+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
4 декабрь 2014, 21:47

“Тренерым сәнгать мәктәбе тәмамлавымны һаман да белми”

Фортепьянода Моцарт әсәрләрен уйнаучы яшь боксчы Азат Каюпов шулай ди.Спортның кырыс төрләре белән шөгыльләнүчеләр арасында сәнгать, фән сөючеләр байтак. Әйтик, бокс буенча күптапкырлар дөнья чемпионы Рой Джонс – үзенең дискларын чыгарган популяр җырчы да. Сигез авырлык категориясендә дөнья чемпионы булган, чорыбызның иң танылган боксчысы Мэнни Пакъяо актер кәсебен үзләштергән. Ул “Командующий улы” фильмында төп рольне башкарган. Баксаң, санап үтелгән “йолдызлар” кебек һәрьяклап сәләтле боксчылар үзебезнең арада да яши икән. Яшьтәшләре арасында Олимпия боксы буенча Башкортстан чемпионы, Русия күләмендәге ярышларда җиңү яулаган Азат Каюпов та Пакъяо белән Джонстан һич калышмый.

Читайте нас: