Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы һәм “Почет билгесе” орденнары кавалеры, РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре һәм халык мәгарифе отличнигы, БАССРның атказанган агрономы Мәсгуть Баязитов күптән Уфада яши. Гомер буе тормышның эчендә кайнаган 84 яшьлек ир азаматы җәмгыятьнең, бигрәк тә авылның бүгенге хәленә битараф кала алмый. Кешеләр белән очрашудан, рәсми матбугатны укудан, телевизор караудан, радио тыңлаудан башына кергән мәгълүматлар, хәбәрләр (мәсәлән, оятсыз илталарларның “эшчәнлеге”нә инде 24 ел буе чик куелмавы, югары кәнәфиләрдә утыручыларның коточкыч зур күләмдә шәхси байлык туплавы, шул ук вакытта гади хезмәт ияләренең хәерчеләнүе) аның саруын кайната. Әрнүләре, уй-фикерләре күңеленә тулышса, аларны кәгазьгә төшерә яисә төшереп тә өлгермәстән, журналистларга телдән җиткерергә “Кызыл таң”га килә.
Күпме дөнья күргән хөрмәтле абзыебызның әле һаман нинди җәмгыятьтә яшәвебезне аңламавы, сабыйларча беркатлылыкка бирелеп китүе аптырата. Әйтерсең лә тәҗрибәле аксакал киңәш иткәнчә кемдер эшли инде! Әйтерсең лә гәзиттәге тәнкыйтькә колак салалар да эшне-тормышны рәткә китерәләр инде! Әйтерсең лә кешеләрнең җан авазын, кискен фикерләрен гәзиттә бастыра алабыз инде!
Баязитовның мәгълүмат чаралары белән син дә мин мөнәсәбәте аның колхозыннан бихисап мәкаләләр басылуыннан гына түгел. (Ул миңа үз колхозы басуларын Башкортстанның җитәкчеләре Зыя Нуриев, Мидхәт Шакиров, КПСС Үзәк Комитетының Генеральный секретаре Михаил Горбачев белән карап йөргәндә төшерелгән фотоларны күрсәтте).
— Мин бит хезмәт юлымны 12 яшемдә туган авылым Әхмәттә хатлар, гәзит-журналлар таратучы булып башладым һәм шул эшне 6 ел, ягъни урта мәктәпне тәмамлаганчы башкардым, мине “почтальон малай” дип кенә йөрттеләр, — ди Мәсгуть Хәйрулла улы. — Фронттагы авылдашларыбыз турындагы “кара кәгазь”ләрне аларның якыннарына тапшыруның авырлыгын күз алдына китерә аласызмы? Солдат һәм офицерларның гаиләләренә пособие тарату да миңа йөкләтелгән иде. Берчак хәтта хөкем дә итә яздылар. Бу хәл болай булды.
Дәрестә утырган җиремнән мине авыл Советы бинасына чакырып алдылар. Берәүгә ике айлык пособие тапшырылмаган икән. Ә ведомостьта ул тапшырылган булып күренә, култамгам да шуны раслап тора. Шунда утырган милиционер мине, кеше акчасын үзләштерүдә гаепләп, төнгелеккә шундагы бер караңгы бүлмәгә бикләп куйды. “Син алгансың, гаебеңне таны, сине, 12 яшьлек малайны, моның өчен төрмәгә утыртмаячаклар”, — дип бөтереп алып баралар. “Алар әйткән белән килеш, балам, бер сарыкны суеп сатарбыз да ул 600 сумны түләрбез”, — дип әнкәй дә тегеләр ягына авышкан. “Булмаган гаепне үз өстемә алалмыйм, “карак” исеме күтәреп мәктәпкә ничек барырмын?” — дип үз сүземдә тордым һәм дөрес эшләдем...
Менә шулай Мәсгуть исемле малай бәләкәй чагыннан ук көчле ихтыярлы, үз юлыннан тайпылмаучы була һәм бу сыйфатлар киләчәктә аңа югары дәрәҗәләр яуларга булыша. Ә теге акчаны, малайның култамгасын файдаланып, өлкән яшьтәге почта бүлекчәсе мөдире үзләштергән булып чыга. Аны 4 айга утыртып куялар.
Күптән түгел кайбер гәзитләр Дәүләт думасында коммунист депутат В. Рашкинның чыгышын тулысынча бастырды. Анда югары вазыйфалы кайбер чиновникларның, атап әйткәндә, “Роснефть”, “Газпром” башлыкларының, Русия тимер юллары компаниясе рәисенең былтыргы хезмәт хаклары турында сүз бара. Аларның тәүгесенеке 4,5 миллион сум килеп чыккан. Айга түгел бу, ә көнгә! Аена 135 миллион сум була инде.
“Кызыл таң”ның әдәбият һәм сәнгать бүлеге хәбәрчесе, әдәбиятка шактый еллар хезмәт күрсәткән шәхес, филология фәннәре кандидаты аена 13 мең сум ала. Теге түрәнеке белән чагыштырганда аерма 1400 тапкыр.
Җитмешенче еллар уртасында, илдә нефть әлегедән өч тапкыр артык чыгарылганда, шушы тармак министрының айлык хезмәт хакы 400 сум иде. Ә миңа, “Кызыл таң”га эшкә килеп кенә урнашкан яшь журналистка, 200 сум түләделәр. 2 тапкыр белән 1400 тапкырны чагыштырып та карамагыз. Акылыгызга көч килер!
Хөкүмәт гәзитләре, бер гасыр чамасы элек әйтелгәнчә, коллектив агитатор һәм пропагандист кына түгел, коллектив оештыручы да, ягъни җитәкчеләрнең беренче ярдәмчеләре булуларын дәвам итә. Барлык тырышлыкларын салып, адәм мәсхәрәсе булган хезмәт хакына ул гәзитләрне чыгарудан тыш, аларны халыкка җиткерү, тиражны саклап калу өчен утка-суга төшүләрен күреп торган Баязитов авыр хисләр белән тагын редакциягә килгән.
— Матбугатка ярдәмләшү барлык заманнарда да җитәкчеләрнең игътибар үзәгендә булды, — ди ул. — Гәзитләргә язылу элек үзагышына куелмады.
Кызыклы бер факт турында сөйлим әле. 1966 елда безнең колхозга яраткан шагыйрем, дустым, “Кызыл таң” хезмәткәре Әнгам Атнабаев килде. “Гәзит тарату өчен безне авылларга чыгарып җибәрделәр, бу эштә ярыш та игълан иттеләр. Мәсгуть дус, синең ярдәм белән мин беренче урын алырга өметләнәм”, — ди бу.
“Октябрь” колхозында 1800 кеше эшли иде. Болардан тыш, укытучылар, төрле учреждение хезмәткәрләре дә күп. Бу кешеләрнең күбесе, бернинди үгет-нәсыйхәтсез, үз теләкләре белән “Кызыл таң” алдырып укый. Әнгам дусны беренче урынга чыгарасы килә бит! Баш бухгалтер Мәсгуть Габдрахманов (аның абыйсы, күренекле прозаик Рәис Габдрахманов заманында “Кызыл таң”ның җаваплы секретаре булды) белән киңәшләштем дә кемнәргәдер колхоз исәбенә дә яздырып, хуҗалыгыбыз биләмәсендә гәзитнең тиражын 2 меңгә җиткердек. Өстебездән бу турыда югарыга шикаять-мазар китсә, акчаны бухгалтер белән икебезнең кесәдән түләргә әзерләндек. Гәзитнең бер данәсе 2 тиен, еллык язылу бәясе 6 сум — куркыныч түгел.
“Колхоз акчасын максатсыз тотыналар” дип шикаять яздылар. Райкомга “келәмгә басарга” әзерләнеп барганда кесәгә акча да салдык. Бу хәл ни белән бетте, дисезме? Райком безне Мактау грамоталары белән бүләкләп кайтарды, башка хуҗалыклар җитәкчеләренә безнең үрнәккә иярергә кушылды.
Ул килүендә Әнгам Атнабаев 1965 елда Уфада 4 мең тираж белән башкортча чыккан, халык алдында һәрчак кесәсеннән алып укудан таушала төшкән “Шигырьләр һәм поэмалар” китабын автограф язып бүләк итте...