+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
19 ноябрь 2014, 21:31

Күз буучы

Моннан өч дистә ел элек гүр иясе булган Зариф Шәфыйковка бәйле серләр бүген дә ачылуын дәвам итә.Узган гасырның 60-80нче елларында. Башкортстанның төрле төбәкләрендә яшәгән халык билгесез авыруга тарыса да, кадерле әйберен, якын кешесен югалтса да, киләчәктә үзен ниндирәк язмыш көтәсен ачыкларга теләсә дә, Әлшәй районының Слак авылына, Зариф карт янына юл тота.

— Аның йорты алдыннан ераклардан килгән юлчы­ларның атлары, машиналары өзелеп тормады. Зариф абыйның күп гомере үзенә күз төбәп килүчеләргә ярдәм итеп үтте. Күпләргә сәла­мәтлеген кире кайтарды, кемнәрнеңдер чишелмәстәй күренгән тормыш табышмакларын чиште ул, — дип хәтерли күрәзәче Зарифның күршесендә генә диярлек яшәгән ветеран-педагог Венера Минһаҗева.
Венера апага данлыклы Зариф Закир улының укучысы да, коллегасы да булырга туры килә. Зариф Шәфыйков Слакта гади укытучы була. Хәер, “гади” сүзе бу очракта бик үк урынлы да түгелдер. Чөнки Зариф Закир улы районда гына түгел, республикада билгеле физик һәм математик була.
Зарифның бердәнбер улы, быел җәй 55 яшен тутырган Салават Шәфыйков белән мине көтелмәгән очрак таныштырды:
— Әтигә кемнеңдер хәтереннән очраклы сүзне генә түгел, зур вакыйгаларны юып ташлау берни тормый иде. Бәла-казадан, кешеләрнең агрессиясеннән саклану ысулларын миңа да өйрәтте, — дип искә ала ул әтисенең күз буа белү сәләтен. — Мин аңардан үземне күз буарга өйрәтүен дә сорый идем, әмма ул моңа бармады: “Яшьлегең, дуа­маллыгың белән закон бозып куярсың, төрмәгә эләгерсең — миңа синең исән-имин яшәвең, оныкларымны үстереп, кеше итүең кадерле, моның өчен яман күзләрдән, нахак сүзләрдән саклана белүең дә бик җиткән”, — диде.
Салават Зариф улы күп еллар Кыргыз-Миякәдә яши, көнкүреш хезмәте күрсәтү йортында, икмәк комбинатында механик булып эшли. 1986 елда ике ай дәвамында Черно­быльдә була. Аның белән бергә атом электр станциясендә бул­ганнарның берсе дә исән түгел инде, ә Салават, 50 яшьтән пенсиягә чыгып, Миякә май заводында каравыл хезмәтендә эшли. Күрәсең, Зариф картның бәла-казадан саклана белү дәресләре эзсез үтмәгән.
Салават әтисенең әманәтен онытмый. Ике кыз, бер ул үстерә. Өч оныгы бар. Үзеннән 30 яшькә кечерәк хатыныннан калып, 12 ел яшәгән, 90га җиткәндә генә вафат булган Зариф карт соңгы сыеныр урынны улы гаиләсендә таба. Миякәлеләр, әлшәйлеләр күз буучы Зарифның төрле кызыкларын бүген легенда итеп искә ала. Урамнан узганда аяк астында су күреп итәкләрен күтәргән хатын-кыз — күз буучының шаяртуы гына. Заманында Зариф картның узып баручы машинаны күз карашы белән туктата алуын да, югалган әйбернең кайда ятуын әйтеп бирүен дә, аяксызны аяклы итә алуын да яхшы хәтерли халык. Тик бу легендар шәхеснең Кыргыз-Миякәдә җирләнгәнен, аның Гражданнар сугышыннан соң Урта Азиядә үткән яшьлек еллары, андагы беренче гаиләсе һәм үзе сәяси репрессиягә эләккәндә туып калган кызы булуын күпләр белми. Соңгысы аның улы Салават өчен дә ачыш булып чыкты.
Читайте нас: