+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
27 ноябрь 2014, 21:33

Чабаталы артист

Минем песи булып уйнавыма театр корифейлары шаккатты.1939 ел. Шушы елның җәендә мин Башкортстан дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсенә аяк бастым. Аның тарихы болай.

Шул елда, безнең Калмашбаш авылына вербовщик килгән, дигән хәбәр таралды. Инәй мине ияртте дә авыл Советы бинасында утырган шул кеше янына киттек. Ул безгә болай диде: “Чита өлкәсенә күчеп китәргә теләүчеләргә анда бушлай сыер бирәләр, утыз сутый җир, торырга урын да булачак. Соңыннан хөкүмәт өй салырга ярдәм итәчәк. Бу — бер. Тагын Уфа шәһәрендә моторный завод төзелә, шунда эшчеләр кирәк. Бер елгамы, ике елгамы — килешеп сөйләшергә була”.
Безнең ык-мык килгәнне күреп, барыгыз, кайтыгыз, уйлашыгыз, иртәгә килерсез, дип кайтарып җибәрде.
Кайттык. Кич булды. Күрше-күлән җыелды. Инәй тегендә сөйләгәннәрне аңлатып бирде. Гөлсем җиңгәчәй, ул Чита өлкәсен бик ерак диләр, китсәгез, туган илне башка күрә алмассыз, җирсерсез, ди. Елау китте. Шунда армиядән кайткан бер абый, әйе, Чита өлкәсе ерак, Байкал күлен үткәч, Кытай белән чиктәш, кышын 50-60 градус суык була, дип өстәде. Ә мин мич башында яткан килеш үз-үзем белән әрепләшеп ятам: “Ерак булсын, поезд белән бик еракка китәсем килә, айлар буе барсам да риза. Череп беткән салам түбәле, җиргә сеңгән бу өйдән качасым килә. Тишелеп беткән киндер ыштан, кырык ямаулы күлмәкне салып ыргытасым килә. Әнә бит, ит салымы өчен актык кәҗәбезне алып чыгып киттеләр, ә тегендә сыер бирәбез дигәннәр, рәхәтләнеп катык ашармын...”
Бу хыяллар тормышка ашмады. Күрше-күләннең үгетләүләренә риза булып, инәй Уфага, моторлар эшләүче заводка, кара эшче булып китәргә килешеп кайтты.
Соңгы кич. Сәхипҗамал картинәй, башымны тезенә куеп, әрнеп елый, әтәгезне кулак ясап алып киттеләр, бәбекәем, сине дә бүтән күрә алмам инде, зур булып үс, бу эт тормышыннан котыласың, бәхил бул, балам, ди.
Таң атканчы елаштык-елаштык та, иртән картинәйне түбән очтагы кызы Агинәйгә илтеп куйдым.
Ул чакта Шамил абый детдомда иде инде. Сафура апаны инәйнең Кушнаренко районындагы Чатра авылында яшәүче апасына асрауга биргән иделәр. Без инәй янында апаем Сәмәрә белән икәү генә калган идек. Читән ишек алдының капкасына ялган йозак элдек тә Уфага киттек. Сау бул, Чакмагыш районы! Сау бул, Калмашбаш авылы! Сау булыгыз, күрше-күләннәр! Мин сезгә берәр кайтырмын әле!
Уфага килгәч, безгә шырпы фабрикасы артында урнашкан беркатлы барактан урын бирделәр. Бер бүлмәле ятакта Чакмагыш районының Тозлыкуш авылыннан килгән бер бабай минем кебек ике малае белән урнашкан иде инде. Алар өчәү, без дә өчәү, алты кеше ике почмакта идәндә яши башладык. Әле исемдә, бабайның бер малае Харис исемле иде. Монда балаларымның тамагы туйды, ичмасам, ди торган иде теге бабай.
1939 елның җәй уртасы җитте. Инәй төзелештә канау, баганалар утыртырга чокырлар казый, нәрсә кушсалар, шуны эшләп йөри. Мин көн саен диярлек эшчеләр ашханәсенә ашарга барам. Биш тиенгә туйганчы ботка ашыйм, банкага салып, Сәмәрәгә дә алып кайтам. Бүлмәдәге калай мичне ягу өчен күршедә генә урнашкан такта яру пилорамасыннан пычкы чүбе, такта-токта кисәкләре алып кайтам. Рәхәтләнеп Караидел елгасында су керәм. Сирәк-мирәк, трамвайга утырып, Уфа ягына барып кайтам.
Ул вакытта Черниковка дигән шәһәр юк иде. Соцгород (ягъни “социалистический город”) дип йөртелә иде. Безнең халык аны, үз теленә җайлаштырып, “Сазгурт” дип сөйләшә иде. Менә шул гигант төзелештә минем икетуган абзый Талибулла да эшли. Беркөнне безгә килде. Ике пар чабата да китергән. Аякка кияргә булмаганлыктан, мин җәй буе яланаяк йөри идем. Талип абзый, менә бәләкәйләре сиңа булыр, дип, бер киемен миңа бирде. Сөенүемнең чиге юк. Аны укырга барганда гына киярмен, дип чөйгә асып куйдым.
Шатлык өстенә шатлык килсә килә бит. Бер көнне инәй дүрт метр калын гына тукыма алып кайткан. Моны аңа тырышып эшләгән өчен талонга биргәннәр. Вәт әй ә, әл дә килгәнбез, тамак тук, өс бөтенәеп бара. Дөнья матур, дөнья киң.
Шул кара тукымадан инәй чалбар тегеп бирде. Бөрмәле киндер ыштанны салып ыргыттым. Беренче сентябрьдә яңа чалбар, яңа чабата киеп, мәктәпкә киттем. Мин авылда җиде сыйныф тәмамлаган идем инде. Монда тагын җиденче класска керттеләр. Өч көн диярлек арткы партада утырдым. Мине искә алучы да юк. Берничә көннән соң гына бер укытучы: “По-русски знаешь? ”— дип сорады. Мин “знаешь” дип җавап бирдем. Шулчак бөтен класс көләргә тотынды. Мин, берәр оятсыз сүз әйттем микәнни, дип, гарьлегемнән сүзсез калып чыгып йөгердем.
Мәктәпкә бүтән бармадым. Инәй, минем боеграк йөрүемне күреп: “Улым, син Исмәгыйль дәдәң янына бар әле. Ул бик зур урында — Югары Советта диләр. Бәлки, сине берәр ремесленный училищега укырга кертер”, — диде. Икенче көнне үк әйбәт чалбарымны, ак чабатамны киеп, Уфага киттем. Ул эшләгән җирне таптым. Милиционер кем икәнемне, кемгә килгәнемне сораштырды да, бар, өченче катка мен, ул шунда утыра, дип кертеп җибәрде.
Исмәгыйль дәдәй мине елмаеп каршы калды, түтәй ни хәлдә, дип, инәемнең хәлен сорашты. Шулчак аның эш бүлмәсенә мәһабәт гәүдәле бер олы гына абзый килеп керде.
— Ә, Хәким абзый, бик вакытлы күрендең әле, менә бу егет — минем апаның улы, исеме — Камил, ул җырлый да, бии дә белә. Шуны театрга алып барып күрсәтеп кара әле, — диде.
Бу абзый артист Хәким ага Мануровский дигән кеше булып чыкты. Соңыннан белдем, Хәким ага заманында Сәхипҗамал Гыйззәтуллина- Волжская оештырган “Нур“ театрында эшләгән булган.
Шулай итеп, мин Уфа шәһәренең Ленин һәм Пушкин урамнары чатында урнашкан Башкортстан Дәүләт опера һәм балет театрының ишеген ачып керү бәхетенә ирештем. Ул чакта бу бинада ике театр — опера һәм балет театры һәм Башкорт дәүләт драма театры урнашкан иде. Хәким ага мине бер бүлмәгә алып керде дә, син шунда утырып тор, мин кирәк кешеләр белән сөйләшеп килим әле, дип чыгып китте.
Як-якка карап утырам, тирә-як көзге, ялт иткән чисталык һәм... сәер һава исе. Соңыннан белдем, бу ис фәкать театр бинасында гына була торган ягымлы ис икән. Бераз торгач, Хәким ага белән бергә өч-дүрт кеше килеп керде. Минем кыяфәтемә күз йөртеп чыктылар да берсе, я, егет нинди һөнәрләрең бар, диде. Мин, җырлый да, бии дә беләм, дидем. Яле, җырлап күрсәт, диделәр.
Мин “Җирән кашка, аткаем” дигән җырны җырладым.
Хәзер биеп тә күрсәт инде, диделәр. Гармунчы килде. Мин авыл сәхнәсендәге кебек “Әпипә” көенә биеп киттем. Бераз биимен дә, бер яктан икенче якка мәтәлчек атып җибәрәм, тагын бераз биегәч, икенче яктан мәтәлчек атып алам. Берәү, молодец, булдырасың, диде. Тагын нинди һөнәрең бар, диләр. Песиләр сугышын күрсәтә алам, дидем. Тегеләр, ничек була ул, давай, диделәр. Яктыда оялам, дигәч, утны сүндерделәр. Башта песиләрнең капма-каршы торып һөҗүмгә ташланыр алдыннан астыртын тавышларын чыгарам, аннан соң икенчерәк тонга күчәләр һәм кинәт сугыша башлыйлар. Тәгәрәшеп сугышканда җан өзгеч тавышлар чыгарам. Һәм берсе җиңелеп, яшен тизлегендә агач башына менеп китә. Бу авазларны чыгарганда минем бит тә ямьсез кыяфәткә керә. Утны кабызсалар, берсе тәрәзә төбенә капланып, туктый алмыйча көлә, икенчесе һушына киләлмичә утыра, барысы да кул чаба.
Шулай итеп, мине аена 17 сум эш хакы һәм “актер мезансцены” дигән вазыйфа белән театрга алдылар. Бу эшнең мәгънәсе сәхнәдә сүзсез-нисез күренеп кенә китү икән. Чабатакаемны салдырып, аягыма брезент кунычлы ботинка сыман нәрсә кидерделәр.
1941 елның җәендә Мәскәүдә башкорт әдәбияты һәм сәнгате декадасы үткәреләчәк, диделәр. Ике театр да шуңа бик нык әзерләнә башлады.
Ике театрга бер сәхнә булганлыктан, репетицияләр алмаш-тилмәш алып барыла иде. Опера театрына Мәскәүдән режиссерлар килде. Драма театры “Салават Юлаев” спектаклен әзерли башлады. Миңа шунда Салаватның дошманнарын күзәтүче малай булып уйнарга куштылар. Бу роль сценарий буенча каралмаса да, режиссер моны кирәк дип тапкан. Шунда мин теге чабатамны киеп, таулар арасында йөреп, качып-посып, кирәк чакта түш белән дә шуышып, дошманнарны “күзәтә” идем. Минем хәрәкәтләр режиссерга бик ошаган. Син, энем, колхоз бакчасыннан кыяр-шалкан урлап йөргәнсең, ахры, шуңа охшагансың, дип көлә иде. Опера театрында “Акбузат” дигән пьесада Хан тәхеттә утыра. Ә мин аның артында зур җилләткеч белән чебен куып торам...
Спектакльләрдә сирәк кенә катнашсам да, көн саен диярлек килә идем. Театр дөньясын яраттым. Мондагы теге сәхнә исе миңа серле бер дөнья булып сеңде. Шул чорда эшләү дәверендә кемне генә күрмәдем дә, кем генә башымнан сыйпап үтмәде! Театр корифейлары Минһаҗев ага, Әмин Зөбәеров, Тәлига Бикташева, Бәдәр Йосыпова, Арслан Мөбәрәков, Газим Тукаев, Рим Сыртланов, Хөсәен Кудашев, Хаҗи Бохарский, Хәким Мансуровский, Габдулла Шамуков, Вәли Галимов; опера җырчыларыннан Хәбибуллин ага, Бану Вәлиева, Мәгафур Хисмәтуллин... Күбесенең фамилиясен онытканмын инде, шуларның дөньясына хәйран кала идем.
Бер кызык истә калган. Сәхнә артында артистлар өчен ял бүлмәсе бар иде. Шунда алар домино суга. Бервакыт аларның соравы буенча песиләр булып күрсәттем. Дөнья яңгыратып көлделәр. Арслан ага Мөбәрәков башымнан сыйпап: “Һай-һай, кустым! Декадага баргач, без сине Мәскәүдә укырга калдырырбыз, зур артист булырсың”, — диде.
Аның бу әйткәне әле дә булса колагымда чыңлый.
Бик аяныч, Мәскәүгә бара алмадык. Бөек Ватан сугышы башланды. Театр коллективы кыскартылды. Аңа мин дә эләктем. Инәй дә шул кыскартуга эләккән. Без, барлы-юклы әйберләребезне төйнәп, авылга кайтып киттек. Теге ялган йозак урынында. Безгә иң кирәге — казан урынында! Инәй колхозда эшли башлады, мине авыл Советы янындагы уку йортына избач итеп куйдылар. Шуннан соң мине “завизбач” дип йөртә башладылар. Анда да эш хакы шул 20 сумнан артмый иде.
1942 елда Чакмагышта район финанс бүлегендә салым инспекторы булып эшли башладым. Шунда ишеттем: Башкортстанның берничә төбәгендә колхоз-совхоз театрлары эшли икән, Дүртөйледә дә бар икән. Тоттым да шунда хат яздым. “Мин Камил Галиев (минем тулы фамилиям — Миңнегалиев, шуның “миңен” алып ташладым) Уфада театрда эшләдем”, дип яздым. Бер атна да үтмәде, минем арттан килеп җиттеләр.
Мин тагын театр дөньясына кереп киттем. Колхоз-совхоз театрларының бурычы кыска-кыска спектакльләр күрсәтү, җырлау һәм бию, декламацияләр сөйләү, баян моңнарын ишеттерүдән тора иде. Ә инде тамаша беткәч, залдагы эскәмияләрне стена буена тезеп, халык арасында биюләр оештырылырга тиеш. Аз булса да кешеләрнең күңелен күтәрергә кирәк.
Театр коллективы мине җылы каршы алды. Аеруча биергә егет кеше килеп кергәне өчен сөенделәр. Закирә Хөсәенова белән берничә көн эчендә “Яшьлек” дигән бию өйрәндек.
Мондагы коллектив унбишләп кешедән тора иде. Мәсәлән, Дүртөйледән Закирә Хөсәенова, баянчы Альфред Солтанов, Фәрваҗев, Минзәләдән ирле-хатынлы икәү иде, Чакмагыш районыннан Сәхәбиев, Бәһия Вәлиева, Арсланова һәм башкалар. Безнең беребезнең дә махсус белемебез булмаса да, театр сәнгатен сөючеләр идек. Район мәдәният йортында репертуар әзерлибез дә тизрәк гастрольгә китү ягын карыйбыз. Дөресен әйтергә кирәк: без ач яшәдек, ә инде авылларда йөргәндә колхоз тамак туйдырырлык азык-төлек бирә. Әнә шул безне яшәтә иде.
Мин баргач бер атна да үтмәде, Бакалы, Чакмагыш районнарына гастрольгә чыгып киттек. Йөгебез авыр түгел. Сәхнә кием-салымнары бер сандыкка сыеп бетә. Фатирга без Альфред Солтанов белән бергә төшә идек. Баянчының башы кадерле. Клубтан кайтып тамак туйдыргач, Альфред баянын тартып җибәрә, күршеләр керә, җырлап-биеп алалар. Рәхмәт әйтәләр.
Биер өчен минем брезент кунычлы бердәнбер итегем бар иде. Ул миңа бәләкәй булып чыкты. Шул кысык итек белән бии торгач, чәнчә бармакларым чиләнеп чыкты. Ахыр чиктә миңа бию өчен ике пар чабата, тула оек сатып алдылар. Вәт рәхәтләндем! Яшәсен чабата! Берүзем генә биер өчен тагын берне өйрәндем. Иртәгә Калмашбаш авылына барабыз, дигәч, шаккаттым. Соңыннан белдем, мине күрсәтер өчен маршрутны махсус үзгәрткәннәр икән.
“Камил кайткан! Камил артист булган икән!” дигән сүзләр шунда ук авылга таралган. Кич булды. Бөтен авыл халкы җыелган, клуб шыгрым тулы. Өч җирдә җиделе лампа кабызганнар. Халык гөж килә. Концерт башланды. Чират җиткәч Закирә белән “Яшьлек” биюен башкардык. Озак кул чаптылар. Бәһия апа җырлады. Арсланова шигырьләр укыды. Хәзер янә минем чират. Үзем ашкынам, үзем дулкынланам. Алып баручы “Театрның яшь артисты, Калмашбаш егете Камил Галиев башкаруында “Татар егете биюе”! Кул чабып каршы алыгыз!” дип игълан итте. Зал тынып калды.
Салмак кына баян моңына фартовый егет кыяфәтендә сәхнәгә килеп чыктым. Кулымны каш өстенә куеп, кызлар күзәтәм, имеш. Кызлар күренмәгәч, кул селтим дә биеп китәм. Бераз биегәч, зырылдатып әйләнеп алам, чүгәләп тә биеп китәм. Чабата белән бию рәхәт, ул бөгелеп тә, сыгылып та ала, бер-ике тапкыр мәтәлчек тә атып алдым. Халык аяк тибеп кул чаба! Концерт беткәч, мәктәп директоры Зәкиев абый рәхмәт сүзләре әйтте. Бүгенге көндә мондый чаралар бик кирәк, тагын килегез, дип сүзен тәмамлагач, тагын кул чаптылар. Концерттан соң залда яшьләр ярты төнгә чаклы биеде, җырлады, шигырьләр укыды.
Бу театрда 1943 елның көзенә кадәр эшләдем. Ноябрь башында армиягә алдылар. Аякка кияргә военкоматтан пима бирделәр. Уфага килгәч, ун көн карантинда ачка интегеп яттык. Базарга чыгып, шул пиманы ике буханка ипигә һәм бер кием чабатага алыштырдык.
Ниһаять, 17 яшемдә гомеремдә беренче тапкыр өр-яңа ботинка кидем.
1944 елда комиссия килгән иде. Шунда безне тезделәр дә һәр солдаттан “Һөнәрең нинди?” дип сорадылар. Мин “артист” дип җавап бирдем. Икенче көнне полк фронтка китте. Безне, йөздән артык кешене, Чкалов шәһәренә (хәзерге Ырынбур) авиация һөнәренә укырга җибәрделәр. Әнә шул “мин артист” дигән ике сүз мине үлемнән алып калды.
Ә чабатаны мин бүген дә кияр идем, юк шул инде, ул заман үтеп киткән.
Читайте нас: