+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
11 декабрь 2014, 21:05

Язмышлардан булсаң көчлерәк...

— Озын гомерле булуның төп сере, мөгаен, бик тату, бер-беребезне ярты сүздән аңлап яшәвебездәдер, — ди Дүртөйле районының Түбән Манчар авылында гомер кичерүче Суфия һәм Сафуан Казыйхановлар. — Иң авыр минутларда да якын кешеңнең синең өчен ышанычлы терәк булачагын белү үзе үк иңнәргә канат куя, йөрәккә көч өсти бит ул.

Суфия Сәйфетдин кызы күптән түгел 95 яшьлек юбилеен билгеләде. Яшенә карап, аны таякка таянып, ах-ух килеп, көч-хәл белән йөрүче әбекәй дип күз алдына китерә күрмәгез! Суфияттәй әле дөбердәтеп дөнья көтә: йортын гөл итеп тота, кош-кортын асрый, җәен яшелчә-җимешен дә үстерә. Карты да үзе кебек тынгы белмәс җан.
— Мин әле бөтенләй япь-яшь, — ди шаяру катыш Сафуан Казыйхан улы. — Киләсе елга туксаным гына тула.
Суфия белән Сафуан кыйссасы сугыштан соңгы авыр елларда башлана. Кыз фермада сыер сава, егет шунда ук мал карый.
— Миңа бестужевка токымлы 14 сыерны ышанып тапшырдылар, — ди истәлекләргә бирелеп, Суфия әби. — Ул вакытта хәзерге кебек саву җиһазларының төшкә кергәне дә юк, гел кул көче иде.
1945-46 елларда авылда кан чире котырынды, яшен-картын бик нык кырды. Иртә белән уянгач та башка иң беренче: “Бүген кем үлде икән?” дигән шомлы уй үрмәли. Үлем хәбәрен ишетү беркемгә дә җиңел түгел, ә безгә, биш савучы кызга, авылдашларыбыз вафаты аерым бер авырлык тудыра иде. Ни өчен дисезме? Аң­латам: авылыбызда беләгендә азмы-күпме көче булган кеше исә­бен­дә нәкъ менә без генә калган идек, шуңа кабер казу эшен дә башкардык. Таң сарысы белән чираттагы мәетне җир куенына тапшыруыбыз, аннан, талчыгудан гер таккан кебек авыр аякларыбызны көч-хәл белән өстерәп, фермага төшүебез бүгенгедәй хәтеремдә.
Суфия 27 яшендә генә, ул заман үлчәве буенча, сазаган кыз булып кияүгә чыга.
— Ирем үземнән биш яшькә кечерәк булыр дип уема да китермәдем, — дип уртаклаша ул. — Язмыш кушкандыр инде. Бик күп ир-егетләребез сугышта башын салды. Сайланып торыр вакыт түгел иде. Шуңа үзем белән янәшәдә эшләп йөргән Сафуан тәкъдим ясагач, уйладым-уйладым да, уңай җавап бирдем. Җор сүзле, уңган, яхшы күңелле егет ошамаслык түгел иде шул.
Шулай итеп, бердәнбер кичне, фермада эшләрне тәмамлагач, Сафуан Суфияне җитәкләп йортына ала да кайта. Бу 1947 ел була. Тик егетнең сеңлесе белән энесе абыйларының адымын бер дә ошатмый.
— Үзебезгә дә ашарга җитми, ә син тагын бер тамак ияртеп кайткансың, — дип үпкә белдерә алар.
Биредә шуны аңлату зарур: Сафуанга һәм аның кече туганнарына ятимлек ачысы татырга туры килә. Абыйлары ничек итсә итә, әмма энесе белән сеңлесен балалар йортына озаттырмый, үзе тәрбияли.
— Суфияне үземә гомерлек яр итеп сайладым. Булдыклы кыз ул. Якыннанрак белгәч, сез дә аны ярата башларсыз, — дип, сөйләшүгә нокта куя егет.
Җиңги кеше иренең туганнары күңеленә юлны, чынлап та, тиз таба. Һәр эшне күңел биреп башкарган, зарлануны белмәгән, басынкы холыклы апаларын үз итми булдыра алмый алар. Өстәвенә, Суфия савучы булып эшләгәч, аңа көн саен ике литр аертылган сөт бирелә. Ул шуны алып кайтып, аш пешереп, ятимнәрнең тамагын туйдыра.
Суфия белән Сафуанның бер-бер артлы 6 баласы дөньяга аваз сала: биш малай, бер кызга гомер бирә алар. Ул чакта декрет ялында утыру юк инде. Суфия 25 ел савучы булып хезмәт сала. Чөгендер, мәк утау, чалгы белән гектар-гектар борчак чабу, урак белән ашлык уру, көлтә бәйләү кебек эшләрдә катнаша. Хәтта лаеклы ялга чыккач та озак еллар балалар бакчасында тәрбияче була.
Сафуан абыйга килгәндә, ул тирә-юньдә данлыклы тимерче дә, пима басучы да, өй салучы да, мич чыгаручы да була. Самавыр тишелсә дә, тегү машинасы ватылса да, аңа йөгереп киләләр.
Алты баласы да, әти-әнисен сөен­дереп, тәрбияле, ярдәмчел булып үсә, тормышта үз урынын таба. Бүген Казыйхановларның ун оныгы, инде оныкларының 9 ул-кызы бар.
— Безне, биш киленен дә, үз кызлары кебек якын күрүләре өчен зур рәхмәт, — ди уллары Илдарның тормыш иптәше Равилә. — Безгә, балаларына, оныкларына, кулларыннан килгәнчә, ярдәм итеп яши алар. Әние­без күз нурларын кушып бәйләгән бия­ләй-оекбашлар аяк-кулларыбызны җылытса, кыен чакларда акыллы киңәше күңелебезгә өмет чаткысы сала.
...Галимнәр адәм баласының гомерен кыскартучы төп сәбәп — стресс, ди. Заман афәтеннән котылу юлында актив физик эшчәнлекнең роле бәяләп бетергесез икәнлеген дә ассызыклый алар. Ачлык-ялангачлык еллары сынавын үткән, егет корына кергән бер улын югалткан Суфия әбекәй, стресс төшенчәсенә аңлатма да бирә алмыйдыр, бәлки, тик иң авыр чакларда да эштә юаныч табып булуын яхшы белә ул.
— Шушы яшькә җитсәләр дә, әти-әниебезнең бездән ярдәм көтеп утырганы юк, — ди балалары. — Без кайтуны, өйләрен матур итеп җыеш­ты­рып, бәлеш, тәбикмәкләр пешереп көтә алар.
Читайте нас: