+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
6 декабрь 2014, 23:44

Хатын-кыз бөере “биетә” икән...

Дөньяда төрле хәлләр була. Кайгысы да ишек кага, шатлыгы да килә. Бер кеше әгъзасын икенче кешегә күчереп утырту турында ишеткән, укыган, зәңгәр экраннардан күргән бар иде. Ләкин үземнең танышлар арасында шундый кеше булу уйландырды.

Ике ел Саратов өлкәсенең Татищев районы Светлый поселогында хәрбиләр шәһәрчегендә яшәргә туры килде. Илебезнең төрле төбәкләреннән килгән кешеләр белән таныштык, дус-тату яшәдек, тормыш тәҗ­рибәсе тупладык. Поселокта күбрәк яшь офицерлар гаиләләре яши иде. Гомер кичкән, акыллы, киң күңелле олы абый-апалар әти-әни кебек якын иде. Бу изге күңелле кешеләрне бүген дә сагынам. Хәзер инде бик уңайлы заманча аралашу чаралары бар. Сөйләшеп, хәбәрләшеп, хәл белешеп торабыз, аралар якынайгандай була. Татьяна Павловна белән бик дус идек. Бүгенге көндә дә элемтәне өзмибез. Телгә маһир, төпле фикерле, оптимист күңелле кеше ул. Ике улы, бер кызы бар. Ире Виктор хаклы ялга чыкканчы, вертолет эскадрильясендә штаб начальнигы вазыйфасын башкарган. Ә күршеләрендә генә Степан бабай белән Тамара әби яши. Степан бабай ракета-техника базасында хезмәт итсә дә, кичләрен Витя абый белән виноград куагы күләгәсе астында ял итәргә ярата иде.

Бабай соңгы ун елда, бөере авыртып, нык интеккән, шифа­ханәләрдә озак дәва­ланган. Ниһаять, быел җәй 66 яшьтәге бабайның бер бөерен алыштырганнар. Җитмәсә, хатын-кыз бөере туры килгән. Бу хәлдән соң бабайның тормышы үзгәр­мәсенме! Ә Тамара әбинең шатлыгы эченә сыймый икән. Иренчәк, ялкау карты хәзер идән, табак-савыт юа, кер үтүкли, тегә, өй җыештыра, бәйләргә дә өйрәнгән... Карчыгы сөенечен яшерми: “Бик шатмын, бабакаем яхшы якка үзгәрде әле,” — ди. Тик менә картның гына кәефе китек. Ул көлкеле хәлгә калдырган табибларны хөкем итәргә гариза язган, хәтта.
Бу хәлне ишеткәч, бабайны кызгандым да, икенче яклап, аның өчен шатландым да. Ничек кенә дисәң дә, исән, сау-сәламәт бит бабай. Шөкер итеп, якыннарын сөендереп яшәсен, дибез. Яңа бөернең шулай эшләп китәсен Ходай кушкандыр, күрәсең...

* 1933 елда дөньяда беренче тапкыр Ю. Вороной кешегә кеше бөерен күчерү буенча операция ясаган. Әмма ул уңышсыз булган.
* Беренче уңышлы тәҗрибәне 1954 елда Джозев Мюррей ясый.
* Безнең илдә трансплантациягә караш төрле. Кемнәрдер гомерне берәүнең үлеме бәрабәренә тиң дисә, икенчеләр могҗиза, ди. Мәрхүм үзеннән соң изгелек калдыра, башка кешегә гомер бүләк итә. Органны күчереп утыртуга риза булучының теләге бер: дәваханәгә бары тик аңа яраклы орган килсен. Аның яшисе килә. Ләкин илнең медицина статистикасы күрсәтүе буенча, мең кешенең өчтән бере генә донорны көтеп алу бәхетенә ирешә.
* Кагыйдә буларак, кеше яшәү дәверендә “үлгәч, органнарымны алырга рөхсәт итмим”, дигән гариза калдыра икән, табиблар тияргә тиеш түгел. Андый гариза булмаса, табиблар туганнарыннан рөхсәт сорамаска да мөмкин. Чөнки башка кеше гомерен саклап калу – аларның бурычы.
Читайте нас: