыручылар бар. Әлшәй районы Уразмәт авылы мәдәният йортына караган музей шундыйларның берсе санала. Музей 2001 елда мәдәният йорты мөдире Клара Тукаева башлангычы белән оештырылган. Экспонатлар “Халкыбызның милли бизәкләре”, “Авыл тарихы һәм авылдашларыбызның шәҗә­рәләре”, “Милли киемнәр”, “Көнкүреш кирәк-яраклары” тематик бүлекләрендә урнаштырылган. Клара Ярулла кызы авылга нигез салган Урәзмәт Исәнбаевның 40 нәселен ачыклаган. Нәти­җәдә, авылның килеп чыгышы турында фикер йөртергә мөмкин. Әйберләр арасында Гражданнар сугышы чорындагы сугыш кораллары, кул тегермәне, борынгы чүлмәк тә бар.
– Музей экспонатлары Әлшәй районында гына тупланмады, – дип фикерләре белән уртаклашты Клара Ярулла кызы. – Кушнаренко, Күгәрчен, Күмертау якларыннан да экспонатлар китер­деләр. Бу эшне арытаба да дәвам итәчәкбез. Бирегә килүчеләр күргәннәрдән канәгать кала. Яшьләр борынгы үтүкләр һәм башка йорт кирәк-яраклары белән кызыксына. Монда килгән өлкәннәр янә яшь чакларына кайткандай була. Музей экспонатларын туплаганда бик күп серләр белдем. Эз­ләнүләр барышында нәсел агачымның язучы, журналист Имай Насыйрига барып тоташуын да ачыкладым. Кү­ренекле шәхес турында мәгъ­лүматлар, уйланулар “Йө­рәкләрдә Имай Насыйри” дигән китабымда чагылыш тапты.
Сер түгел, әлеге вакытта Клара Ярулла кызы башлангычы белән оештырылган музей керем китерми. Кем белә, бәлки киләчәктә бу юнәлештә дә уңай үзгәрешләр булыр. Ничек дисезме? Самара өлкәсе Гали авылында туризм базасы эшли. Авылда берничә объект, шул исәптән музей буенча да экс­кур­сияләр оештырыла. Туристлар агымы ел дәвамында кимеми. Уразмәт авылы да ямьле табигать кочагында урнашкан. Бәлки киләчәктә туристлар Уразмәткә дә сукмак ярыр. Экспонатларга бай музей ишекләре һәркем өчен ачык.
Читайте нас: